Логотип Идель
Бу – тема!

МӘХӘББӘТНЕҢ ФАҖИГАЛЕ БӘЯСЕ

Мәхәббәт кешене яшәтә дә, иң авыр сынаулар аша да үткәрә. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 93 нче сезонын шагыйрь Хәсән Туфанның хатыны Луиза Салиәскәровага багышланган «Лу» спектакле белән ачты. Әлеге премьера шагыйрь һәм аның хатынының язмышы аша тугрылыкның, сабырлыкның һәм мәхәббәт өчен түләнгән фаҗигале бәянең ни дәрәҗәдә зур була алуын күрсәтә. Хәсән Туфан белән Луиза Салиәскәрованың мәхәббәт тарихын сәхнәдә ничек күрсәткәннәр, спектакльнең кайсы мизгелләре күңелгә үтеп керә, ә кайсылары сораулар калдыра – рецензиядә шул хакта сөйлим.

Спектакльнең авторы – Илгиз Зәйниев.

Режиссеры – театрның баш режиссеры Айдар Җаббаров.

Әсәрнең жанры «тугрылык кыйссасы» дип билгеләнгән. Бу – Луиза Салиәскәрованың (Нәфисә Хәйруллина) һәм шагыйрь Хәсән Туфанның (Идел Кыямов) мәхәббәте турында трагик хикәя. Беренче бүлектә мәхәббәтнең барлыкка килүе күрсәтелә: яшь Луиза авыру, йөри алмый торган шагыйрьне күреп гашыйк була. Аның кайгыртуы Туфанны терелтә, әмма ул аны сеңеле итеп кенә кабул итә. Луиза, аңа ияреп, Казанга китә һәм актерлык училищесына укырга керә.

1920 нче елларның иҗат атмосферасы, шагыйрьләрнең «рок-йолдыз» булуы матур итеп күрсәтелгән: Хәсән Туфан, Гадел Кутуй (Айдар Фәтхрахманов) һәм Һади Такташ (Рәшит Вәлиуллин) заманча итеп шигырьләр укый, кызларны сокландыра. Икенче бүлек репрессияләр, ачлык һәм сагыш белән сугарылган. Туфанны кулга алалар, Лу эштән куыла, ике баласы белән урамда кала. Ул кан тапшырып, ире өчен азык-төлек җибәрә. Кызганыч, бу авыр тормыш аны һәм кечкенә баласын алып китә.

Нәфисә Хәйруллинаның уены турында фикерләр каршылыклы. Ул Лу образын хисләрен эчкә йоткан хатын-кыз итеп сурәтли. Режиссер моны «персонажның эчке яшәү принципы» дип аңлата. Героиня куркыныч вакыйгаларны кичерсә дә, аларны тышка чыгармый, чөнки яшәргә, түзәргә һәм балаларын сакларга тиеш. Минемчә, бу алым тамашачыга Луизаның эчке дөньясын тулысынча ачмый. Спектакль дәвамында, хәтта иң фаҗигале мизгелләрдә дә актриса бер үк йөз белән уйный. Нәтиҗәдә, аңа карата тирән кайгырту хисе тумый. Идел Кыямовның Туфаны беренче бүлектә энергияле, икенчесендә исә ул сәхнәдән югала, аның тавышы гына ишетелә.

Спектакльдә кечкенә генә җитешсезлекләр дә бар, ләкин алар гомуми тәэсирне бозмый. Икенче бүлектә Туфанның сәхнәдә күбрәк күренүе спектакльне тагын да тирәнәйтер иде. Аның тавышы гына ишетелә, ә йөзе, күз карашы, газаплануы тамашачыга тулысынча барып җитми. Кайбер күренешләр бераз сузыла, ә иң нечкә мизгелләргә бераз тынлык җитми. Заманча музыка кайбер вакытта кәефне күтәрә, әмма фаҗигале вакыйгаларга һәрвакыт туры килми. Тарихи контекст та гомумиләштерелгән: шәхси язмышларны тагын да күбрәк ачу отышлы булыр иде.

Шулай да, спектакльнең казанышлары бар: ул киң тамашачыга Луиза Салиәскәрованың исеме һәм аның бөек мәхәббәте турында сөйли. Луиза үз гомерен ире өчен корбан итә, әмма Туфан аның кадерен белеп өлгерми. Ул иреккә чыккач, хатыны инде мәрхүм була. Бу – мәхәббәтнең фаҗигале бәясе турында мәңгелек хикәя.

Өйгә кайткан юлда мин озак вакыт сүзсез бардым. Күңелемдә бер уй гына әйләнде: без тарихны өйрәнәбез, исемнәрне язабыз, ә артта күпме гади һәм бөек хатын-кыз язмышы кала. Луиза Салиәскәрова – шуларның берсе. Ул үзе турында уйламыйча, дан эзләмичә, бары тик яраткан, түзгән, саклаган. Спектакль миңа кайгырту хисе генә түгел, тирән хөрмәт хисе дә өстәде. Лу безнең хәтердә – сагышлы да, көчле дә, мәңгелек мәхәббәт символы да.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев