Логотип Идель
Бу – тема!

ЭТ АСРАР АЛДЫННАН ИСӘПКӘ АЛЫРГА КИРӘК БУЛГАН ӘЙБЕРЛӘР

Эт асрау – зур җаваплылык һәм әзерлекне таләп итә торган эш. Үзегезгә тугры дус һәм сакчы табарга теләсәгез, кайбер мөһим әйберләрне алдан әзерләү шарт. Бу язмада без сезгә эт асрау өчен кирәкле иң төп әйберләрне санап үтәрбез, аларны алдан исәпкә алып, яңа дустыгызга җылы һәм уңайлы шартлар тудырырга тырышыгыз.

 

Эт асраучы кешенең тормышы ничек үзгәрә?

1. Күңел халәтендәге үзгәрешләр

Этнең яңа йортка күчеп килү процессы еш кына романтик итеп күрсәтелә. Әмма көчек белән яшәүнең беренче айлары озын һәм бертөрле «рутина»га әйләнә.

Эт турында хыялланганда барлыкка килгән өметләр чынбарлык белән туры килмәскә мөмкин. Шуңа күрә моның чынлап та авыр булуына әзер торыгыз. Өстәвенә, тирә-юньдәгеләрнең барысы да сезнең эткә шат булмаска мөмкин. Бу да – гадәти хәл.

2. Тормыш рәвешенең үзгәрүе

Эт асрарга җыенган кешеләрнең иң еш очрый торган куркуы – «минем тормышым элеккечә булмаячак».

Бу, чыннан да, шулай. Эт асраганда, якынча 10-15 елга тормышыгыз үзгәрә. Мәсәлән, ял көннәрендә яки төнлә кинәт чыгып китү мөмкинлеге юкка чыгачак. Моның өчен ким дигәндә этегез белән калачак һәм аны урамга йөрергә алып чыгачак кеше табарга кирәк. Эт яңа урынга ияләшкәннән соң, аңа ялгыз калырга өйрәнү өчен берничә атнадан алып берничә айга кадәр вакыт кирәк булырга мөмкин.

3. Эт карау

Этне гаиләгезгә алганда, сез аның тормыш сыйфаты өчен җаваплылык аласыз. Сезгә күп нәрсәгә өйрәнергә туры киләчәк: тырнакларын кисү, тешләрен чистарту, ветеринар табиб сайлау, этләрне тукландыру нигезләрен аңлау, төрле күнекмәләргә өйрәтү, мактау, чикләрне саклау (үзегезнекен дә, этнекен дә).

4. Урамга чыгу

Эткә тулы кыйммәтле социализация һәм бай мохиттә «прогулкалар» кирәк (урманнар, парклар, кырлар, аллеялар, башка кешеләр һәм этләр, транспорт). Прогулкалар конкрет эт өчен җитәрлек булырга тиеш – дәвамлылыгы һәм активлыгы ягыннан. Бу көненә ким дигәндә 1 сәгать.

Әгәр эт пелёнка кулланмаса, урамга көненә кимендә 3 тапкыр чыгу яхшы булыр. Әмма бу йөрүләрнең барысы да озак булырга тиеш түгел.

5. Өйне оештыру

Өйдә элек уйлап та каралмаган үзгәрешләр булачак: пелёнкалар, таймый торган идән өслекләре, кечкенә этләр өчен баскычлар яки пандуслар, киртәләр, келәмчекләр.

 

Көн буе офисда эшләсәгез, эт асрарга ярыймы?

Бу сорауга бертөрле генә җавап биреп булмый. Барысы да сезнең эш көненең озынлыгына, юлга киткән вакытыгызга, өйдә күбрәк вакыт үткәрүче кеше булу-булмавына, этнең иминлеге һәм тәрбиясе белән никадәр шөгыльләнергә әзер булуыгызга бәйле.

Офисда эшләгәндә очрый торган кыенлыклар:

  • 3 айга кадәрге көчекне бөтенләй ялгыз калдыру ярамый. Димәк, я өлкәнрәк эт алырга (6 айдан өлкән), я отпуск, больничный яки дистанцион эш алырга кирәк.
  • Эткә ялгыз калырга өйрәнү өчен вакыт кирәк. Иң яхшы шартларда да – берничә сәгатькә 1-2 атна, тулы эш көне өчен 3 атнадан да күбрәк.
  • Әгәр эт пелёнка кулланмаса, урамга көненә кимендә өч тапкыр чыгарга кирәк. Бу – кинологларның теләге түгел, ә ветеринар табиблар тәкъдиме. Чөнки этнең сидек куыгы уртача 6-8 сәгатьтә тула, ә ике тапкыр гына урамга чыгару очрагында аңа 12–14 сәгать түзәргә туры килә.
  • Физик һәм интеллектуаль йөкләнеш җитмәү. Офиста эшләгән көннән соң безнең еш кына урман яки паркта озын, сыйфатлы прогулкалар өчен көч тә, теләк тә, вакыт та калмый. Нәтиҗәдә, эт тәүлекнең 22–23 сәгатен хәрәкәтсез һәм дөньяны өйрәнү мөмкинлегеннән башка үткәрә.
  • Кечкенә токымлы этләргә һәм үсеп килүче көчекләргә көненә 3 тапкыр һәм аннан да күбрәк ашарга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев