Логотип Идель
Бу – тема!

КФУДА «ГЫЙЛЕМ» БӘЙГЕСЕ

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстан Республикасының 10-11 сыйныф укучылары өчен быел тәүге тапкыр уздырыла торган «Гыйлем» интеллектуаль конкурсы үтте.

Мәктәп һәм һөнәри уку йортлары укучылары, студентлар, шулай ук укытучылар коллективлары бер мәйданга җыелып, тел, әдәбият, фольклор һәм тәрҗемә һөнәрләрендә осталыкларын күрсәттеләр.

Конкурс ике тур нигезендә узды. Беренче турда 10-11 сыйныф укучылары электрон тест үттеләр. Икенче тур КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында булды һәм дүрт этаптан торды.

1/8 этабы конкурс юнәлешләренең берсе буенча проект эшләүне күздә тота.

1. Өч юнәлешнең берсенә караган проект тәкъдим ителергә тиеш иде.

Темалар исемлеге:

– Татар телен саклау һәм үстерү (татар телен өйрәнүгә мөнәсәбәтле төрле платформалар, кушымта (приложениеләр) һ.б. тәкъдим итәргә мөмкин);

– Татар әдәбиятын саклау һәм үстерү (төрле язучылар иҗатын, әдәби әсәрләрне өйрәнүгә, шулай ук популярлаштыруга мөнәсәбәтле аудиовизуаль интерактив проектлар һ.б. тәкъдим итәргә мөмкин);

– Татар мәдәниятен саклау һәм үстерү (мәдәниятне, татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын популярлаштыруга мөнәсәбәтле төрле платформалар, кушымта (приложениеләр) һ.б. тәкъдим итәргә мөмкин).

2. Шуннан соң проектның презентациясен эшләргә кирәк.

Эшләрне конкурс сайтына https://gyjlem.tilda.ws/ элгәннән соң, тавыш бирү этабы башланды. Иң күп тавыш җыйган 24 укучы конкурсның 1/4 этабына чакырылды.

1/4 этабы 24 гыйнварда булды.

Катнашучыларны дүрт командага бүлделәр, һәм һәр команданың уйнау вакытлары билгеләнгән иде.

1/4 этабы татар теле, әдәбият, фольклор, мәдәният, тәрҗемә өлкәләреннән алынган сорауларга нигезләнгән. 24 укучыдан 12се ярымфиналга үтте. Әлеге укучылардан интервью алынды.

Хәзер алда иң дулкынландыргыч көн, ягъни ярымфинал һәм финал. Әлеге этаплар «Туган тел» телеканалы белән төшерелде.

Ярымфинал ике чыгарылыштан торды. Һәр чыгарылышта 6 укучы катнашты. 

Ярымфиналда да татар теле, әдәбият, фольклор, мәдәният, тәрҗемә өлкәләреннән алынган сораулар кулланылган иде. Һәр өлкәдә алты бирем сайлап була, алар бердән алтыга кадәр балл китерә ала. Катнашучы сорауга җавап бирә алмаса, икенче уйнаучы, яшел төймәгә басып, сорауга җавап әйтә ала. Һәр командадан иң күп балл җыйган укучылар финалга үтә. Димәк, алты катнашучы, алты иң акыллы, иң тырыш укучылар үзләренең көчләрен сынашты.

Жиңүчеләрне котлап, институтның директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Рифкатович Җамалетдинов конкурсның кыйммәтен аерып билгеләп үтте:

«Бу көннәрдә безнең институтта Татарстан Республикасының 10-11 сыйныф укучылары өчен «Гыйлем» интеллектуаль конкурсы узды. Бу, чынлап та, тарихи вакыйга, чөнки мондый конкурс тәүге тапкыр уздырыла. Укучылар берничә этапта татар теле, әдәбияты, мәдәниятеннән, халык авыз иҗатыннан белемнәрен сынадылар. Без Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясенә һәм Комиссия рәисе Марат Гата улы Әхмәтовка иң олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Шулай ук Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Хәмит улы Мирзаһитовка, кафедра мөдирләренә, укытучыларга, студентларга рәхмәт. Шулай ук, иң олы рәхмәтебез – конкурста катнашкан һәр укучыга! Без сезне институтыбызда студент буларак көтеп калабыз!», дип Рәдиф Рифкатович Җамалетдинов җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырды.

Конкурста Норлат районы Колбай Мораса гомуми белем мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Әхмәтҗанова Айгөл Айрат кызы җиңү яулады (җитәкчесе – Галиуллина Рәмзия Гасым кызы). Укучыга 50000 сум күләмендәге акчалата бүләк тапшырылды. Икенче урынны Арча районы Апаз урта гомуми белем мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Хәмидуллина Камилә Ринат кызы яулады (җитәкчесе – Фәйзиева Алсу Вазих кызы). Укучыга 40000 сум күләмендәге акчалата бүләк тапшырылды.

Конкурста өченче урынга Казан шәһәренең «Адымнар – белемгә һәм бердәмлеккә юл» күптелле мәгариф комплексының 11 сыйныф укучысы Кәримова Лилия Рамил кызы лаек булды (җитәкчесе –Ханнанов Рамил Гомәр улы). Укучыга 30000 сум күләмендәге акчалата бүләк тапшырылды.

Калган финалистларны да онытмыйк:

4. Казан шәһәре Совет районы 175 нче гимназиянең 10 сыйныфы укучысы Мөхетдинов Марсель Рәдис улы

5. «Адымнар – Казан» мәктәбенең 11 сыйныфы укучысы Адиева Мөслимә Азат кызы

6. Балтач муниципаль районы гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе «Балтач урта гомуми белем мәктәбе»нең 11 сыйныфы укучысы Нәбиева Алия Алмаз кызы

Конкурсның жюри составында татар әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Ф.С.Сәйфуллина, татар теле белеме кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Г.Р.Галиуллина, филология фәннәре докторы, профессор Ф.Г.Галимуллин, филология фәннәре докторы, профессор Ә.Ш.Юсупова, филология фәннәре докторы, профессор Н.М.Юсупова, филология фәннәре кандидаты, доцент Х.Х.Кузьмина, филология фәннәре кандидаты Г.Р. Әхмәтшина эшләделәр. Интеллектуаль конкурсның чирекфинал, ярымфинал һәм финал уеннарын югары мәктәбебезне тәмамлаган мөгаллимә Гөлфия Илнур кызы Габдуллаҗанова алып барды.

Конкурсны оештыруда Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Р.Х.Мирзаһитов, мөгаллимнәр – филология фәннәре кандидаты, доцент Г.Р.Мөгтәсимова, филология фәннәре кандидаты, доцент Г.Р.Гайнуллина, филология фәннәре кандидаты, доцент Д.Х.Хөснетдинов, филология фәннәре докторы, профессор Н.М.Юсупова, мөгаллимебез Л.М.Мөхәммәтшин, институтыбызның «Дулкын» үзәге җитәкчесе Л.Р.Кашапова, хезмәткәрләре З.Р.Чувашева, Р.Р.Латыпова, И.Р.Габдуллина, 4 курс студентлары Газизуллин Кәрим, Вахитов Айзат, Фәритов Артур, Камаев Илнар, Минҗәләева Гөлинә (кураторлары – Ф.Р.Сибгаева), 5 курс студентлары Гыйләҗева Таңсылу, Шакирова Алисә (кураторлары – Г.Ф.Каюмова), 2 курс студентлары Гыйләҗиева Камилә (кураторы – Р.Р.Сәләхова),  Гобәева Миләүшә, Җамалиева Лилия (кураторлары – Н.М. Юсупова),   1 курс студенты Гарифҗанова Сәйдә (кураторы – Г.Р.Гайнуллина) катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев