АНАТОМИЯ ДӘРЕСЕ: СКЕЛЕТ БЕЛӘН ТАНЫШАБЫЗ
Сәлам, «Ялкын» укучылары! Мин – Хәсән! Бүген безнең яңа серле юлыбыз башлана. Мин сезне анатомия дәресенә чакырам.
Күз алдыңа китер. Авыр, тимер ишекләр ачыла. Коридордан суык һәм дым исе килә. Залга керәсең, ә тирә-юньдә караңгылык. Әкрен генә, шыгырдап, пәрдә ачыла. Яктырткыч нуры бары тик сәхнә уртасына гына төшә. Анда – кеше сөяге!
Син ничек уйлыйсың, безнең тәнебездә ничә сөяк бар?
а) 105
ә) 236
б) 206
в) 301
(Җавабыңны истә калдыр, без ахырда тикшерербез)
Син нәни сабый чагында якынча өч йөз сөяк белән тугансың. Бу ничек мөмкин? Үсә төшкәч, кечкенә сөякләр үзара кушылып, бербөтен системага әверелә. Сөяк ул үле таш түгел, ә тере тукыма.
Скелет ул – каркас. Скелет булмаса, без җебегән масса гына булыр идек.
Ул – сакчы: баш сөяге баш миен саклый, күкрәк читлеге йөрәкне ышыклый.
Ул – кан фабрикасы: сөякләр эчендә миллионлаган кан күзәнәкләре ясала.
Ул – минераллар склады: кальций һәм фосфор шунда саклана.
Ә хәзер иң кызык өлеше. Сиңа махсус бирем бирәм.
Беренчедән, кулыңны күкрәк читлегенә куеп кара. Күзләреңне йом. Ничә кабырга тоясың? Кешедә алар ун икешәр пар. Синең кулың астында нәкъ менә шул сөякләр ята.
Икенчедән, кулыңны йодрык итеп бөклә һәм бармакларыңны тиз-тиз хәрәкәтләндер. Бу вакытта нинди сөякләр эшли? Синең бармакларыңда гына да егерме җиде вак сөяк бар. Ә син аларның һәрберсен хәрәкәтләндерә аласың. Гаҗәп бит?
Өченчедән, башыңны әкрен генә уңга-сулга бор. Синең муен умырткалары ничек хәрәкәт итә? Алар баш сөягеңне тотып тора. Әгәр алар булмаса, башың төшеп китәр иде.
Ә хәзер син миңа җавап бир. Син үз тәнеңдә тагын нинди сөякләрне тоя аласың? Әйдә, хәзер үк кулыңны терсәгеңә куеп кара, ә аннары җилкәңне тотып кара. Нәрсә сизәсең?
Сезнең белән анатомия укытучыгыз Хәсән иде. Яңа очрашуларга кадәр! Җавапны әйтергә оныттым дип уйлый күрмә: кеше тәнендә нәкъ менә ике йөз алты сөяк бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
27 октября 2026 - 11:23
КЫШ БАБАЙ ПОЕЗДЫ КАЗАНГА 14 ДЕКАБРЬДӘ КИЛӘ
-
26 октября 2026 - 15:27
2027 ЕЛДА БДИ ҺӘМ ТДИ КАЙЧАН БУЛАЧАК?
-
26 октября 2026 - 11:52
КАЗАНДА БАЛАЛАРГА ЯҢА ЕЛ БҮЛӘКЛӘРЕ ӨЧЕН 62 МЛН СУМНАН АРТЫК АКЧА ТОТАЧАКЛАР
-
23 октября 2026 - 11:57
КАЗАНДА «ПРОФИЛАРТ» ТЕАТР БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЯЧАКЛАР
Нет комментариев