Белми калма
-
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
Россия мәктәпләре ата-аналардан дәреслекләр, уку әсбаплары, сыйныф бүлмәләрен ремонтлау яки җиһазлар сатып алу өчен мәҗбүри рәвештә акча җыя алмый. Бу хакта Роскачество белгечләре белдергән. -
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
Россиядә яшьләрне җинаять эшчәнлегенә җәлеп итү очраклары ешрак теркәлә. Әлеге проблемага каршы тору максатыннан «Выход 31» мәгълүмати проекты эшли башлады. Ул террорчылык төркемнәренә вербовкалау омтылышлары белән очрашкан яшьләргә һәм яшүсмерләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. -
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Россиядә 9 сыйныф укучылары өчен тарихтан телдән имтихан кертергә планлаштыралар. Ул дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертү шарты булачак. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов ТАСС агентлыгына биргән интервьюсында сөйләгән. -
«РАЗГОВОРЫ О ВАЖНОМ»ДА УКЫТУЧЫЛАРГА УКУЧЫЛАРНЫҢ ПАССИВЛЫГЫН ҺӘМ РИЗАСЫЗЛЫГЫН КҮЗӘТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
2026/2027 уку елына «Мөһим сөйләшүләр» дәресләрен алып баручы педагоглар өчен яңа методик тәкъдимнәр әзерләнгән. Документта укытучыларга укучыларның дәрестәге активлыгына, фикер алышуда катнашуына һәм тәкъдим ителгән кыйммәтләрне ничек кабул итүенә игътибар итәргә киңәш ителә. -
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫ ДЕПУТАТЫ DOTA ҺӘМ COUNTER-STRIKE УЕННАРЫН МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНА КЕРТҮ ИДЕЯСЕН ХУПЛАДЫ
Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Михаил Берулава Dota һәм Counter-Strike компьютер уеннарын мәктәпләрдә факультатив дәресләр буларак укыту идеясен хуплады. Бу хакта «Вечерняя Москва» хәбәр итә. -
КАЗАНДА 183 МЕҢ УКУЧЫ ЯҢА УКУ ЕЛЫН БАШЛАДЫ
Бүген Казанда 183 мең бала мәктәп парталары артына утырды. Шуларның 16 меңе – беренче сыйныф укучылары. -
КАЗАН ГЛОБАЛЬ ЯШЬЛӘР САММИТЫНДА ЯШЬ ЖУРНАЛИСТЛАР СТАЖИРОВКА УЗА
Казан глобаль яшьләр саммиты мәйданчыгында яшүсмерләр редакциясе эшли. Аның составына мәктәп медиаларының «Ялкын» I Республика патриотик фестивале җиңүчеләре кергән. -
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕ РӘИСКӘ ҮЗ СОРАУЛАРЫН БИРӘ АЛАЧАК
Татарстан яшьләре республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашып, үзләрен кызыксындырган сорауларны шәхсән бирә алачак. Очрашу «НЕдетский разговор» ачык диалоглар сериясен дәвам итәчәк, әмма бу юлы проект яңартылган форматта узачак – анда 18 яшьтән 25 яшькә кадәрге көллият һәм югары уку йортлары студентлары катнаша ала. -
МӘКТӘПЛӘРДӘ ЧЫГАРЫЛЫШ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ОЧРАШУЛАРЫН 1 СЕНТЯБРЬДӘ ҮТКӘРЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Белем көнен укучылар өчен генә түгел, мәктәпне тәмамлаучылар өчен дә уртак бәйрәм итәргә тәкъдим итәләр. Җәмәгать палатасы секретаре урынбасары Владислав Гриб мәктәпләрдә чыгарылыш укучылары очрашуларын 1 сентябрьдә – Белем көнендә үткәрергә тәкъдим иткән. Бу хакта ул ТАСС агентлыгына сөйләгән. -
РОССИЯ МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 1 СЕНТЯБРЬДӘГЕ МӘКТӘП ЛИНЕЙКАЛАРЫНА ТӘКЪДИМНӘР ӘЗЕРЛӘДЕ
Россия Мәгариф министрлыгы 1 сентябрь – Белем көненә багышланган тантаналы линейкаларга ветераннарны һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларны, күп балалы һәм берничә буын вәкилләре бергә яшәүче гаиләләрне, шулай ук уңышка ирешкән элекке чыгарылыш укучыларын чакырырга тәкъдим итә. -
ТР МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ: ЯСАЛМА ИНТЕЛЛЕКТ МӘГАРИФНЕҢ БАРЛЫК ЮНӘЛЕШЛӘРЕН КОЛАЧЛЫЙ
Татарстан мәгариф системасында цифрлы технологияләргә өйрәтүнең эзлекле системасы булдырылган. Соңгы вакытта бу өлкәдә төп юнәлешләрнең берсе булып ясалма интеллект тора. Бу хакта «Татар-информ»да Kazan Digital Week халыкара форумына багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов сөйләде. -
1 СЕНТЯБРЬДӘН МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕС ВАКЫТЫНДА СМАРТФОН КУЛЛАНУ ТЫЕЛА
1 сентябрьдән Россия мәктәпләрендә дәрес вакытында мобиль телефоннар куллануны тыю турындагы яңа кагыйдә гамәлгә керә. Бу таләп Мәгариф министрлыгы боерыгында беркетелгән. -
АБИТУРИЕНТЛАРГА УКУ КРЕДИТЫН ВУЗГА КАБУЛ ИТЕЛГӘНЧЕ ҮК БИРЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
Россиядә белем алу өчен дәүләт ярдәме белән бирелә торган кредит кагыйдәләрен үзгәртергә тәкъдим иттеләр. Яңа тәкъдим буенча, кредит алу өчен вузга кабул итү турындагы приказны көтү мәҗбүри булмаска мөмкин. -
ДИДЖЕЙ-СЕТ, ПОДКАСТ СТУДИЯСЕ ҺӘМ СВОП-МАРКЕТ: КАЗАНДА «СИН» КОНТЕНТ-ВЕЧЕРИНКАСЫ УЗАЧАК
27 августта 17:00 сәгатьтә Казанның «Фестиваль» бульварында «ПОВ» яшүсмерләр медиасы һәм «Ялкын» яшүсмерләр журналы оештырган «СИН» контент кичәсе узачак. Җәйне озату чарасында диджей-сет, мастер-класслар һәм кунаклар контент төшерә, подкаст яздыра һәм әйберләр белән алмаша ала торган махсус мәйданчыклар эшләячәк. -
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТАРИХ ТЕМАЛАРЫН ӨЙРӘНҮ ТӘРТИБЕН ҮЗГӘРТҮ ТЫЕЛА
Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләргә тарих дәресләрендә темаларның өйрәнү чиратын мөстәкыйль рәвештә үзгәртергә рөхсәт итмәячәк. Хәзер укытучылар федераль эш программасында күрсәтелгән тәртипне төгәл үтәргә тиеш.
Белми калма
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
-
18 сентября 2026 - 11:26
РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ БАШЛАНДЫ
-
17 сентября 2026 - 15:22
ИЛСУР ҺАДИУЛЛИН «ШАЯН ТВ» СТУДИЯСЕНДӘ КУНАКТА БУЛДЫ