Хәзерге заманда видеоуеннар күңел ачу чарасы гына түгел, ә программалаштыру, дизайн һәм инженерлыкның беренче баскычы булып тора. Яшүсмерләр алар ярдәмендә катлаулы технологияләрне өйрәнә, үзләрен яңа һөнәрдә сыный һәм проектлар булдыра ала. Бу язмабыз да үз уенын, төгәлрәге «TrioTransportSimulator» җәмәгать транспорты симуляторын ясаган, аның турында канал алып барган Арслан Галеев турында булачак. Ул әлеге идея, бер ел эчендә нәрсәгә өйрәнүе һәм ни өчен хәтта «идеаль булмаган» проектларның да кирәкле тәҗрибә бирүе белән уртаклаша.