Логотип Идель
Белми калма

ТР МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ: ЯСАЛМА ИНТЕЛЛЕКТ МӘГАРИФНЕҢ БАРЛЫК ЮНӘЛЕШЛӘРЕН КОЛАЧЛЫЙ

Татарстан мәгариф системасында цифрлы технологияләргә өйрәтүнең эзлекле системасы булдырылган. Соңгы вакытта бу өлкәдә төп юнәлешләрнең берсе булып ясалма интеллект тора. Бу хакта «Татар-информ»да Kazan Digital Week халыкара форумына багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов сөйләде.

Аның сүзләренчә, цифрлы технологияләргә өйрәтү мәктәптән үк башлана, ә ясалма интеллект хәзер мәгариф системасының барлык баскычларына үтеп керә.

«Бүген укытуның төп трендларының берсе – ясалма интеллект. Ул, пандемия кебек, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән башлап университетларга кадәр бөтен системаны һәм аның төрле юнәлешләрен колачлый. Безнең бурыч – бу өлкәдә вакытында белем ала башлау, үсү һәм дөньядан артта калмау», – дип белдерде ул.

Рамис Мөҗипов фикеренчә, киләчәктә мәктәп укучылары өчен ясалма интеллект белән эшли белү компьютерда текст җыю, таблица яки презентация ясау кебек үк гадәти һәм кирәкле күнекмәгә әйләнергә тиеш.

Бу тема Kazan Digital Week форумында да аерым игътибар үзәгендә булачак. Анда төрле төбәкләр һәм илләр вәкилләре ясалма интеллектны мәгарифтә куллану тәҗрибәсе белән уртаклашачак һәм фикер алышачак.

Форумның мәгариф юнәлеше кысаларында түгәрәк өстәлләр, панель сессияләре һәм Татарстанның алдынгы белем бирү мәйданчыкларына техник визитлар уздыру планлаштырыла. Шулай ук күргәзмә эшләячәк. Анда Татарстан Фәннәр академиясе, югары уку йортлары һәм нәшриятлар цифрлы мәгариф өлкәсендәге методик эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев