Логотип Идель
Бу – тема!

ФЕВРАЛЬ АЕНА ЙОЛДЫЗНАМӘ

Февраль – уйланырга, сабырланырга һәм үз аңларга чакыра торган ай. Бу чорда йолдызлар безне ашыкмаска, күңел тавышын тыңларга һәм вак, ләкин мөһим үзгәрешләргә әзер булырга өнди.

 

Кучкар

Февраль синең өчен сабырлык һәм акыл белән эш итү ае булачак. Ай башында эшләрдә бераз буталчыклык булырга мөмкин, ләкин бу вакытлыча. Кемдер сине ашыктырырга теләр, әмма син үз ритмыңны сакла. Мөһим сөйләшү яки карар көтелә: документлар, килешүләр булуы ихтимал.

Шәхси тормышта эмоцияләр ташый, артык кырыс сүзләрдән саклан. Ай ахырында күңелне күтәрә торган очрашу яки шатлыклы хәбәр көтелә.

Үгезбозау

Бу айда тотрыклылык – синең төп таянычың. Финанс мәсьәләләренә аеруча игътибар ит: керем-чыгымны барла, акчаңны күп туздырма. Эштә синең тырышлыгыңны күрерләр, әмма бераз соңрак булыр.

Гаиләдә җылы, тыныч атмосфера өстенлек итә. Якын кешең белән озакка истә калырлык эчкерсез сөйләшү көтелә. Ай ахыры үзеңне ышанычлырак тоярга ярдәм итәр.

 

Игезәкләр

Февраль – хәрәкәт, аралашу, яңалыклар ае. Хатлар, шалтыратулар, очрашулар күп булачак. Яңа танышлар синең фикерләвеңне үзгәртергә мөмкин. Әмма һәр сүзгә ышанырга ашыкма, мәгълүматны тикшерү мөһим.
Иҗади идеяләр күп туар, ләкин барысын да берьюлы тормышка ашырырга тырышма. Шәхси тормышта флирт, җиңеллек, елмаюлар көтелә. Ай ахырында күңелле хәбәр сөендерер.

Кысла

Бу айда син эчке тынычлыкка омтыласың. Өй, гаилә, якыннар белән бәйле мәсьәләләр беренче урынга чыга. Өйне тәртипкә китерү, атмосфераны җылыту күңелеңә дә файдалы йогынты ясый.

Эштә артык үзеңә йөк алмавың хәерле. Кайчак «юк» дип әйтү – үзеңне саклау билгесе. Ай уртасында борчыган сорауга җавап табарсың. Ай ахыры тыныч булыр.

Арыслан

Февраль сине кешеләр арасында күренекле итә. Синең фикереңә колак салалар, киңәшеңне сорыйлар. Бу айда үз-үзеңә ышанычың арта, ләкин артык үзеңне алга сөрү кире тәэсир дә бирергә мөмкин.

Шәхси тормышта игътибар һәм җылылык кирәк. Мактау сүзләре генә түгел, гамәлләр дә мөһим. Ай ахырында иҗади идея яки матур тәкъдим күңелеңне күтәрер.

Кыз

Февраль – тәртип һәм җаваплылык ае. Вак-төяк эшләр күп булса да, син аларны җайлап башкарып чыгасың. Бу айда сәламәтлеккә аерым игътибар кирәк: йокы режимы, ял, тынычлык мөһим.

Эштә сабырлык сорый торган ситуацияләр булыр, әмма синең төгәллегең барысын да үз урынына куячак. Ай ахырында күңелеңә ятышлы яңалык көтелә.

Үлчәү

Бу ай романтика һәм илһам белән сугарылган. Матурлык, сәнгать, иҗат темалары көчле. Күңелеңә якын кеше белән мөнәсәбәтләрдә җылылык арта, сөйләшүләр аеруча әһәмиятле була.

Эштә иҗади караш сорала – стандарт булмаган фикерең уңыш китерер. Ай ахырында күңелне күтәрә торган вакыйга булачак.

Чаян

Февраль – тирән уйлар һәм эчке үзгәрешләр ае. Син күп нәрсәне яңача аңлый башлыйсың. Үткән хаталарыңда кабат актарынма, алар сине көчлерәк итәр өчен кирәк булган.

Финанс ягыннан саклык кирәк, аеруча ай уртасында. Шәхси тормышта ихласлык һәм туры сүзлелек мөһим. Ай ахыры рухи яктан җиңеллек алып килә.

Укчы

Бу айда син алга карап яшисең. Планнар, сәфәрләр, хыяллар күңелеңне илһамландыра. Кечкенә юл да яңа уйлар тудырырга мөмкин.

Эштә яңа юнәлеш яки тәкъдим барлыкка килә. Шәхси тормышта иреккә омтылыш көчәер, әмма якын кешеңне онытма. Ай ахыры актив һәм уңышлы.

Кәҗәмөгез

Февраль – хезмәт нәтиҗәләрен күрсәтә торган ай. Син күптән тырышкан эш үз җимешен бирә башлый. Җаваплылык артыр, ләкин син моңа инде әзер.

Гаиләдә синең сүзең абруйлы. Ай уртасында мөһим карар кабул итү ихтималы бар. Ай ахыры тыныч канәгатьлек хисе белән үтәр.

Сукояр

Бу – синең аең! Яңа фикерләр, үзгәрешләр, көтелмәгән яңалыклар күп булачак. Син үзеңне ирекле, илһамлы тоярсың. Яңа проект башлау өчен бик яхшы вакыт.

Шәхси тормышта гадәти булмаган танышулар яки көтелмәгән адымнар булуы мөмкин. Ай ахыры күңелле сюрприз белән тәмамлана.

Балык

Февраль сине йомшак, хыялый дулкынга сала. Интуицияң бик көчле: эчке тавышыңа ышан. Бу айда ял, тынычлык, иҗат сиңа аеруча кирәк.

Эштә артык йөкләмә алма, энергияңне сакла. Шәхси тормышта җылы сүзләр, кайгыртуланр зур роль уйный. Ай ахыры күңелгә җылылык өсти торган булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев