Белми калма
-
«ГОСУСЛУГИ» ПОРТАЛЫНДА БДИГА ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН ТРЕНАЖЁР БАРЛЫККА КИЛДЕ
«Госуслуги» порталында хәзер БДИ (бердәм дәүләт имтиханы) өчен әзерлектә тренажёр куллану мөмкинлеге бар. Бу тренажёр белән стандарт биремнәрне чишеп, имтихан форматы белән танышып чыгып була, дип хәбәр итә Минцифралар үзенең Мах каналында. -
ЧУВАШИЯ РЕСПУБЛИКАСЫНДА II БӨТЕНРОССИЯ «ТАТАР ТЕЛЕ - ХАЛКЫМ ТЕЛЕ» КОНКУРСЫНЫҢ ФИНАЛЫ УЗДЫ
10-12 апрель көннәрендә Чувашия Республикасында урнашкан «Сәләт-Батыр» яшьләр иҗтимагый үзәгендә төрле фәннәрне татар телендә укытучы мөгаллимнәр өчен II Бөтенроссия «Татар теле – халкым теле» иҗади конкурс һәм семинары оештырылды. -
МЕДВЕДЕВ ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ ДӘРЕСЛЕКЛӘРЕНЕҢ БАШ МӨХӘРРИРЕ БУЛДЫ
Дмитрий Медведев мәктәп укучылары өчен җәмгыять белеме буенча яңа дәреслекләр сериясенең баш мөхәррире итеп билгеләнде. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгының урынбасары Ольга Колударова хәбәр итте, дип яза РИА-Новости. -
«АЛДЫНГЫЛАР ХӘРӘКӘТЕ» ТАТАРСТАНДА 238 ТЕМАТИК СМЕНА ОЕШТЫРА
2026 елда Татарстанның 45 муниципаль районында 192 профильле һәм тематик җәйге смена узачак: 5 региональ һәм 187 муниципаль. Барлык җәйге лагерьларда катнашучылар Хәрәкәт юнәлешләре һәм миссияләре белән танышачаклар. Шулай ук 800 бала «Биләр Форум: Алдынгылар»да һәм 3000 бала «Ура, авылга» проектында катнашачак. Саратовка «Татарстан – Мордовия» форумына 110 үсмер юл алачак. -
«ЯЗ ГҮЗӘЛЕ – 2026» ҖИҢҮЧЕСЕ БИЛГЕЛЕ
7 апрель көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Яз Гүзәле – 2026»ның финалы узды. -
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ТӘРТИБЕН БӘЯЛӘҮ КРИТЕРИЙЛАРЫН БИЛГЕЛӘДЕ
Россиянең Мәгариф министрлыгы мәктәп укучыларының тәртибен бәяләү өчен яңа критерийлар әзерләде, дип хәбәр итте ведомствоның матбугат хезмәте. -
КАЗАН ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫНДА «НЕЙРОТАТАР» ФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК
9 апрель көнне Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Нейротатар» фестивале узачак. Фестиваль кысаларында медиа вәкилләре 20 минутлык лекцияләр форматында нейрочелтәрләр ярдәмендә контент төзү турында сөйләячәкләр. -
РОССИЯЛЕЛӘР ЯШҮСМЕРЛӘР ҺӘМ СТУДЕНТЛАР ӨЧЕН ИҢ ЯХШЫ «ПОДРАБОТКА»ЛАРНЫ АТАДЫ
Россиядә үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләренә караганда, кешеләрнең күбесе мәктәп укучыларына өстәмә эшне 10-11 нче сыйныфларда ук башларга киңәш итә. Сораштыруда катнашучыларның 23 проценты нәкъ шулай дип саный. Тагын 34 проценты фикеренчә, беренче эшне вуз яки көллиятнең беренче курсларында эзли башлау дөресрәк. Бу хакта «Работа.ру» һәм «Подработка» сервислары үткәргән сораштыру нәтиҗәләре сөйли, дип яза РИА Новости. -
КАЗАНДА СТУДЕНТЛАР ӨЧЕН КОСМОНАВТИКА КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН ДОНОРЛЫК АКЦИЯСЕ УЗАЧАК
8-10 апрель көннәрендә Казанда Космонавтика көненә багышланган кан тапшыру буенча студентлар акциясе узачак. Бу хакта Казан шәһәренең рәсми порталында хәбәр ителә. Акциядә катнашырга теләүчеләрне Республика кан үзәгенә чакыралар. -
КАЗАНДА РЕЙД ВАКЫТЫНДА 8 ПИТБАЙК ШТРАФСТОЯНКАГА ОЗАТЫЛГАН
Казанда мототранспортка каршы рейд вакытында автоинспекторлар 8 питбайкны штрафстоянкага озаткан. Аларның хуҗалары транспорт чарасын йөртү хокукыннан башка руль артына утырган булган. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ». -
«АК БАРС» ПЛЕЙ-ОФФНЫҢ ЧИРЕКФИНАЛЫНА ҮТТЕ
Казанның «Ак барс» хоккей командасы Гагарин кубогына тагын бер адым ясады. Алар Чиләбенең «Трактор» командасы белән булган сериядә 4:1 исәбе белән җиңеп, КХЛның плей-офф чирекфиналына узды. -
ТАТАРСТАНДА «ТДИ ҺӘМ БДИНЫ ӘТИ-ӘНИЛӘР БЕЛӘН БЕРГӘ ТАПШЫРАБЫЗ» АКЦИЯСЕ УЗДЫРЫЛА
Татарстанда «ТДИ һәм БДИны әти-әниләр белән бергә тапшырабыз» акциясе башланды. Акциянең катнашучылары математикадан белемнәрен тикшерә ала. Узган елга кадәр бу чара «Әти-әниләр өчен БДИ тапшыру көне» исеме белән уздырылган иде һәм анда бары тик 11нче сыйныф ата-аналары катнашкан. Быел акция 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен үткәрелә. -
ТАТАРСТАННЫҢ СИГЕЗ ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЫ ЧЫГАРЫЛЫШ СТУДЕНТЛАРЫН ЭШКӘ УРНАШТЫРУ РЕЙТИНГЫ ЛИДЕРЛАРЫ АРАСЫНДА
Татарстанның сигез югары уку йорты Россия Хезмәт министрлыгы төзегән 2026 елгы чыгарылыш студентларын эшкә урнаштыру буенча милли рейтингларның лидерлары арасына керде. Рейтинглар «Работа России» порталында урнаштырылган. -
«Ялкын» журналы призларына узучы көрәш буенча Татарстан беренчелеге җиңүчеләре билгеле
Алабугада 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча Татарстан чемпионнары билгеле булды. Районнар арасында беренчелектә Чаллы командасы, икенче урында Саба, өчтә – Кукмара районы командалары. -
АЛАБУГАДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА «ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫ ПРИЗЫНА ТАТАРСТАН БЕРЕНЧЕЛЕГЕ БАШЛАНДЫ
26-28 март көннәрендә Алабугада 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында «Ялкын» журналы призларына Татарстан Республикасы беренчелеге үтә.
Белми калма
-
11 июня 2026 - 13:45
ROBLOX РОССИЯДӘ ЯРТЫ ЕЛЛЫК БЛОКИРОВКАДАН СОҢ КАБАТ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
10 июня 2026 - 09:34
ТАТАРСТАНДА 4,6 МЕҢ МӘКТӘП УКУЧЫСЫ КАТНАШЫНДА «СӘЛӘТ» ЯШЬЛӘР ФОРУМЫ УЗАЧАК
-
9 июня 2026 - 11:31
«АЛТЫН КАЛӘМ – ЗОЛОТОЕ ПЕРО» ФЕСТИВАЛЕНӘ ГАРИЗА БИРЕРГӘ ӨЛГЕРМӘДЕГЕЗМЕ?
-
9 июня 2026 - 11:28
«КҮРШЕ ФЕСТ»: ТАТАРСТАНДА КҮРШЕЛӘРНЕ БЕРЛӘШТЕРҮЧЕ ФЕСТИВАЛЬ