БДИ + МАТЕМАТИКА = СТРАТЕГИЯ
Чыгарылыш сыйныф укучыларының җиң сызганып, БДИга каршы көрәшкә әзерләнә торган чоры да җитә. Имтиханнарны уңышлы тапшыру өчен инде хәзердән үк белемнәрне ныгыта башларга тәкъдим итәбез. Бу рубриканы фәннәр патшабикәсе булган математикадан башлыйк.
Математика буенча БДИ белемнәрне генә түгел, ә уйлап эш итә белүне дә тикшерә. Кайсы биремнәрдән башларга, кайсыларын соңгарак калдырырга, нинди алымнар кулланып эшләргә – болар стратегиягә бәйле. Дөрес әзерлек, вакытны бүлә белү һәм гади лайфхаклар балларны сакларга ярдәм итер. Бу язмада математика (профиль дәрәҗәсе) имтиханына каршы көрәшәбез!
Математика фәненнән БДИга әзерлек өчен:
1. Имтиханны зоналарга бүл. Синең өчен мәҗбүри эшләнергә тиеш база, җиңел биремнәр һәм «кыйбатлы» өлеш (13-19): әзерлек вакытында моннан 2-3 типтагы эшне яхшы итеп үзләштер. Биремнәрне 100% җиңелчә генә белүгә караганда, 70%ын ныклы итеп аңлау яхшырак.
2. Хаталар дәфтәре алып бар. Монда мәсьәләнең дөрес чишелешен түгел, иң мөһиме, үзеңнең нинди хата ясаганыңны яз. Мәсәлән, «тамганы бутадым», «формуласын оныттым», «биремне игътибар белән укымадым». Имтихан алдыннан шушы дәфтәрне укып чыгу нәкъ тә менә «йомшак» урыннарыңа игътибарны туплау өчен әйбәт.
3. Формулаларны ятлама. Һәр кагыйдәгә карата рәттән 5-10 мәсьәлә чишсәң, формула, аны куллану тәртибе исеңдә калачак. Бу практикада кагыйдәләрнең үзенчәлекле яклары, искәрмәләре булган очракларны отып калдырырга мөмкин.
4. Җавабыңны тикшер. Математик биремнәрнең җавапларын яңадан эшләп карап түгел, чыккан җавапны билгесез Х урынына куеп тикшерү варианты кулай. Шушы ук этапта мөһим әйбер – үзеңә сораулар бирү: җавап уңай булырга тиешме, тискәреме; 1дән югарымы, бөтен санмы һәм башкалар. Болай итеп тикшерү ваемсыз, игътибарсыз хаталардан саклый.
5. Визуал ясау. Геометрия, функцияләр өчен гел рәсем яса. Биремдә бу таләп ителмәсә дә, күзаллап эшләү күпкә җиңелрәк. Мәсәлән, син функциянең үсә яки кими торган икәнен, максималь һәм минималь нокталарын аерым-ачык күрәчәксең һәм бланкка язган җавабың белән чагыштыра алачаксың.
6. Гадиләштер. Әгәр дә чишелештә тукталып калсаң, каян башларга, нинди формула кулланырга белмәсәң, мисалны үзеңә җайлаштыр. Җәяләрне ач, уртак тапкырлаучыны чыгар, вакланмаларны кыскарт. Катлауландырып торган өлешләрдән арына белсәң, гади дискриминантка кайтып калганыңны аңларсың.
7. Вакытны дөрес бүлү. Имтиханда 30 минутыңны тынычлап барлык биремнәрне тикшереп чыгар өчен калдыр. Синең эшләү стратегиясе булырга тиеш. Математикада илһам килгәнен көтеп утырырга кирәкми. Бер биремдә 5 минут буе алга китә алмыйча утырасың икән, икенчесенә күч.
Ә хәзер математика фәненнән БДИны 96 БАЛЛГА биргән Балтач егете Ринат Вәлиуллинның тәҗрибәсе, киңәшләре белән танышырбыз.
– Математика белән мин башлангыч сыйныфлардан ук кызыксына башладым, шуңа күрә 11 нче сыйныф башында беренче тапкыр имтихан биреп караганда ук («пробный») 67 балл җыйдым. БДИ яхшы структуралашкан, һәр сорау конкрет бер темага юнәлтелгән. Шуңа күрә базаны һәм билгеле бер типтагы мәсьәләләрнең кайбер нечкәлекләрен белеп, имтиханны җиңел генә тапшырып була. Иң элек бер вариантны чишеп карап, нинди биремнәрнең яхшырак килеп чыгуын, ә кайсыларының авыррак бирелүен билгеләргә киңәш итәм. Аннан соң эшли алган биремнәргә игътибарны юнәлтеп, шул типта күбрәк мәсьәлә чишәргә кирәк. Бер үк номерда берничә төрле биремнәр булырга мөмкин. Алар, гадәттә, бер үк чишелешкә кайтып кала, ләкин бераз үзгәртелеп бирелә.
Әзерлекнең тагын бер мөһим ягы – тест өлешенә аеруча игътибар бирү. Чөнки нәкъ менә анда язма өлештәге биремнәрне чишү өчен кирәк булган төп, минималь белемнәр тикшерелә.
БДИда 12 тест биреме һәм 7 язмача мәсьәлә бар. Язма өлештәге мәсьәләләрнең тест өлешендә җиңелрәк аналоглары очрый. Шуңа да әлеге биремнәрне чагыштырып, үсеш тәртибендә өйрәнсәң уңайлы. Мәсәлән:
1 = 17 – планиметрия
3 = 14 – стереометрия
6, 7, 8, 11, 12 = 13, 15 18 – тигезләмәләр, тигезсезлекләр, функцияләр һәм графиклар
4, 5, 10 = 19 – логика
Шулай ук дәлилләнмәгән, әмма практикада еш раслана торган бер фикер бар: тест һәм язма өлешләрнең катлаулылыгы бер-берсенә бәйле. Бу нәрсәне аңлата соң? Әгәр тест өлеше сезгә артык катлаулы тоелса, димәк, вариантны баланслау өчен язма өлешнең авырлыгын кимрәк иткән булырга мөмкиннәр. Бу бер үк өлеш эчендәге биремнәргә дә кагыла. Әйтик, 13 һәм 15 биремнәргә караганда катлаулырак саналган 18 бирем бик җиңел булырга мөмкин, димәк, 13 һәм 15ләр авыррак булачак.
Кечкенә генә «подсказка»: 14 нче номерлы биремнең күбесе өч перпендикулярлар теоремасын (ТТП) кулланып чишелә, ләкин гел аның белән генә чикләнми. Ягъни, теореманы кулланганчы яки аннан соң тагын берничә адым ясарга туры килә.
БДИга әзерләнә башларга беркайчан да соң түгел, иң мөһиме үз көчләреңне дөрес бәяләргә, «таулар күчерергә» тырышмаска һәм яхшы баллар китерә алырдай база биремнәрдән башларга киңәш итәм. Уңышлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
22 января 2026 - 14:49
ТАТАРСТАНДА МИЛЛИ ПРОЕКТЛАРНЫ ГАМӘЛГӘ АШЫРУГА 53 МИЛЛИАРД СУМ ЮНӘЛТЕЛӘЧӘК
-
21 января 2026 - 13:53
КАЗАНДА СТУДЕНТЛАР КӨНЕНӘ «ТРУДОВЫЕ РЕЗЕРВЫ»ДА «ТУСА» БУЛА
-
20 января 2026 - 15:07
КАЗАН ХАЛКЫ КОМПЬЮТЕР УЕННАРЫНА 1,5 МЛРД СУМ САРЫФ ИТКӘН
-
19 января 2026 - 12:30
МИННИХАНОВ УРАЗА БӘЙРӘМЕ ҺӘМ КОРБАН БӘЙРӘМЕ ДАТАЛАРЫН РАСЛАДЫ
Нет комментариев