Логотип Идель
Бу – тема!

ГАИЛӘ КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН АТНАЛЫКТА НӘРСӘЛӘР КӨТЕЛӘ?

8 июльдә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан атна дәвамында Татарстанда 600 чара планлаштырылган.

Алар арасында паркларда һәм скверларда уздырыла торган урам концертлары, остаханәләр, турнирлар, викториналар, сәхнәләштерелгән театр әсәрләре бар. ЗАГС бүлекчәләрендә исә тантаналы рәвештә никахлаштырачаклар, күп еллар бергә гомер иткән парларны котлыячаклар.

Шулай ук 5 нче июль көнне «Елмай» паркында «Шәҗәрә бәйрәме» үткәреләчәк. Биредә уникаль шәҗәрәләр күргәзмәсе оештырылачак. Чараның төп максаты – гаилә тамырларын белү һәм буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту. Фестивальдә гаилә темасына багышланган лекторийлар булачак һәм шулай ук шәҗәрә төзү серләре белән таныштарачаклар.

Монда ук балалар өчен Сабан туе оештырылачак. «Минем гаиләм» темасына рәсем ясап алып килгән сабыйларга бүләкләр тапшыру каралган. Бәйрәмдә Анастасия Макарова, Тәслимә Низами, Алинә Давыдова, Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Дәүләт камера хоры чыгышлары көтелә.

Чара 11:00 – 20:00 аралыгына планлаштырылган.

Сурәт: ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев