«ИҖАТКА БУЛГАН МӘХӘББӘТНЕ СҮНДЕРЕРГӘ ЯРАМЫЙ»
Җыр-моңга сәләтле, үзләрен кече яшьтән үк зур сәхнәдә сынаган яшүсмерләр – Казан балалар филармониясе вәкилләре. Аларның эшчәнлеге, уңышлары һәм сәхнә тормышы белән Казан балалар филармониясе җитәкчесе Гафурова Гөлназ Җәмилевна таныштырыр!
«Казан балалар филармониясен җитәкләү – минем халкым алдындагы бурычым. Остаз буларак, булган тәҗрибәмне киләчәк буынга җиткерергә телим. Минем киңәшләрем, тәҗрибәм аларга иҗат иткән вакытта гына түгел, тормышларында да ярдәм итеп, якты маяк булып балкып торыр», – дип сүзен башлады Гөлназ Җәмилевна.
Төркемнәрдәге бүленеш турында
Без балаларны яшь буенча түгел, мөмкинлекләре буенча бүләбез. Ике төркем эшләп килә: беренчесе – тәҗрибәле төркем, икенчесе – яшьләрнеке. Балалар белән шаяртып кына аларны яшьләр һәм картлар төркеме дип тә атыйбыз. Икесендә дә балалар төрле яшьтә: 6-7, 14-15 яшьлекләр дә бар. Яңа килгән балалар белән аерым шөгыльләнәбез: җырлыйбыз, хореографиягә өйрәтәбез. Һәм ярты елдан соң кайберләрен олы төркемгә күчерәбез. Матур итеп бию дә бик мөһим, чөнки җырлаган вакытта без тик басып кына тормыйбыз, чыгышны төрле күнегүләр белән баетабыз.
Казан балалар филармониясенә ничек эләгергә?
Казан балалар филармониясенә эләгү өчен без кастинг оештырабыз. Инде менә 6 ел без май ахыры – июнь башында сәләтле яшүсмерләрне барлап, үзебезнең составка кертәбез. Теләк белдерүчеләрне вокалистлар яисә музыка уен коралларында уйнаучылар итеп кабул итәбез. Безгә йөрүче балалар вокал һәм хореография дәресләре ала, инструменталь бүлегебез дә бар.
«Без – Татарстанда мөнәҗәтләр җырлаучы бердәнбер ансамбль»
Безнең максатыбыз – балаларны татар мохитендә үстереп, халкыбыз җырларына, иҗатыбызга мәхәббәт уяту. Алар төрле бәйгеләрдә барлык матурлыкны күреп үсәләр. Безнең балалар татар халык, классик, эстрада, рус җырларын башкаралар. Шулай ук музыкаль спектакльләр белән дә тамашачыларны сөендерәләр. Репертуарыбызда 15тән артык мөнәҗәтләр бар. Ел саен Рамазан аенда чыгышлар ясыйбыз. Без – Татарстанда мөнәҗәтләр җырлаучы бердәнбер ансамбль. Һәрвакыт рәхмәт сүзләре ишетәбез, җылы кайтавазлар алабыз. Бу алга таба барырга, зур уңышларга ирешергә бик зур этәргеч булып тора.
Балалар белән эшләү җиңелме?
Мин балалар белән партнерлар кебек, олыларча сөйләшәм. Алар моны бик яхшы аңлый, кабул итәләр, сөенәләр. «Балалар» түгел, ә «шәкертләрем» дип эндәшәм. «Сез үзегез өчен генә түгел, барлык ансамбль өчен җаваплы» дип гел искәртеп торам. Безнең үзебезнең «чат»ыбыз да бар. Күп түгәрәкләрдә әти-әниләр аша эш итәләр. Бездә исә, киресенчә: кечкенәдән барлык нәрсәне үзләренә хәл итәргә өйрәтәм.
Сәләтле балалар белән эшләү
Бүгенге көндә сәләтле балалар искиткеч күп һәм алар бер-берсенә охшамаган. Балаларның канатларын сындырмыйча, юнәлеш бирсәң, яшьләр тагын да зуррак үрләргә ирешәчәк. Иҗатка булган мәхәббәтне сүндерергә ярамый. Бу очракта мисалга үземне китерергә телим. Мин шактый күп остазларда белем алдым. Кайберләре белән шөгыльләнгәннән соң минем гел яңалыкка омтылып, зур максатлар куясым килә иде. Әмма кайберләре минем канатларымны кисте. Мин берсенә дә ачулы түгел. Хәзер шәкертләрем белән эшләгәндә мондый хаталар җибәрмәскә тырышам.
«Көнгә берничә, атнасына җиде тапкыр да чыгыш ясыйбыз»
Казан балалар филармониясе башкалабызның барлык чараларында диярлек катнаша. Әйтик, «Россия көне», «Җиңү көне», Сабан туе, Яңа ел һәм башкалар. Кайвакыт көнгә берничә, атнасына җиде тапкыр да чыгышлар ясыйбыз. Балаларның берсен дә игътибарсыз калдырмас өчен чиратлаштырып катнаштырабыз. Бу очракта алар үз эшләренә карата «суынмый». Бүген Сабан туена актив әзерләнәбез. Без һәрбер чарага исемлек җыябыз. Барысы да теләк буенча, берәүне дә мәҗбүр итмибез. Шуны да әйтергә кирәк, безнең исемлек гел тулы, чөнки балаларның теләкләре зур. Алар сөенеп чыгыш ясый.
Проектлар
Безнең Казан балалар филармониясе төрле проектларда актив катнаша. «СалаваTIK»лар белән хезмәттәшлек итәбез. Шулай ук «Алма» төркеме дә алар белән бергәлектә оештырылды. Бүгенге көндә аларның 5-6 клиплары дөнья күрде. «САФ» радиосында җырлар башкардык. Казан балалар филармониясе вәкилләре «Мырау батыр» спектаклендә дә үзләрен яхшы яктан күрсәтә. Моннан тыш «Шаян ТВ» каналында мультфильмнарны да тавышландырабыз.
Татарстанда мондый милли җанлы ансамбль булуы, әлбәттә, шатландыра. Аларга зурдан-зур уңышлар һәм тугры тамашачылар теләп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев