«ХЫЯЛЫМ ЙОЛДЫЗ БУЛУ ТҮГЕЛ»: ЯШЬ БАШКАРУЧЫ РӘДИС ШӘРИФУЛЛИН БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ
Беренче күрешүебездә ук ихласлыгы, иҗатка булган керсез мәхәббәте белән истә калды Рәдис Шәрифуллин. Саба районыннан әлеге егет музыка дөньясына кереп кенә килә. «Агыйдел сере» җыры яшьләр арасында тиз танылды: егет туйларда, туган көннәрдә чыгыш ясый, фестиваль-бәйгеләрдә җиңү яулый башлады. Әңгәмәбездән соң аның зур үрләр яулаячагына шигем калмады.

– Рәдис, сәлам! Хәзер конкуренция бик көчле. Үз урыныңны ничек табарга җыенасың?
– Мине конкуренция куркытмый. Зур сәхнәләрдә чыгыш ясарга, әллә нинди үрләр яуларга омтылмыйм. Җырларым кешеләрнең күңелләренә үтеп керсә, аларны илһамландырса – шул җитә. Гади авыл егете бит мин, ихласлыгымны югалтасым килми!
– Зур шәһәргә, купшы тормышка бер дә кызыкмыйсыңмы?
– Калабыз Казан, әлбәттә, ничектер тарта үзенә. Быел гына Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетын тәмамлап, авылга кайттым. 6 ел студент тормышы белән яшәп, шул ук вакытта «Буревестник» бассейнында эшләп йөрдем. Кем белгән, бәлки киләчәктә Казанда яшәрмен дә. Әмма барыбер авыл җаныма якынрак. Авылда туып-үстем бит, ничек карасаң да! Туган җиремнең һавасы гына да дәвалый, илһамландыра төсле.
– Музыкадан тыш нәрсә белән шөгыльләнәсең? Хәзерге вакытта эшлисеңме?
– Хәзерге вакытта физкультура укытучысы булып эшлим. Балалар белән эшләү музыка шикелле җанга сихәт бирә. Кечкенә чагымнан ук мәктәптә эшләп карыйсым килә иде. Менә, чынга ашты да. Баштарак «Сәләт» аланнарында әйдаман булып алдым, аннары инде, укуны тәмамлагач үзебезнең мәктәпкә кайттым.
– Музыка укытучысы буласың килмиме?
– Җан моңлы булгач, әлбәттә эшләп карарга теләк бар. Хезмәт юлымны физик тәрбия укытучысы буларак яңа гына башладым. Үземне бу өлкәдә сынап карыйсым килә. Әлегә ниндидер үзгәрешләр булыр дип уйламыйм. Физкультураны укучыларым яраткач, мин дә канатланып эшлим.

– Балачагыңа әйләнеп кайтсак: кайчан һәм ничек музыка белән шөгыльләнә башладың?
– Беренче сыйныфта укыганда класс белән сәхнәдә җырлаган идек. Укытучы апам сәләт барлыгын сизеп алды булса кирәк: минем белән шөгыльләнә, уртага чыгарып җырлата торган булды. Аннан соң гитара алдым, видео дәресләр карап өйрәнә башладым, вокалга язылдым. Хәзерге вакытта Татарстанның эстрада җырчысы Рината Тей җитәкләгән вокал мәктәбендә шөгыльләнәм. Ул минем укытучым да, кирәк чакта психолог та, музыка өлкәсендә тәүге адымнарымны хуплаучым да.
– Кызларны иң кызыксындырган сорау. «Агыйдел сере» җырыңны кемгәдер багышладыңмы?
– Гүзәл Актаныш яклары илһамландырды бу җырны язарга. Агыйделне күргәнем булмаса да, җырыма салдым. Кемгәдер багышланганмы, юкмы икәне сер булып калсын әле. Агыйдел сере булып.
– Сине беренче чиратта нәрсә илһамландыра?
– Беренче чиратта кешеләр илһамландыра! Күзләрдәге ялкын, ихлас елмаю, йөрәктән чыккан сүзләр җанга үтеп керә. Хисләремне җырга, музыкага салып таратам. Тыңлаучыларым булуга, көтелмәгәндә шулай килгән танылуга бик шатмын.
– 10 елдан соң үзеңне кем буларак күрәсең?
– Әллә нинди йолдыз буласым килми. Хәзергечә гади авыл егете Рәдис булыр идем мин. Сәхнәгә чыгып, өздереп җырлый торган. Кайда, нинди өлкәдә эшләсәм дә, иҗат итүдән туктамам, җырларым кешеләр күңелендә урын алыр дип өметләнәм.
– Гаиләдә ниндиерәк тәрбия бирделәр?
– Минем әтием агроном булып эшли, әнием – укытучы. Гаиләдә без өч малай. Бер-беребезгә терәк булырга тырышабыз. Әти-әни кечкенәдән үк эш сөяргә, туган җанлы булырга, кешеләргә хөрмәт белән карарга өйрәтеп үстерде безне. Мәктәптә яхшы белем алырга тырыштым. Әти белән әни яшьрәк чакта авыл концертларында еш катнаша торган булган. Әни биегән, әтием өздереп җырлаган. Мөгаен, сәхнәгә мәхәббәт алардан күчкәндер. Конкурс, концертларда гаилә белән чыгыш ясаганыбыз да бар.
– Әти-әниең булышып торалармы? Музыка җитди һөнәр түгел дип әйтүләре булмадымы?
– Якыннарым миңа һәрчак терәк. Нинди генә эш булса да, аларның фатихасын алырга тырышам, алар белән киңәшләшәм. Музыкага килгәндә, минем бу шөгылемне, әлбәттә, хуплыйлар. Әти-әнием иң беренче тамашачыларым. Һәр җырымны иң беренче аларга тыңлатам.
– Иҗат кешесенең тормышы гаилә белән карьера арасында өзгәләнә диләр. Синең өчен кайсы мөһимрәк?
– Минем өчен гаилә мөһимрәк, чөнки нинди генә үрләр яуласаң да, уңышларга ирешсәң дә, гаилә җылысына җитмидер ул.
– Гаилә кору өчен идеаль хатын-кыз нинди булырга тиеш, синең фикеренчә?
– Идеаль хатын-кыз турында ук уйланганым юк. Тормыш иптәшең сөйкемле, акыллы, тугры булса, аның белән күңелдәгесен уртага салып сөйләшә алсаң, нинди генә авыр вакытлар, нинди генә аңлашылмаучанлыклар килеп чыгуга карамастан, ул синең белән кала, сине сайлый икән, шулдыр инде ул минем өчен идеаль хатын-кыз.

Блиц-сораштыру:
- Сөтле чәйме, каһвәме?
- Төнме, көнме?
- Хисләрме, салкын акылмы?
- Яраткан башкаручың?
- Иң матур хатын-кыз исеме?
Рәдис:
- Каһвә
- Төн
- Хисләр
- Ришат Төхвәтуллин, BABY Ti
- Бөтен исем дә үзенчәлекле. Мәгънәле генә булсын.
Фотолар: Рәдис Шәрифуллинның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 марта 2026 - 12:42
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАРТ АЕНДА КЫҢГЫРАУ ЧЫЛТЫРАВЫ КЛАССИК МУЗЫКА БУЛЫП ЯҢГЫРАЯЧАК
-
4 марта 2026 - 13:38
РОССИЯКҮЛӘМ ФИНАНС ГРАМОТАЛЫЛЫК БУЕНЧА ОНЛАЙН-ОЛИМПИАДА БАШЛАНДЫ
-
3 марта 2026 - 12:57
2027/28 УКУ ЕЛЫННАН 9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ТАРИХ БУЕНЧА МӘҖБҮРИ ИМТИХАН КЕРТЕЛӘЧӘК
-
2 марта 2026 - 11:06
14 ЯШЬКӘ КАДӘРГЕ БАЛАЛАРГА СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРДӘ ТЕРКӘЛҮНЕ ТЫЯРГА МӨМКИННӘР
Нет комментариев