«МИН – ӘТИ КЫЗЫ»: ЗУР СӘХНӘДӘ КЕЧКЕНӘ БАТЫРЛАР
26 октябрьдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Голоса Победы. Регионы» милли фестиваль-бәйгесе узды. Зур сәхнәдә махсус хәрби операциядә катнашучыларның, хәрби хәрәкәтләр ветераннарының һәм Россия Геройларының балалары чыгыш ясады. Проект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Варвара, Россия Федерациясенең атказанган артисты:
– Әлеге проект сыйфатлы ихлас һәм балаларныкы булуы белән аерылып тора. Һәр бала – безнең өчен фәрештә. Аларның балачаклары турында онытмаска тиешбез. МХО балалары – аерым бер тарих. Алар инде күпне күргән, кичергән. Искә алырдай вакыйгалары, әйтер сүзләре дә бар. Без исә сөйләр сүзләре матур, күңелле булсын өчен тырышабыз. Проект озын гомерле булырга, яшәргә тиеш! Мәдәният, йөрәк җылысын буыннан буынга тапшыру бик кирәк.
«Голоса Победы» – музыкаль-патриотик телевизион проект. Быел ул Татарстанда беренче тапкыр үткәрелә. Катнашучылар өчен шулай ук профессиональ педагоглар белән дәресләр һәм остазлар белән эшләү каралган. Яшь вокалчылар популяр Россия артистлары белән бергә чыгыш ясый.
Евгения Сорокина, 11 яшь, катнашучы:
– Башкарасы җырым миңа бик ошый, яратып җырлыйм. Мин инде борчылмыйм диярлек, сәхнә – минем икенче өем. Мондый зур бәйгеләрдә беренче катнашуым. Әтием фронтка 2024 елда китте. 2026 елның 6 июлендә ул батырларча хәлак булды. Аны, әлеге хәбәрне белгәнче, берничә ай эзләдек, исән-сау кайтыр, дип өметләндек. Мин аны бик ярата идем. Без гел бергә булдык. Мин – әти кызы. Исән булса, ул, һичшиксез, минем белән горурланыр иде!
Төбәк этапларында җиңүчеләр Мәскәүдәге Кремль сараенда узачак V юбилей «Голоса Победы» гала-концертында катнашачак. Концерт федераль телеканал эфирында күрсәтеләчәк.
Анастасия Мартемьянова, 10 яшь, катнашучы:
– Сәхнәдә 3 яшьтән чыгыш ясыйм. Мин бүген «Последний бой» җырын башкарам. Мин бик дулкынланам, чөнки бүген Мәскәүдә булачак гала-концертка сайлап алачаклар. Барысы да яхшы килеп чыгар, дип уйлыйм. Бу бәйгегә ныклап әзерләндем. Хәрби җырларны йөрәгем аша уздырам һәм үземне төп герой итеп хис итәм. Әтиемә килгәндә, ул – чын батыр. Әти 2024 елның 29 гыйнварында вафат булды. Ул мине күрсә, бик шатланыр һәм горурланыр иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
27 октября 2026 - 11:23
КЫШ БАБАЙ ПОЕЗДЫ КАЗАНГА 14 ДЕКАБРЬДӘ КИЛӘ
-
26 октября 2026 - 15:27
2027 ЕЛДА БДИ ҺӘМ ТДИ КАЙЧАН БУЛАЧАК?
-
26 октября 2026 - 11:52
КАЗАНДА БАЛАЛАРГА ЯҢА ЕЛ БҮЛӘКЛӘРЕ ӨЧЕН 62 МЛН СУМНАН АРТЫК АКЧА ТОТАЧАКЛАР
-
23 октября 2026 - 11:57
КАЗАНДА «ПРОФИЛАРТ» ТЕАТР БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЯЧАКЛАР
Нет комментариев