Логотип Идель
Бу – тема!

100 БАЛЛ – ХЫЯЛ ЯИСӘ ЧЫНБАРЛЫК?

Мин бер ел элек бу вакытта үлә-бетә имтиханнар нәтиҗәләрен көттем. Киләчәктән берәрсе килеп «Рәйсә, борчылма, 100 балл җыячаксың», –дип әйтсә, мәңге ышанмас идем!

Әмма хыяллар чынбарлык белән янәшә йөри диләрме әле?

 

Ничек әзерләндем?

Әгәр хәзер җитәрлек дәрәҗәдә әзер булмасагыз, борчылырга кирәкми. Мин гыйнвар аена кадәр җәмгыять белемен бирәм дип йөрдем. Әмма ахыр чиктә өстәмә фәннәрдән рус әдәбиятын һәм инглиз телен сайладым. Әзерләнүем шактый начар барды: бер көнне илһамланып төнгә кадәр укысам, аннары бер атна дәреслекләргә якын да килми идем. Укытучыбызга мең рәхмәт, булдыра алганча әзерләде.

Шуннан Халыкара олимпиадалар да килеп җитте һәм мин, гомумән, БДИ турында оныттым. Ә аларга 1,5 ай калып бара иде...

Экспресс режим кабынды һәм мин болай әзерләнә башладым:

– математикадан көн саен бер вариант;

– инглиз теленнән бер вариант һәм сөйләм өлешен кабатлау;

– рус әдәбиятыннан укылмаган әсәрләрне укып анализлау, иншалар язу, терминнарны ятлау;

– рус теле буенча һәр биремне күп тапкырлар эшләү, иншалар язу.

 

Имтихан көне

Русча әйтсәк, «день Х» килеп җитте. Дулкынлануымның иге-чиге күренми, тынычланырга дип саф һава суларга чыктым.

Имтиханда катлаулы вариант эләкте. Иң озын иншага вакыт та җитмәде. Борчылып, канәгатьсезлек хисе белән чыктым һәм кайтып, йокларга яттым. Авыр хисләр иде: үз киләчәгемә үзем киртә куйган кебек.

Баллар билгеле булды дигәч, тизрәк карарга ашыктым. 100 балл! Ышанмадым. Үзгәрмәс микән дип, яңадан күп тапкыр кереп карадым, әмма бу чынбарлык иде. Шуннан соң гына әти-әнигә, укытучыларга хәбәр бирдем. Шулкадәр зур сөенеч иде, әйтеп бетерерлек түгел!

 

100 баллга бирәм дисәң, миннән 5 киңәш:

1. Үзеңә яхшы укытучы (репетитор) табарга кирәк.

2. Вебинарлар, төрле видео-дәресләр карау ярдәм итәчәк. Анда барлык мәгълүмат та кыска һәм аңлаешлы форматта җиткерелә.

3. Һәр биремне аерым-аерым тикшерергә һәм хатасыз булганчы чишәргә кирәк (бигрәк тә бу рус теленнән имтихан өчен әйбәт туры килә).

4. БДИга кадәр 2-3 көн кала ял ит, йокыңны туйдыр. Киресен эшләсәң, имтихан көнендә катлаулы булачак.

5. Бу 10 сыйныф укучыларына киңәш! Бер фәнгә булса да хәзер үк әзерләнә башласагыз, 11 сыйныфта күпкә җайлырак булачак.

 

Кызганыч, миңа киләчәктән килеп, хәбәр җиткерүче булмады. Әмма мин сезгә шундый киңәшче булуым белән ярдәм итәрмен дип өметләнәм.

Сурәт: ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев