Логотип Идель
Бу – тема!

КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА!

2 июль көнне Казанның яшь тамашачы театрында «Василиса Премудрая» премьерасы булып узды. Тамаша 6 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен каралган.

 

92 нче сезонны йомгаклый торган спектакль «Полимер» мәдәният йортында узды. Театр хезмәткәрләре аны балаларга гына түгел, гаилә белән карарга тәкъдим итә. Тамаша 1 сәгатьтән артык бара. Сәхнә әсәре «Царевна лягушка» рус халык әкиятенә нигезләнгән. Шунысы кызыклы, биредә патшатның өч улын да бер артист башкара. Аларның барысы да бер-берсенә кыяфәтләре ягыннан нык охшаган. Аерма бары шунда ки: берсе акыллырак, икенчесе җитезрәк, өченчесе кыюрак.

«Патшаның уллары әтиләренә охшаганнар. Шундый ук әйбәтләр, ихласлар һәм шаяннар. Аларның барысын да берләштереп торучы сыйфат ул – яхшылык. Әгәр һәр егетне төрле артист уйнаса, аларның охшашлыгын чагылдыра алмас идек. Шуңа күрә, уртак фикергә килеп, бу рольләрне бер артистка бирдек», - дип сөйләде режиссёр Евгений Казанцев.

Җыр-бию белән үрелеп барган спектакль берәүне дә битараф калдырмады. Махсус сайланылган музыка балаларның игътибарын җәлеп итә һәм әле күп вакыт колакта яңгырап йөри. Сәхнә бизәлешен дә ассызыклап узарга кирәк. Әкият геройлары нәкъ мультфильмнардагы кебек сурәтләнә. Барысы да ышандыра һәм үзеңне сихри дөньяда итеп хис итәргә мәҗбүр итә. Заманча мәзәкләр кертеп җибәрү театрның яшьләр белән бер дулкында булуларын дәлилли.

 

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә, әлеге спектакльне тамаша кылыгыз. Мультфильмнарны телевизорлардан гына карап калмыйча, үз күзләрегез белән күрегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев