Логотип Идель
Бу – тема!

VK FEST 2025 КАЗАНДА: НИЛӘР КӨТЕЛӘ?

VK Fest – Россиянең иң зур музыкаль-күңел ачу фестивале. 2025 елда Казан беренче тапкыр фестивальнең якты программа һәм онытылмас атмосфера вәгъдә итә торган биш мәйданчыгының берсе булачак. ВКонтакте социаль челтәре тарафыннан оештырылган фестиваль музыка, блогинг, технологияләр һәм гаилә күңел ачуларын берләштерә. Кунакларны нәрсә көтә, кем чыгыш ясаячак, нинди зоналар булачак? Язмада шул турыда.

Датасы: 29 июнь, 2025 ел.

Урыны: «Казан» Гаилә Үзәге, Сибгать Хәким урамы, 4. 

Чара 14:00 дән 21:45 кә кадәр дәвам итәчәк. Фестиваль территориясендә ике музыкаль сәхнә, VK Лектория зонасы, балалар мәйданчыгы, шулай ук технологияләргә, фәнгә, иҗатка һәм спортка багышланган мәйданчыклар эшләячәк.

Төп сәхнәдә Баста, ZOLOTO, Элвин Грей, Юлия Савичева, «Комната культуры», «Три дня дождя» һәм «ХЛЕБ» төркемнәре чыгыш ясаячак. Фестивальне алып баручылар Олеся Иванченко һәм Дмитрий Журавлев булачак.

Фестивальдә беренче тапкыр татар сәхнәсе дә булачак. Тамашачыларны Нурминский, GAUGA, «Хижина Музыканта», Марат Яруллин, Ilgiz & Malsi Music, Al Su һәм Elina чыгышлары көтә. Бу мәйданны оештыручы булып «Идел» журналы тора.

  • Инфлюенсер-зонада кунаклар Валя Карнавал, Арсений Попов, Аня Pokrov, Utopia Show, Женя Лизогуб, Милана Некрасова һәм Гурам Амарян белән очраша алачак. Автограф-сессияләр һәм җанатарлар белән фотосессия планлаштырылган.
  • Фестивальнең белем бирү өлешен VK Лекторий тәкъдим итәчәк. Шул исәптән – мәхәббәт, гаилә кыйммәтләре, спортны үстерү һәм традицияләрне саклау мәсьәләләре күтәреләчәк. Телевидение алып баручысы Роза Сябитова һәм Дмитрий Журавлев бәхетле мөнәсәбәтләр серләре турында фикер алышачак. «КАМАЗ-мастер» командасын Эдуард Николаев тәкъдим итәчәк, ә «Зенит-Казан» волейбол клубын – Олимпия чемпионы Максим Михайлов. Алар республикада спорт үсеше турында фикер алышачак.
  • Татарстанның мәдәни мирасы һәм традициягә заманча караш турында Камал театры директоры Илгиз Зәйниев һәм «Зөя утрау-шәһәрлеге» музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин сөйләр.
  • Казанда VK Fest кунакларын бөтен гаилә өчен бай программа көтә. ДОБРО экосистемасы мәйданчыгында иң кечкенәләр өчен интерактив парк эшләячәк: уен приставкалары, VR-күзлек, мастер-класслар, аквагрим, шәп татуировкалар һәм башка мавыктыргыч активлыклар.
  • «Активизон» күңел ачу паркы катнашучыларга гигант картинаны буярга, ярыш уеннарында тизлек һәм җитезлек күрсәтергә, призлар өчен көрәшергә тәкъдим итәчәк.
  • «Алдынгылар хәрәкәте» мәйданчыгында «Игры нашего двора» программасы булачак: теләге булган һәркем «городки» уйнап, скакалкада сикереп яисә «резина» уены белән балачагын искә төшерә алачак.
  • «Дворец Впечатлений» аниматорлары бию флешмоблары һәм рәсем бәйгеләре уздырачак, шулай ук махсус тематик зонада фотосессияләр оештырачак.
  • Европа Плюс радиостанциясенең лаундж-зонасында истәлекле фотосурәтләр ясарга мөмкин булачак.
  • Ә VK Store мәйданчыгында барлык теләүчеләр эксклюзив кием, аксессуарлар һәм фирма айдентикасы булган канцелярия сатып ала алачак.
  • Интеллектуаль уеннар яратучыларга «Вау Квиз» локациясе кызыклы булачак, анда «Угадай мелодию», «Кино», «Мультфильмы», «Музыкальное лото» темаларына ярышлар узачак.
  • Б. Рәмиев исемендәге IT-парк экспертлары роботлар күрсәтәчәк, мастер-класслар, киберспортив квест уздырачак һәм цифрлы сувенирлар уйнатачак. Ә VKдан квестта катнашучыларга онлайн-биремнәр башкарырга һәм фестиваль территориясен тикшерергә туры киләчәк. Иң активлар эксклюзив призлар алачак.
  • VK танышулар зонасында гадәти булмаган интерактив такта эшләячәк: кунаклар үз анкеталарын стендка беркетеп, фестиваль вакытында мэтч табарга мөмкин.
  • VK Fest та профессиональ фотографлар эшләячәк. Үз фотоларыңны табу өчен, Облако Mail кушымтасына селфины йөкләү дә җитә –  кунакларның барлык фотосурәтләре бер альбомга җыелачак.
  • Актив ял һәм спорт яратучылар өчен Казанда VK Fest бай программа әзерли. «Рубин» футбол клубы команда уенчылары белән автограф-сессия оештыра, шулай ук панна-футбол һәм сабсокер буенча турнирлар була. УНИКС баскетбол клубы уен техникасы һәм слэм-данк буенча мастер-класслар уздырачак.
  • Волейбол фанатлары «Зенит-Казан» уенчылары белән очраша, иртәнге зарядкада катнаша, автографлар ала һәм өстәл волейболы турнирында катнаша алачак.
  • «КАМАЗ-мастер» командасы фестивальдә катнашучыларны автоспорт дөньясы белән таныштырачак – монда «Дакар»да җиңгән легендар КАМАЗ-49252 белән фотога төшәргә, пилотлар белән аралашырга һәм аларның автографларын алырга мөмкинлек булачак.
  • Тынычлык яратучыларга Paradigma студиясе мәйданчыгын карарга кирәк: кунакларны кундалини-йога, реформерда пилатес һәм этник инструментлар тавышына гонг-медитация көтә. Моннан тыш, Татарстан Республикасы гольф ассоциациясе гольф буенча мастер-класслар уздырачак.
  • Тәмле ризыкларсыз да булмый, әлбәттә: фудкортта кунаклар яраткан татар ризыкларын – өчпочмаклар, кыстыбый, өлеш, мантыйлар, шулай ук төрле дөнья халыклары кухняларын, шул исәптән Корея, Мексика, көнчыгыш һәм Италия ризыкларын татып карый алачак. Сатуда – кайнар һәм салкын эчемлекләр.

Авторство – «Идел» журналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев