Белми калма
КАЗАН ГЛОБАЛЬ ЯШЬЛӘР САММИТЫНДА ЯШЬ ЖУРНАЛИСТЛАР СТАЖИРОВКА УЗА
Казан глобаль яшьләр саммиты мәйданчыгында яшүсмерләр редакциясе эшли. Аның составына мәктәп медиаларының «Ялкын» I Республика патриотик фестивале җиңүчеләре кергән.
Яшь журналистлар форум вакыйгаларын тәҗрибәле медиа вәкилләре белән беррәттән яктырта: материаллар әзерли, фото һәм видеога төшерә, катнашучылар һәм спикерлар белән аралаша.
Эш башланганчы, яшүсмерләр редакциядәге вазифаларны үзара бүлешкән. Көн дәвамында алар саммит сессияләрендә катнаша, комментарийлар җыя һәм интервьюлар яздыра.
Мондый стажировка яшь журналистларга зур форум шартларында эшләп карарга, һөнәри тәҗрибә тупларга һәм журналистика күнекмәләрен камилләштерергә мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
Нет комментариев