Логотип Идель
Бу – тема!

«РЕЙДЖБЕЙТ» СҮЗЕН БЕЛӘСЕҢМЕ?

Яшьләр телендә һәрвакыт яңа сүзләр ишетелеп тора. Күбесенең мәгънәсен белү өчен Интернетка мөрәҗәгать итәбез. Әлеге язмада исә «рейджбейт» сүзенә игътибар итәрбез. 

Рейджбейт – ул ачу хисе уяту һәм бәхәсләр чыгару максатыннан эшләнгән махсус публикацияләр һәм постлар. Аудитория җәлеп итүнең яңа технологиясе буларак, аның турында беренче тапкыр 2020 еллар башында сөйли башладылар. Ә 2025 елда Оксфорд сүзлеге «рейджбейт»не ел сүзе дип таныды.

Оксфорд сүзлеге бу төшенчәгә мондый билгеләмә бирә: «Аудиториядә ачу һәм ярсу хисләре уяту максатыннан махсус тудырылган контент; ул күңелсез, провокацион яки мыскыллы булуы белән аерылып тора».

Сүзлек төзүчеләр билгеләп үтүе буенча: рейджбейт – медиа тарафыннан трафикны һәм аудиториянең катнашын арттыру өчен кулланыла торган онлайн-провокацияләрнең яңа технологиясе. Бүген рейджбейт пиар алымы буларак та, фикер алышу темасы буларак та бик популяр. Моны статистика да дәлилли: 2025 елда «рейджбейт» сүзе интернетта 2024 ел белән чагыштырганда өч тапкыр ешрак кулланылган.

Хәзер «рейджбейт» сүзенең ни өчен кушылып язылуын ачыклап карыйк. Чөнки инглиз телле медиаларда бу термин ике сүз итеп (rage bait) языла.

Эш шунда ки, рус телендә «рейдж» һәм «бейт» сүзләре аерым-аерым мәгънәгә ия түгел. Алар тулы мәгънәне бергә килгән очракта гына белдерә ала. Альтернатива буларак, дефис аша язу да мөмкин: рейдж-бейт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев