Логотип Идель
Бу – тема!

САБА ГЫНА ТҮГЕЛ, Ә SABINSKY DISTRICT

Республикабызның алдынгы, динамик үсештәге төбәкләрнең берсе – Саба районы. Ул үзенең матур табигате, бай тарихы, хезмәт сөючән халкы һәм яшьләр белән бер дулкында булуы белән аерылып тора. Бу язмамда мин әлеге районда яшәүче буларак, сезгә үземнең туган җиремә кыскача экскурс ясыйм. Киттек!

Green flag Саба

Саба районы – чат иткән green flag, чөнки безнен районны рәсми рәвештә «Татарстанның иң урманлы районы», дип атыйлар. Районыбыз парклары – яшьләр өчен иң уңайлы һәм яраткан урыннарының берсе. Биредә сез шәһәр тормышының шау-шуыннан ял итеп, табигать белән бергә булып, дусларыгыз белән күңелле вакыт уздыра аласыз.

Картинг үзәге

Безнең районда Татарстандагы иң озын картодром бар икәнен белә идегезме? «Аргамак» – картинг белән шөгыльләнү өчен техник яктан катлаулы һәм алга киткән инфраструктурасы белән танылган заманча профессиональ трасса. Аның озынлыгы – 1604 метр. Биредә ел саен зур Бөтенроссия һәм республикакүләм картинг ярышлары уза. Димәк, бу үзенчәлекле спорт төрен видеолардан гына түгел, ә безнең районга килеп үз күзләрегез белән күрә аласыз.

Моннан тыш Сабада 60ка якын карт-клуб эшләп килә. Аларда даими рәвештә ике мең бала һәм яшүсмер шөгыльләнә. Гомумән, спортка килгәндә, районыбызда мөмкинлекләр иксез-чиксез: боз сарае, универсаль спорт мәйданчыклары, бассейн, хәтта зур арена да бар. Кайсы районда моны күрер идегез әле? Ә бездә бу – база!

Яшьләрчә Саба

Мәдәният йортларында төрле концертлар, фестивальләр, яшь талантларның чыгышлары оештырыла. Мәсәлән, быелдан алып «Әрсез иҗат» дип исемләнгән яшьләр фестивале уза. Биредә үзеңне төрле өлкәләрдә сынап карарга һәм яраткан эшеңне табарга була. Монда күбебез яраткан җырчылар һәм юмор осталары килеп, текә концерт та күрсәтеп китәләр. Белем алуга, үсешкә килгәндә, кызыклы остаханәләр, тренинглар, интеллектуаль уеннар (квестлар, квизлар) да еш оештырыла. Бу яңа белемнәр алырга, аралашырга менә дигән мөмкинлек!

«Uram Park» түгел, ә «Saba Park»

Сабада актив ял итү өчен махсус мәдәни-спорт паркы урнашкан.  «Saba Park»та скейтинг, роллерлар өчен махсус трассалар, скалодром, паркур, ВМХ трассасы, мини-гольф, пляж футболы, волейбол, баскетбол өчен мәйданчыклар, футбол стадионы бар. Ял көннәрен сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрергә теләсәң, сиңа, һичшиксез, монда килергә кирәк.

Кыскасы, Саба ул – «must visit» урын. Барыгызны да үзебезгә кунакка көтәбез!

 Фотолар: Лилия Закирова, Илсөя Шамсетдинова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев