Логотип Идель
Белми калма

ТАТАРСТАН ЯШҮСМЕРЛӘРЕ ТУГАН ТЕЛДӘ ШӘХСИ БЛОГЫН ҮСТЕРӘ ҺӘМ ЗУР ЧАРАЛАРГА АККРЕДИТАЦИЯ АЛА АЛАЧАК

Республикада «Туган телдә блоглар» («Блоги на родных языках»)  мәгариф проекты эшли башлый. Катнашучылар социаль челтәрләр алып барырга өйрәнәчәкләр һәм инфлюенсерство турында белемнәр туплаячаклар. Әлеге проектта Татарстаннан 10-17 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала.

Проектка татар һәм башка туган телләрдә (мәсәлән, чуваш, мари, башкорт) блогын үстерергә теләгән балалар кушыла ала. Катнашучыларны медиа өлкәсеннән кураторлар озата барачак, алар блоглар төзергә һәм аудитория җыярга ярдәм итәчәк.

Программа 2025 елның июленнән ноябренә кадәр дәвам итәчәк.

  • белем бирү программасы онлайн-форматта;
  • креатив индустрияләр вәкилләре һәм туган телләрне алга сөрүче башка спикерлар белән очрашулар;
  • лагерьга бушлай күчмә интенсив һәм башкалар.

Катнашучыларның Алдынгылар хәрәкәте проектлары амбассадорлары булу, «Алдынгылар блогеры» рәсми статусы һәм чараларга профессиональ аккредитация алу мөмкинлеге булачак. Шулай ук балаларны мерч, бүләкләр һәм партнерлардан ташламалар көтә.

Теркәлү сылтама буенча 14 июльгә кадәр.

Алдынгылар хәрәкәте даими рәвештә яшүсмерләрне контент төзү өчен җәлеп итә: 500дән артык бала «Медиа һәм коммуникация» юнәлеше буенча эшкә җәлеп ителгән һәм Хәрәкәтнең социаль челтәрләрен алып бара, балалар медиакомандаларында катнашучылар өлкәннәр белән бертигез дәрәҗәдә аккредитация ала һәм зур чараларны (БРИКС уеннары, «НУР» медиасәнгать фестивале һ.б.) яктырта, ТВ һәм радиода чыгыш ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев