Бу – тема!
-
ТАУГА МЕНСӘҢ, ДӘРӘҖӘҢ АРТА: ТӨШЛӘРНЕҢ СЕРЛЕ МӘГЪНӘСЕ
Кешенең рухи дөньясы бик катлаулы. Бу бигрәк тә төш күргәндә ачык күренә. Төш – уяулык халәтенә капма-каршы булган катлаулы физиологик процесс. Төш аша без үткән, хәзерге һәм киләчәк белән тирән бәйләнешкә керәбез. Әлеге язмада мин еш керә торган төшләрне нәрсә юраганын аңлатып китәрмен. -
КУРКУ ХИСЕНӘ МИН МОНДЫЙ ХАТ ҖИБӘРЕР ИДЕМ
Сәлам, курку! Син минем турында барысын да беләсеңдер инде. Ә мин синең турында уйларга да, сиңа карарга да шүрлим. Булган «куркуларымнан куркып» яшим инде. -
ТЕСТ: ӘГӘР СИН КИЛӘЧӘКТӘ ЯШӘСӘҢ, КЕМ БУЛЫР ИДЕҢ?
Күз алдына китер: син XXIІІ гасырда уянасың. Кешелек инде берничә планетада яши, ясалма интеллект бөек дәрәҗәсенә җиткән, ә виртуальлек белән чынбарлык арасында чикләр юкка чыккан. Кем син бу дөньяда? -
ЧИКЛӘВЕКЛӘР ТУРЫНДА 10 КЫЗЫКЛЫ ФАКТ
Чикләвекләр гади генә ризык түгел. Һәрбер чикләвек орлыгы эчендә табигать, тарих һәм фән дөньясының гаҗәеп серләре яшеренгән. Әйдәгез, бүген, халыкара чикләвен көнендә, бу тәм-том турында күбрәк белик! -
ЫРЫМНАРГА ЫШАНАСЫҢМЫ?
«Кара мәче юлыңны аркылы чыкса, эшең уңмый». Бу сүзләрне барыбызның да ишеткәне бар. Мин дә юлга мәче чыкса, урап уза идем, берәр кая барганда кире өйгә борылып керсәм, көзгегә карый идем. Ә мондый ырымнар каян килеп чыккан соң? Алар чынлап та дөресме? Әлеге мәкаләдә мин ырымнарның төбенә төшеп карарга тырышам. -
ВИТАМИННАР ҺӘМ ТАБИГЫЙ ПРОДУКТЛАР БЕЛӘН ИММУНИТЕТЫҢНЫ НЫГЫТ
Көз җитү белән табигать шактый үзгәрә. Әлеге үзенчәлекле чор сәламәтлегебез өчен төрле сынаулар китерә. Без, табигать балалары, тирә-юньдәге үзгәрешләргә бик сизгер, шуңа да безнең организм һава торышына бәйле. Көзен сәламәтлекне ничек кайгыртырга – шул турыда сөйләшербез. -
КЫЗЛАР НӘРСӘДӘН КУРКА?
Без барыбыз да нәрсәдәндер яисә кемнәндер куркабыз. Биеклектән, ялгызлыктан, еланнардан, теш табибларыннан... Бу исемлек чиксез. Ә менә «Ялкын» журналында эшләүче кызлар нидән курка икән? Әйдәгез, белик әле. -
ЙОКЫ ПАРАЛИЧЫ КУРКЫНЫЧМЫ?
Кеше уяна, ләкин тән йоклап кала. Бу вакытта кеше аңлы, әмма сөйләшә, кычкыра, хәрәкәтләнә алмый. Күпләр моны «өстә кемдер басып тора кебек» дип тасвирлый. Фән исә моны ми белән тән арасындагы бәйләнеш вакытлыча өзелүе дип аңлата. Гадәти физиологик күренеш булса да, аны кичерүчеләр өчен бу халәт чынбарлык белән төш арасындагы чик кебек тоела. Бу язмада йокы параличы турында сөйләшербез. -
СТУДЕНТ ЧОРЫН НИЧЕК ҮТКӘРЕРГӘ?
Студентлык чоры – тормышыбыздагы иң кызыклы, иң рәхәт, әмма шул ук вакытта иң җаваплы чор. Ул диплом өчен генә көне-төне уку вакыты да, бөтен әйбергә битараф булып, йоклап йөрү вакыты да түгел. Ул – яңа танышулар, яңа кызыксынулар, яңа җиңүләр һәм җиңелүләр, ә иң мөһиме – үзеңнең киләчәгеңә һәм карьераңа нигез салу вакыты. -
ИПИ ПЕШЕРЕП КАРА ӘЛЕ!
Сезне дөньякүләм бәйрәмнәр белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүген Халыкара ипи көне икән бит. Ачлык чорларында халыкны бер сынык икмәк коткарган, бүгенге көндә өстәлебез тулы ризык булса да, ул һәр табынның бер өлеше булып кала бирә. Нинди төрләре генә юк икмәкнең хәзер. Ә без сиңа иң гадиен үзеңә пешереп карарга тәкъдим итәбез! -
КӨЗГЕ РЕЦЕПТЛАР
Һәр ел фасылының үз матурлыгы. Әмма көз, минем өчен, башкаларыннан үзенең мул уңышы, алтын яфраклары белән аерылып тора. Күпләр көз айларында төшенкелеккә бирелә дип санала. Көз аеның яңгырлы көннәрендә, өйдән чыгарга да теләмәүчеләр булмый калмас безнең арада. Бүгенге рубрикабыз нәкъ менә шундый укучылар өчен. -
ЛУНАТИКЛЫК: ЙОКЛЫЙММЫ МИН, УЯНДЫММЫ?
Төнлә йоклаганда кемнеңдер өй буйлап йөргәнен ишеткәнең бармы? Ни өчен кеше йоклаган килеш уянгандай хәрәкәтләнә, сөйләшә ала? Йокы биологик ихтыяҗ гына түгел икән, әллә нинди серләре бар бу күренешнең. Әлеге язмада – лунатиклар хакында сөйләшербез. -
ТАТАР МИФОЛОГИЯСЕ КӨНКҮРЕШТӘ: КУРКЫНЫЧ КЕШЕЛӘР БЕЛӘН НИЧЕК АРАЛАШЫРГА?
Татар кешесенә мифология төшенчәсе күптән таныш. Ни өчен дисезме? Чөнки нәкъ менә безне бишектән үк Су анасы, Шүрәле һәм башка тылсымлы әкиятләр укып тәрбияләделәр. Уйлап карасаң, безнең арабызда да диюләр, убырлар һәм албастылар бар. Әлбәттә алар койрыклы, мөгезле җеннәр түгел. Ә нинди алар? Һәм мифология геройларында булган сыйфатлар андый кешеләрдә ничек чагыла? Бу язмада шуның турында фикерләшербез. -
ИҖАТ ЮЛЫ – ТОРМЫШЫНЫҢ ТӨП НУРЫ
3 яшьтән бирле сәхнәдә яшәүче бу кеше өчен иҗат – тормыш агымы. Пермь өлкәсендә туып, сәнгатькә булган мәхәббәтен тормыш агымына әйләндерү өчен Казанга сәнгать институтына укырга килгән һәм алга таба үз тырышлыгы һәм таланты ярдәмендә зур сәхнәгә чыккан шәхес – Валиева (Ахатова) Лия Морисовна. Бүгенге көндә Лия Морис буларак танылган авторбашкаручы белән әңгәмә. -
КӨЗ ҖИТТЕ ДИП МОҢАЙМА
Әле генә моңсуланып, җәйге хатирәләрне барлап һәм тирән уйларга бирелеп, август аен озатып, сентябрьгә атлаган идек. Аяк астында әйлән-бәйлән уйнаган сап-сары яфраклар, җылы якка талпынган кошлар, белем иле ачкычларын табарга омтылган укучылар – болар барысы да көзнең беренче аен хәтерләтә торган истәлекләр.
Белми калма
-
10 июля 2026 - 16:03
ҮСМЕРЛӘРНЕ ДЕСТРУКТИВ ЭШЧӘНЛЕККӘ ҖӘЛЕП ИТҮНЕ КИСӘТҮ ТУРЫНДА СЕРИАЛ ЧЫКТЫ
-
10 июля 2026 - 09:26
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАДЖЕТ КУЛЛАНУ ВАКЫТЫН ЧИКЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
9 июля 2026 - 20:30
ЛАНТРАТОВА МӘКТӘПЛӘРДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАИЛӘ ТОРМЫШЫ ДӘРЕСЛӘРЕН КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 июля 2026 - 09:08
ТАТАРСТАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА ИҢ ТӨП ЭКСТРЕМАЛЬ МАВЫГУЛАРНЫ АТАДЫЛАР