МӘКТӘПЛӘРДӘ ЧЫГАРЫЛЫШ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ОЧРАШУЛАРЫН 1 СЕНТЯБРЬДӘ ҮТКӘРЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Белем көнен укучылар өчен генә түгел, мәктәпне тәмамлаучылар өчен дә уртак бәйрәм итәргә тәкъдим итәләр. Җәмәгать палатасы секретаре урынбасары Владислав Гриб мәктәпләрдә чыгарылыш укучылары очрашуларын 1 сентябрьдә – Белем көнендә үткәрергә тәкъдим иткән. Бу хакта ул ТАСС агентлыгына сөйләгән.
Аның фикеренчә, 1 сентябрь мәктәптә бүген укучы балаларны гына түгел, кайчандыр анда белем алган өлкәннәрне дә берләштерә ала.
«Белем көнендә мәктәпне тәмамлаучылар очрашуларын үткәрергә кирәк. Бу көн өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә бәйрәм булсын иде, чөнки мәктәп тормышыбызда онытылмаслык эз калдыра», – дигән Гриб.
Ул 1 сентябрьнең беренче сыйныфка баручы балалар өчен аеруча әһәмиятле булуын да билгеләп үткән. Шуңа күрә бәйрәм чараларын аерым мәктәпләрдә генә түгел, районнар күләмендә дә оештырырга тәкъдим иткән.
Мәктәпләрдә исә укучылар, укытучылар һәм гаилә әгъзалары катнашында концертлар һәм башка бәйрәм чаралары үткәрергә мөмкин, дип саный ул.
Гриб фикеренчә, Белем көнен өйдә дә якыннар – әти-әниләр, әби-бабайлар белән бергә билгеләп үтү мөһим. Бу аеруча беренче тапкыр мәктәпкә баручы балалар өчен әһәмиятле.
Моннан тыш, ул беренче сыйныф укучылары булган гаиләләр өчен 1 сентябрьне ял көне итәргә дә тәкъдим иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 октября 2026 - 11:24
РАКЕТА КУРКЫНЫЧЫ БУЛГАНДА УКУЧЫЛАР НИШЛӘРГӘ ТИЕШ?
-
15 октября 2026 - 11:31
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНА РОССИЯ ХАЛЫКЛАРЫ ӘДӘБИЯТЫ ӘСӘРЛӘРЕ КЕРТЕЛӘЧӘК
-
14 октября 2026 - 11:42
ВУЗГА ИМТИХАНСЫЗ КЕРҮ МӨМКИНЛЕГЕ ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕНӘ ГЕНӘ КАЛЫРГА МӨМКИН
-
14 октября 2026 - 11:38
2027 ЕЛДАН ЮГАРЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЙӨКЛӘНЕШЕ КИМИЯЧӘК
Нет комментариев