РОССИЯ МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 1 СЕНТЯБРЬДӘГЕ МӘКТӘП ЛИНЕЙКАЛАРЫНА ТӘКЪДИМНӘР ӘЗЕРЛӘДЕ
Россия Мәгариф министрлыгы 1 сентябрь – Белем көненә багышланган тантаналы линейкаларга ветераннарны һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларны, күп балалы һәм берничә буын вәкилләре бергә яшәүче гаиләләрне, шулай ук уңышка ирешкән элекке чыгарылыш укучыларын чакырырга тәкъдим итә.
Ведомствоның методик тәкъдимнәрендә әйтелгәнчә, 2026 елда Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган чараларга аерым игътибар бирелергә тиеш. Мәктәп линейкаларына илдә яшәүче төрле халык вәкилләрен, күп балалы гаиләләрне, хәрби хәрәкәтләр ветераннарын, махсус хәрби операциядә катнашучыларны, уңышлы чыгарылыш укучыларын, иҗтимагый оешмалар һәм милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләрен чакыру тәкъдим ителә.
Шулай ук тантанада Россия Федерациясенең Дәүләт флагын чыгару һәм күтәрү, дәүләт гимнын башкару каралырга тиеш. Сценарийга патриотик кыйммәтләрне, илнең мәдәни һәм тарихи мирасына хөрмәтне чагылдырган музыкаль әсәрләр дә кертергә киңәш ителә.
Барлык мәгариф оешмаларында да яңа уку елы «Разговоры о важном» дәресе белән башланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
28 августа 2026 - 14:47
РОССИЯ МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 1 СЕНТЯБРЬДӘГЕ МӘКТӘП ЛИНЕЙКАЛАРЫНА ТӘКЪДИМНӘР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
27 августа 2026 - 14:05
ТР МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ: ЯСАЛМА ИНТЕЛЛЕКТ МӘГАРИФНЕҢ БАРЛЫК ЮНӘЛЕШЛӘРЕН КОЛАЧЛЫЙ
-
26 августа 2026 - 11:17
1 СЕНТЯБРЬДӘН МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕС ВАКЫТЫНДА СМАРТФОН КУЛЛАНУ ТЫЕЛА
-
26 августа 2026 - 08:39
АБИТУРИЕНТЛАРГА УКУ КРЕДИТЫН ВУЗГА КАБУЛ ИТЕЛГӘНЧЕ ҮК БИРЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
Нет комментариев