Логотип Идель
Бу – тема!

КАЗАНДА ЯШЬЛӘР КӨНЕ НИЧЕК ҮТӘЧӘК?

   Бу шимбәдә, 28 июнь көнне, Яшьләр көне билгеләп үтелә. Казанда төп чаралар «УРАМ» экстрим-паркында планлаштырылган, ә программа Горький исемендәге паркта зур музыкаль концерт белән тәмамланачак. Кунакларны бай программа көтә: танылган шәхесләр белән очрашулар, спорт ярышлары, мастер-класслар һәм төрле темаларга лекцияләр.

Бәйрәмгә ничек эләгергә?

Бәйрәмгә эләгү бушлай, ләкин моның өчен онлайн-теркәлү узарга кирәк булачак. Моның өчен махсус платформага күчәргә, билет алу төймәсенә басарга кирәк. Теркәлү тәмамланганнан соң электрон почтага QR-кодлы хат киләчәк – аны керү юлында күрсәтергә кирәк.

Теркәлмичә бәйрәмгә билетны керү юлында алырга мөмкин, ләкин оештыручылар бу очракта зур чират буласын алдан ук кисәтә.

«ЗНАЙ» программасы

Фестиваль территориясе

10:00-20:00 –Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Яшьләр Советыннан сайлау кампаниясе буенча квест

Яшел кыр

12:00-19:00 – Татарстан белем бирү оешмаларының күргәзмәсе

«Знай» шатеры янында интерактив зона

12:30-19:00 – ASMR – фән тавышлары

12:30-19:00 – науч-понг

12:30-19:00 – цифрлы грамоталылык буенча квиз

«Знай» шатеры

13:10-13:45 – «Мир без границ»: «Студент Года России 2021» җиңүчесе Денис Давыдовтан, төрле илләрдә укып, ничек халыкара стипендияләр, грантлар җиңәргә дигән темага лекция.

14:00-14:50 – «От котиков до сливов»: Innostage разведка төркеме җитәкчесе Камилә Садыйковадан киберкуркынычсызлык турында лекция.

15:00-15:45 – «Мозг в действии: Medium Quality Production креатив продюсеры Олег Титовтан идеяләр ничек туа һәм ничек акча китерә турында лекция.

16:00-16:45 – «Система координат X, Y и Z – как сохранить свои границы, не переходя границы других поколений»: «Пацанки» реалити-шоуының психологы Любови Розенбергтан лекция.

 

«ЛЮБИ» программасы

Стритбол кыры

10:00-19:00 – баскетбол буенча Татарстан чемпионаты

Стрит-плазаның эир-паркы (ярышлар)

10:30 – BMX Кидс (12 яшькә кадәр)

12:30 – ВМХ Любители (13тән олырак хатын-кызлар)

14:30 – ВМХ ПРО

15:30 – МТБ

Агач сәхнә

11:00-18:30 – чирлидинг буенча Рәсәйкүләм фестиваль CheerStunt Fest Millennium

«Воркаут» мәйданы

11:00-18:00 – воркаут буенча ярышлар

«Паркур» мәйданы

12:00-18:00 – паркур ярышлары

Променад

12:00-19:00 – мунча темасына интерактив мәйдан: сулыш практикалары, медитацияләр, мунча мастер-класслары

Яшел кыр

12:00-19:00 – макияж, маникюр, тату, аквагрим буенча остаханәләрдән торган матурлык зонасы

Яшел кырдагы сәхнә

13:00-18:00 – бию баттллары

Стрит-плазаның зур памптрегы

12:30-15:00 – роликларда ярышлар

«Добрый Татарстан» шатеры

13:00-19:00 – «Город добрых людей» интерактив мәйданы: волонтерлык оешмалары белән танышу

«РЕАКТОР» шатеры

13:00-18:00 – макрамедан панно һәм тафтинг коверлар ясау буенча интерактив зона

«Первый стол классов»

13:00-14:00 – кием кастомизациясе

14:10-15:10 – милли брелок ясау

15:20-16:50 – графит таяклар белән рәсем ясау

17:00-18:00 – мозаика буенча остаханә

«Второй стол классов»

13:00-14:00 – денимнан брелок ясау

14:10-15:10 – мозаика буенча остаханә

15:20-16:20 – милли брелок ясау

16:30-18:30 – киемдә бисер белән тегү

«Экостанция» территориясе

14:00-17:00 – яңадан эшкәртелгән кәгазьдән открыткалар ясау, сувенирлар ясау, бүлмә гөлләрен утырту буенча остаханәләр

Ябык парк лекторие

14:00-20:00 – НУР онлайн-лабораториясе һәм Березовый промпттан ясалма фәһем сәнгате күргәзмәсе

Эир-паркның тренинг зонасы

17:00 – самокат спорты ярышлары

Стрит-плаза

16:00 – BMX стрит

18:00 – скейтбординг ярышлары

 

«ГОРДИСЬ» программасы

«Миллениум» күпере астындагы мәйдан

11:00-19:00 – Татарстанның армия тактик атуы Федерациясеннән ТИР

12:00-15:00 – куркынычсызлык лабораториясе һәм ГАИ машиналары күргәзмәсе

Яшел кырда «Алдынгылар хәрәкәте» шатеры

12:00-18:00 – открыткалар, паспорт тышлары, милли сувенирлар ясау буенча остаханәләр

Яшел кыр

12:00-20:00 – яшь эшмәкәрләр маркеты

12:00-18:00 – «полоса препятствий»

Яшел кырда «Патриотические активности» шатеры

12:00-18:00 – корал буенча VR-күргәзмә һәм интерактив зона, анда теләгән һәр кеше хәрби хезмәткәрләр өчен 3D-принтер кулланып төрле комплектлау әйберләрен әзерләү белән таныша алачак. Тактика медицинасы буенча остаханә: катнашучылар беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнә алачак, шулай ук интерактив манекеннарда белемнәрен тикшерәчәк.

 

«ПРИУМНОЖАЙ» программасы

«Карьера» шатеры

11:00-19:00 – «Впечатлить за 5 секунд»; «Собесединг» – мәйданчыкның эшчеләре белән экспресс-интервью; «Прожарка резюме»: резюмеларда очрый торган төп 10 хата буенча лекция.

Яшел кыр

12:00-20:00 – Татарстан оешмаларыннан күргәзмә

«Знай» шатеры

18:15-19:15 – «Наш местный Уолт Дисней»: Татарстанның эшмәкәрлек өлкәсен үзгәрткән яшьләр турында лекторий.

 

КАЗАНДА ЯШЬЛӘР КӨНЕНДӘ НИНДИ ЙОЛДЫЗЛАР ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК?

Казанда Яшьләр көне концертының төп хедлайнеры – Россия поп-башкаручысы Дора. Җырчы «Втюрилась», «Барбисайз» һәм «Сан Лоран» хитлары белән билгеле.

Бәйрәмнең икенче хедлайнеры Россия җырчысы Мартин булачак. Концерт Горький паркында узачак.

 

Артислар чыгышы вакыты:

14:00 — Созвездие-Йолдызлык (Тимур Мусин, ансамбль «Созвездие-Йолдызлык», Владимир Шнитко)

14:35 — TEDX

15:00 — «ПАРУ НОЧЕЙ» группасы

15:30 — KAMILUNA

15:55 — Sasha and the Lands

16:30 — ZARINA x Malsi

17:05 — Алиса Минли

17:10 — SEMTRINADCAT

17:20 — DJ Suleymanoff b2b ANTON ABRAMOV

17:50 — хопелес

18:05 — Beku

18:25 — SEMY

19:05 — Илгиз Шәйхразиев һәм Malsi Music

20:00 — Мартин

21:00 — Дора

 

Сурәт: ясалма фәһем

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев