Яңалыклар
-
«САУМЫ, КАЗАН!» КҮРГӘЗМӘСЕ АЧЫЛА
26 нчы ноябрь көнне Заманча сәнгать галереясында «Саумы, Казан!» бәйгесенең нәтиҗәләре узды. -
БОЗЛЫ ТАМАШАЛАР: «ЩЕЛКУНЧИК», «ШҮРӘЛЕ»
Татнефть Арена бозында симфоник оркестр белән берлектә Яңа ел тамашасы «Щелкунчик» күрсәтеләчәк. Бу чараның анонсына бәйле матбугат конференциясе булып узды. -
«ЭШЛИ ИКӘН – ТИМӘ» – ПРОГРАММИСТЛАР ШИГАРЕ
Билгеле булганча, программалаштыруда аерым һәм бик әһәмиятле урынны код һәм программа язу алып тора. Алар нәтиҗәле эшнең нигезе булып тора. Әлеге юнәлеш буенча белем алучы яшь программистлар безгә IT дөньясын икенче яктан ачып бирде. -
ТРЕНДТА – ТАТАР ТЕЛЛЕ TELEGRAM
Берничә ай элек Telegram мессенджерының татарчага тәрҗемәсе гамәлгә керде. Хәзер яраткан платформабызны туган телдә кулланып була. Моның әһәмияте нидә, яшь буынны җәлеп итәме һәм нинди үзенчәлекләре бар? Әлеге эшне башлап җибәрүче, гамәлгә ашыручы – РӨСТӘМ ХӘЙРУЛЛИН белән әңгәмәдә без татарча Telegram интерфейсы турында сөйләштек. -
«КОЯШ ГОМЕРЕ ТЕЛИМ МИН, ӘНИЕМ СИҢА»: БЕЗНЕҢ «ЯЛКЫН»ЛЫ ӘНИЛӘР
Ноябрьнең соңгы якшәмбесе – елның иң җылы һәм матур көне. Чөнки ул көн ел да чәчәк бәйләмнәре, ихлас котлаулар, бүләкләр һәм рәхмәт сүзләренә төрелә. Ул көнне кадерле Әниләребезне иң мөһим бәйрәмнәре – Әниләр көне белән белән котлыйбыз. Якты тормыш, бәхетле балачак, әни назы һәм җылысы бүләк иткән газиз кешеләребезгә чиксез яратуыбызны һәм рәхмәтләребезне әйтү өчен тагын бер сәбәп бу матур көн. -
ӘНИЛӘР ТУРЫНДА ШИГЫРЬЛӘР
Һәр елны ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көне билгеләнеп үтелә. Быел исә бу күркәм бәйрәм 24 ноябрьгә туры килә. Без дә яраткан әниләребезне шушы матур бәйрәм белән котлыйбыз, һәм алар өчен танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен тәкъдим итәбез. -
ГАБДУЛЛА КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА!
20 ноябрь көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Куркак батыр» спектакленең пресс-показы узды. Премьера татар язучысы Әхмәт Фәйзи әсәренә нигезләнеп иҗат ителгән. Режиссеры – Илсур Казакбаев. -
ТОП - 5 ЧИБӘР КОРЕЯ АКТЕРЫ
Корея дорамалары үзләренең сюжет линияләре, юмор, тирән мәгънә, җиңел атмосферасы белән бөтен дөньяга киң таралган. Әмма бу сериалларның берсе дә дөрес сайланган актерларсыз андый ук популяр булмас иде. Аларның шәп уйнауларыннан тыш, чибәр булулары да мөһим бит әле! Мондыйларга кемнәрне кертеп була икән? Әйдәгез, мин үзем краш дип санаган 5 актерны карап китик. -
НУРМИНСКИЙ: ЛЕЙБЛ, «МОЛОДЕЖКА» СЕРИАЛЫ, ТАТАРЧА ҖЫРЛАР
Россия рэперы Альберт Нурминский Татарстанда шәхси музыкаль лейблын ача. Лейбл эше ничек оештырылачак? Җырчы нинди артистларны җәлеп итәргә җыена? -
СӘЙДӘ МӨХӘММӘТҖАНОВАНЫҢ БЕРЕНЧЕ КОНЦЕРТЫННАН НИЛӘР КӨТӘРГӘ?
Сәйдә Мөхәммәтҗанованың 6нчы декабрьдә «Пирамида» концертлар залында кичке сәгать 7дә «Ярату» дип исемләнгән тәүге шәхси зур концерты булачак. Тамашачыны ниләр көтә? Болар турында матбугат пресс-конференциясендә сөйләделәр. -
СКЕЛЕТОН, КЛАУД, МЕРДЖ: ПРОГРАММИСТЛАР СЛЕНГЫН ӨЙРӘНӘБЕЗ
Хәзерге көндә IT технологияләр зур тизлек белән үсә. Шуңа күрә бу өлкәгә караган сүзләр дә арта бара. Әлеге язмада мин сезне иң еш очрый торганнары белән таныштырып китәм. -
БИЕРГӘ ЯРАТУЧЫЛАР ӨЧЕН ШӘП МӨМКИНЛЕК!
21-23 ноябрьдә Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Әлмәттә «БиЮ»нең бушлай дискотекалары узачак. Республиканың танылган диджейлары һәм әлеге юнәлеш белән кызыксынучы яшүсмерләр үзләренең кайнар сетлары белән шатландырачак. Программада шулай ук иҗади остаханәләр һәм уеннар да була. -
2024-2025 ЕЛНЫҢ КӨЗЕНДӘ-КЫШЫНДА НӘРСӘ АКТУАЛЬ?
2024-2025 елларның көзге-кышкы сезоны күптөрле трендлар һәм үзгәрешләргә бай. Әйдәгез, без дә алар белән тиз генә танышып китик! -
ТАТАРСТАНДА ПОПУЛЯР ФУТБОЛИСТ БУЛУ МӨМКИНМЕ?
Футбол — дөньяда иң популяр спорт төрләренең берсе. Бу спортта иң зур танылу казанган Месси, Роналду, Неймар кебекләрне күпләр белә. Татарстанда да футболга булган кызыксыну елдан-ел арта. Республикабызда футбол традицияләрен аеруча саклыйлар, ләкин танылган футболист булу мөмкинлеге турында сөйләшкәндә, берничә аспектны исәпкә алырга кирәк. -
«ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ»: ҖИНҮЧЕЛӘРНЕ БАРЛЫЙК!
«Иделем акчарлагы» – яшь язучыларга каләм көчләрен сынап карарга, үз фикерләрен белгертергә ярдәм итә торган әдәби конкурс. ТР Яшьләр эшләре министрлыгы бинасында «Иделем акчарлагы – 2024» бәйгесенең йомгаклау чарасы булып узды.