Логотип Идель
Бу – тема!

«МИНЕМ ӨЧЕН ПРОГРАММАЛАШТЫРУ УЛ – ИҖАДИ ПРОЦЕСС»

Хәзерге заманда видеоуеннар күңел ачу чарасы гына түгел, ә программалаштыру, дизайн һәм инженерлыкның беренче баскычы булып тора.  Яшүсмерләр алар ярдәмендә катлаулы технологияләрне өйрәнә, үзләрен яңа һөнәрдә сыный һәм проектлар булдыра ала. Бу язмабыз да үз уенын, төгәлрәге «TrioTransportSimulator» җәмәгать транспорты симуляторын ясаган, аның турында канал алып барган Арслан Галеев турында булачак. Ул әлеге идея, бер ел эчендә нәрсәгә өйрәнүе һәм ни өчен хәтта «идеаль булмаган» проектларның да кирәкле тәҗрибә бирүе белән уртаклаша.

Тулы исеме: Галеев Арслан Искәндәр улы

Туган елы: 12.05.11

Укыган урыны: Казан шәһәренең «Лицей - инженерлык үзәге»

– «TrioTransportSimulator»ның асылы нәрсәдә? Бу күбрәк уенмы, әллә проектмы?

– Дөресен генә әйткәндә, уен башта уку өчен ясалды. Бу проект кысаларында мин уеннар эшләүне үзләштердем, «Unity» двигателен өйрәндем һәм практикада төрле алымнарны сынап карадым. Башта бу зур булмаган уку эше иде, әмма вакыт узу белән проект акрынлап үсте һәм тулы кыйммәтле уенга әверелде.

– Бу проектны булдыру идеясе синең башыңа ничек килде? Аның уникальлеге нәрсәдә һәм сине мондый концепция булдырырга нәрсә илһамландырды?

– Балачактан мин транспорт белән, бигрәк тә метрополитен белән кызыксынам. Минем транспорт һөнәрләрен популярлаштырасым һәм аларның ни дәрәҗәдә кызыклы һәм мөһим булуын күрсәтәсем килде. Нәкъ менә шуңа күрә мин мондый уен ясарга булдым. Хәзерге вакытта җәмәгать транспортының берьюлы берничә төрен берләштерүче симуляторлар юк. Минем проектымның уникальлеге дә шунда. Моннан тыш, мин үз шәһәремне бик яратам, шуңа күрә миңа уенда Казан метрополитены картасын гамәлгә ашыру мөһим иде.

– Ни өчен син нәкъ менә шушы юнәлешне һәм тематиканы сайладың?

– Транспорт темасы минем өчен чыннан да кызыклы һәм үсәргә теләгән өлкә. «Unity»ны мин универсаль һәм популяр уен двигателе булганга сайладым, ул катлаулы идеяләрне тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.

– Бу уенны эшләү күпме вакыт алды?

– Уку аркасында мин һәрвакытта да проектка җитәрлек вакыт бирә алмадым, шуңа күрә эшләнмә бер елга якын вакытымны алды.

– Эшләгәндә иң авыр этап, дип нәрсәне әйтә аласың?

– Иң катлаулысы 3D-модельләр булдыру иде, дип уйлыйм, чөнки моңа кадәр минем беркайчан да 3D-графика белән шөгыльләнгәнем булмады һәм бу юнәлешне мин өр-яңадан үзләштердем.

– Уенны эшләү процессында сиңа кем ярдәм итте: әти-әниеңме, укытучылармы, дуслармы?

– Проектны мин мөстәкыйль эшләдем, төрле интернет-ресурслар кулландым. Шул ук вакытта мин әти-әниемә, мәктәпкә һәм дусларыма ярдәмнәре, аңлаулары һәм илһам бирүләре өчен бик рәхмәтле.

– Тырышлык кирәкме? Әллә бу күбрәк иҗади эшме?

– Минем өчен программалаштыру – беренче чиратта иҗади процесс. Ләкин монда түземлелек бик мөһим: кайвакыт хаталарны эзләү һәм төзәтү, кодны көйләү һәм детальләрне эшләп бетерүгә күп вакыт сарыф итәргә туры килә.

– Синең бу проектны алга таба үстерү планнарың бармы? Мәсәлән, уенга нинди дә булса «фишкалар» өстәү?

– Дөресен генә әйткәндә, әлегә бу проектны дәвам итәргә планлаштырмыйм. Хәзерге вакытта мин шәһәр төзелеше симуляторы жанрындагы яңа уен ясый башладым. Шулай ук якын киләчәктә тагын бер проект, төгәлрәге файдалы сервис эшләргә телим, әмма аның концепциясен әлегә сер булып калсын.

– Синең тормышка ашыра алмаган проектың бар идеме? Ни өчен аны уңышсыз, дип саныйсың?

– Андый проектлар аз булмады. Мин бу уенны да күпмедер дәрәҗәдә уңышсыз дип саныйм, чөнки уйлаганнарның барысын да тормышка ашыра алмадым. Минемчә, бу аның баштан ук уку өчен ясалуы һәм тәҗрибә җитеп бетмәү белән бәйле. Шуңа да карамастан, нәкъ менә мондый проектлар кыйммәтле тәҗрибә бирә һәм үз хаталарыңны аңлап, тагын да үсәргә этәрә.

– Киләсе елда син нинди һөнәри күнекмәләрне үстерергә телисең?

– Якын арада мин команда белән эшләү, халык алдында чыгыш ясау һәм техник документация белән эшләү күнекмәләрен үстерергә телим. Шулай ук программалаштыру, математика һәм ясалма фәһем өлкәсендәге белемнәрне тирәнәйтергә планлаштырам.

– Уен ясау белән шөгыльләнергә теләгән башка яшүсмерләргә синнән топ-3 киңәш:

1. Кыенлыклардан курыкмагыз – монда бары башлап җибәрергә генә кирәк.

2. Теләк булса, эшләмәс өчен сәбәпләр дә эзләргә кирәкми. Хәзерге көндә бөтен мәгълүмат та Интернетта бар, димәк, барсына да өйрәнергә мөмкин.

3. Барлык бурычларны да ясалма фәһемгә йөкләмәгез, үз башыгыз белән уйлагыз. Ясалма фәһем чынлап та файдалы корал, ләкин аның белән кирәгеннән артык кулланмау мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев