КАЗАННЫҢ УКУ ЙОРТЛАРЫ: МӘКТӘПТӘН СОҢ КАЯ УКЫРГА КЕРЕРГӘ?
Имтиханнар тапшырылды, чыгарылыш сыйныф укучылары хәзер күбесе кая укырга керергә дип уйлана торгандыр. Без бу мәсьәләдә булышып, сезгә Казанның югары уку йортларын һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларын җыярга булдык.
Югары уку йортлары (Вузлар): 11 сыйныфтан соң
1. Казан федераль университеты (КФУ)
Юнәлешләр: медицина, IT, инженерия, экономика, юриспруденция, туризм, филология, журналистика, психология, педагогика, философия һәм башкалар (кыскасы, барлык төр өлкәгә дә уку каралган).
Үзенчәлекләре: Россиянең топ-10 вузлар исемлегенә керә, Идел буе округында бердәнбер федераль уку йорты.
Минималь балл (2024): 70-85+ (белгечлектән тора).
2. КНИТУ-КАИ (Авиацион институт)
Юнәлешләр: авиатөзелеш, робототехника, IT, двигатель төзү.
Үзенчәлеге: авиазаводлар белән тыгыз элемтә (КАПО, Туполев).
Минималь балл: 60-75.
3. КНИТУ (Химик-технологик институт)
Юнәлешләр: нефтехимия, биотехнология, азык-төлек сәнәгате.
Үзенчәлеге: «Татнефть», «Нижнекамскнефтехим»нар белән хезмәттәшлек.
Минималь балл: 55-70.
4. Казан дәүләт медицина университеты (КГМУ)
Юнәлешләр: лечебное дело, стоматология, педиатрия, фармация.
Үзенчәлеге: Россиянең иң яхшы медвузларының берсе.
Минималь балл: 80+ (стоматология - 90нан).
5. КГЭУ (Энергетика университеты)
Юнәлешләр: электроэнергетика, теплотехника, автоматизация.
Үзенчәлеге: «Татэнерго», «Россети» оешмаларына эшкә урнашу мөмкинлеге.
Минималь балл: 50-65.
6. КГАСУ (Архитектур-төзелеш университеты)
Юнәлешләр: архитектура, төзелеш, дизайн.
Үзенчәлеге: зур төзелеш кампанияләрендә практика үтү.
Минималь балл: 60-75 (архитектура юнәлешендә – иҗади конкурс).
7. Казан инновацион университеты (КИУ)
Юнәлешләр: менеджмент, юриспруденция, психология, IT.
Үзенчәлеге: төрле программалар, дистанцион уку мөмкинлеге.
Минималь балл: 45-60.
8. Россия гадел хөкем академиясе (Казан филиалы)
Юнәлешләр: юриспруденция, суд эшләре, хокук саклау эшчәнлеге.
Үзенчәлеге: РФнең Югары Суды белән тыгыз элемтә, практикага акцент
Минималь балл: 75+
Урта һөнәри белем бирү йортлары (Ссузлар): 9 һәм 11 сыйныфтан соң
Медицина һәм биология
1. Казан медицина көллияте
Белгечлекләр: шәфкать туташы, акушерлык, фармация.
Үзенчәлеге: Казан хастаханәләрендә практика узу.
Керү баллы: 4.5+ (аттестат баллы).
2. КГМУның медико-фармацевтик көллияте.
Белгечлекләр: фармация, шәфкать туташы, лаборатор диагностика.
Кергәндә аттестат балына гына түгел, химия, биология билгеләренә дә карыйлар.
Техника һәм IT
3. Казан авиация-техник көллияте (КАТК)
Белгечлекләр: самолетлар, авиадвигательләр.
Үзенчәлеге: КАПО, «Вертолёты России» оешмаларына эшкә урнашу мөмкинлеге.
Керү баллы: 4.2+.
4. Казан информацион технологияләр һәм элемтә техникумы (Казанский техникум информационных технологий и связи)
Белгечлекләр: программалаштыру, телекоммуникацияләр.
Үзенчәлеге: IT-компанияләр белән хезмәттәшлек.
Керү баллы: 4.0+.
Экономика һәм сәүдә
5. Казан сәүдә-экономика техникумы (Казанский торгово-экономический техникум )
Белгечлекләр: экономика, товароведение, коммерция.
Үзенчәлеге: сәүдә челтәрләрендә практика узу.
Керү баллы: 3.8+.
Иҗади өлкә
6. Казан сәнгать училищесы (Казанское художественное училище)
Белгечлекләр: Дизайн, живопись, реставрация.
Үзенчәлеге: керү баллы иҗади конкурс нәтиҗәләренә бәйле (рәсем ясау, композиция).
7. Казан музыка училищесы
Белгечлекләр: вокал, инструменталь чыгышлар.
Үзенчәлеге: сольфеджио юнәлеше бар.
Сурәт: ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев