«ЕЛМАЯМ ДА, ҖИҢӘМ»
Җәен болында җиләк-чәчәк җыеп, кышын тауда чана шуып үскән гади, йомшак күңелле авыл кызында күпләрне җиңәрлек көч яшеренгән. Анда сабыр, тыйнак холык белән бергә көчле рух янәшә атлый. Сүзем әлеге әңгәмә герое – күптән түгел генә армрестлинг буенча спорт мастеры исемен алган, Балтач районы Түнтәр авылы кызы Исмәгыйлева Тәнзилә турында.
– Армрестлинг белән кайчан, ничек шөгыльләнә башладың?
– Авылыбыз мәктәбендә кул көрәше түгәрәге ачылды. Анда апа йөри башлады, мин аңа кызыгып кереп киттем инде. Беренче тренерым күрше авылдан – Гайнетдинов Фагыйл абый иде. 2019 елда, 5 сыйныфта укыганда йөри башладым. 2023 елда безнең авылда бу секция бетте, шуннан бирле тренер Ранил абый Сафиуллин белән шөгыльләнәм. Ул район үзәгендә һәм төрле авылларда тренировкалар үткәрә. Атнасына 3-4 тапкыр, кая чакыра, шунда барам.
– Ярышларга йөрү ничек башланып китте, беренче уңышларыңны хәтерлисеңме?
– Хәтерлим, кул көрәше белән шөгыльләнә башлагач та, районкүләм ярышларга йөрдем. Беренчесендә үк урын алып булмады, әлбәттә. Әкренләп өченче баскычтан башладым. Аннан Татарстан беренчелекләре... Гел алдынгы нәтиҗәләр күрсәтә торгач, 2022 елда Россия беренчелегенә Орел шәһәренә алып бардылар. Анда 3 нче урын алдым. Бу минем өчен зур тәҗрибә булды. Аннан соңгы елларда күрсәткечләрем гел яхшырды гына. Быел менә ныклы беренчелекне алдым, спорт мастеры исеме бирделәр.
– Спорт мастеры исемен алыр өчен нишләргә кирәк?
– Әлбәттә, даими рәвештә яхшы нәтиҗәләр, тиешле нормаларны үтәп кандидат исеме алынган булырга тиеш, һәм Россиядә беренче булу мөһим, ләкин бу гына җитми әле. Ким дигәндә 8 кешене җиңәргә кирәк. Әгәр дә синең категориядә ул кадәр катнашучы юк икән, ничек кенә көчле булсаң да, тиешле сан булмагач, мастер исеме бирелми.
– Синең өчен спортта иң авыры һәм иң рәхәте нәрсә?
– Иң авыры, миңа калса, үзеңне психологик яктан әзерләү. Кайвакыт ярышлар алдыннан борчылу шулкадәр көчле була, хәтта куллар калтырый. Һәм шушы ялгыш кына кыймылдап куюлар аркасында, кагыйдәләр бозылып, судья кисәтү ясарга яки бөтенләй җиңелергә мөмкинсең. Шуңа күрә, кул белән генә түгел, эмоциональ яктан да нык, көчле булырга кирәк. Миңа ярыш вакытында спортзалдагы атмосфера ошый, мондагы эмоцияләр, тавышлар – үзе бер аерым дөнья. Ә иң рәхәте ул – җиңгәч, медаль асып, флаг тотып, пьедесталда басып тору, өйгә кайткач әти-әниеңнән, якыннарыңнан котлау сүзләре ишетү.
– Көрәшер алдыннан үз-үзеңә ышаныч, мотивация каян аласың?
– Иң беренче эш итеп, догалар укыйм, әлбәттә. Икенчедән, мин үземнең физик көчемне беләм, шуны истә тотып тынычланырга тырышам. Шулай ук тренерның да янәшәдә терәк булып торуы мөһим. Үз-үзеңә ышаныч булса, артыгы кирәкми. Елмаям да, җиңәм.
– Киләчәктә дә үзеңне спорт белән бәйләргә уйлыйсыңмы?
– Әлегә белмим. Бәлки үзем дә тренер булып китеп, тәҗрибәм белән бүлешергә насыйп булыр.
– Спорт мастеры исемен алгач нинди хисләр кичердең?
– Әлбәттә, сөендем инде. Күңелдә «максатыма ирештем» дигән «галочка» куелды. Мактанырга яратмыйм, башта артык исем дә китмәгән булса, якыннарымның куануы, котлауларыннан горурлык хисе барлыкка килде. Яңадан спорт төрен сайлау мөмкинлегем булса да, армрестлингны сайлар идем. Кайда гына булмадым, күпме дуслар таптым. Шушы атмосферада кайнаганыма шатмын. Киләсе тукталыш – октябрьдә Болгариядә узачак Дөнья чемпионаты!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев