Логотип Идель
Бу – тема!

НИГӘ КАЙБЕР ҖЫРЛАР БЕЗНЕҢ БАШТА «УЙНАП» КАЛА?

Игътибар иткәнегез бармы, кайвакыт безнең башта нинди дә булса җырның көе яисә сүзләре үзеннән-үзе истә калып, кер кабатланып тора. Бу җырны яратмасаң да, үзең дә сизмәстән, аны җырлап йөрисең. Галимнәр фикеренчә, бу күренеш «ушной червь» дип атала. Тик ачыклык кертергә кирәк, нигә соң кайбер җырлар теләмәсәң дә истә кала, ә кайберләре юк?

 

1. Музыкаль «изюминкалар» – төп сәбәп

Композиторлар махсус кешенең аныңдагы игътибарны җәлеп итә торган элементлар белән җыр язалар.  

  • Кабатлана торган мелодияләр (мәсәлән «Baby Shark»тагы кебек)
  • Гади, истә кала торган ритм («We Will Rock You»тагы кебек). 
  • Көтелмәгән музыкаль борылышлар (мәсәлән кискен пауза яки ноталар үзгәреше)

Җыр гадиерәк һәм ритмлырак булган саен, аның сезнең уегызда калу ихтималы зуррак.

 

2. «Тәмамланмаган эш» эффекты

Психологлар фикеренчә, җыр иң кызык урынында өзелсә, тыңлаудан тукталса, баш мие аны кабатлап йөриячәк, бу үзенчә шул җырны ахырына кадәр җиткерү кебек кабул ителә. Шуңа күрә дә TikTok тагы тренд көйләре еш кына башка кереп кала, чөнки алар өзелгән һәм тулысы белән тыңланылмый.

 

3. Хис-кичерешләр, эмоцияләр белән бәйлелек.

Әгәр дә трек сезнең тормышыгыздагы берәр кадерле яки авыр чор, вакыйганы (беренче мәхәббәт, кайгылы хәбәр, күңелле бәйрәм) хәтерләтеп тора икән, сез аңа үзегез дә аңламыйча кабат-кабат кайтачаксыз, көйләп йөриячәксез.

 

4. Эволюция күрсәткече буларак

Галимнәр фикеренчә, «ушные черви» ул – безнең элек-электән килгән тавышл, ритмнарны истә калдыру сәләтенең бер төре. Борыңгы заманнарда бу ысул җырлар аша мәгълүмат тапшыру функциясен үтәгән.

 

Ничек башка кереп калган, бертуктаусыз уйнап торган көйдән арынырга соң?

1. Җырны азагына кадәр тыңлап бетерегез – бу баш миендәге циклны ябу.

2. Шушы җыр урынына икенче җыр тыңлагыз, авыррак композиция булса шәп, мәсәлән классика яки джаз.

3. Баш миен башка эш белән алдарга кирәк. Кроссворд чишегез, укыгыз яки мисаллар чишегез.

 

Сурәт: ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев