Логотип Идель
Белми калма

ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕ РӘИСКӘ ҮЗ СОРАУЛАРЫН БИРӘ АЛАЧАК

Татарстан яшьләре республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашып, үзләрен кызыксындырган сорауларны шәхсән бирә алачак. Очрашу «НЕдетский разговор» ачык диалоглар сериясен дәвам итәчәк, әмма бу юлы проект яңартылган форматта узачак – анда 18 яшьтән 25 яшькә кадәрге көллият һәм югары уку йортлары студентлары катнаша ала.

«НЕдетский разговор» – яшьләр һәм яшүсмерләрнең район һәм шәһәр җитәкчеләре белән турыдан-туры аралашу проекты. Очрашуларда укырга керү, һөнәр сайлау, беренче хезмәт хакы, туган шәһәрдә ял итү мөмкинлекләре һәм яшьләрне борчыган башка мәсьәләләр турында сөйләшәләр. Моңа кадәр әлеге форматта Бөгелмә, Түбән Кама, Казан һәм Яшел Үзән җитәкчеләре белән очрашулар узган.

Рөстәм Миңнеханов белән очрашу «НЕдетский разговор 18+» проектының яңа сезонын ачачак. Анда Татарстанның төрле район һәм шәһәрләрендә яшәүче 18–25 яшьлек студентлар чакырыла.

Катнашу өчен 4 сентябрьгә кадәр @NEdetskiy_razgovor_bot ботына үз соравыңны җибәрергә кирәк. Сораулар эш һәм финанслар, шәһәр мохитен үстерү, ясалма интеллект, Татарстанның киләчәге һәм башка актуаль темаларга кагыла ала.

Оештыручылар иң кызыклы сораулар авторлары белән элемтәгә керәчәк һәм аларны Татарстан Рәисе белән очрашуга чакырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев