Бу – тема!
«ПРАВДА ИЛИ ДЕЙСТВИЕ» УЕНЫ ӨЧЕН СОРАУЛАР ҺӘМ ГАМӘЛЛӘР
«Правда или действие» уены – күңелле һәм актив вакыт үткәрүнең искиткеч ысулы! Бу уен, төрле сораулар һәм кызыклы гамәлләр белән, яшьләрне берләштереп, аларга бер-берсе белән танышырга һәм күңел ачарга ярдәм итә. Без сезгә бу уенга сораулар һәм гамәлләр исемлеге тәкъдим итәбез.
СОРАУЛАР: («ПРАВДА» ӨЧЕН)
- Иң якын дустың кем һәм нигә?
- Әти-әниеңнән нәрсә дә булса яшергәнең бармы? Нәрсә иде ул?
- Ниндидер гамәлең өчен бик нык оялган моментың булдымы?
- Тирә-янындагы кешеләрдә синең нәрсә ачуыңны китерә?
- Син эшләгән иң сәер гамәл, эш ул нәрсә?
- Кемгә дә булса җавапсыз гашыйк булганың бармы?
- Тормышыңда бер әйберне үзгәртергә мөмкинлегең булса, нәрсәне үзгәртер идең?
- Иң зур хыялың нинди?
- Кемгә дә булса авырлык китергән һәм үзең аның өчен үкенми торган нәрсә дә булса эшләгәнең бармы?
- Атна буе бер генә кеше белән яши алсаң, кем булыр иде ул?
- Беренче дустың кем иде? Ничек таныштыгыз?
- Кемнең тормышы белән яшәп карар идең?
- Балачагыңнан нинди хатирәң иң күңеллесе?
- Торган җиреңне (шәһәр яки авыл) алышытырга кушсалар, ризалашыр идеңме?
- Авыр чакларда ничек үзеңне тынычландырасың?
- Кемгә дә булса яшеңне алдап әйткәнең булдымы?
- Суперкөч сайларга мөмкинлегең булса, нәрсә сайлар идең?
- Кешеләрнең нинди сыйфаты синең өчен иң мөһиме? Ни өчен?
- Дусларың белән бергә иң «тиле» нәрсә эшләгәнең бар?
ГАМӘЛЛӘР: («ДЕЙСТВИЕ» ӨЧЕН)
- Бер аягыңа басып, 3 тапкыр әйлән.
- Бию уйла яңа төрле һәм күрсәт.
- Берәр танылган җырның сүзләрен алыштырып җырла.
- Кәкре, сәер позага бас та, 1 минут тор.
- 10 отжимание яса.
- Күрше бүлмәгә чыгып берәр сәер әйбер алып килеп, сөйлә аның турында.
- Яраткан фильмыңның исемен кычкыр урамда.
- Уч төбеңә сүз яз да, калганнар аңласын ни икәнен.
- Чит телдә сөйлә бер минут буе.
- Берәр хайванны тасвирлап күрсәт, калган уенчылар танырга тиеш.
- Сузык авазлары белән генә шигырь сөйлә.
- Берәр кешегә шалтыратып, аңлатып тормыйча «Мин сине яратам» диген.
- Бүлмәдә идәнгә басмыйча гына йөреп чык.
- Кычкырып берәр текст укы, шул ук вакытта төрле хайваннар булып сөйләш.
- Үзең турында берәр кызык хәл сөйлә, тик сүзләрсез, мимика һәм куллар гына.
- Һәр уенчыга комплимент әйтеп чык.
- Берәр фильмнар өзек күрсәт, калганнар нинди фильм икәнен әйтсеннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 января 2026 - 12:48
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА 2026 ЕЛДАН БАКАЛАВРИАТ ҺӘМ МАГИСТРАТУРА ГАМӘЛ ЧЫГУЫ ТУРЫНДА БЕЛДЕРДЕЛӘР
-
29 января 2026 - 12:54
ТАТАРСТАН КВН КОМАНДАЛАРЫ СОЧИДА ЮГАРЫ НӘТИҖӘЛӘР КҮРСӘТТЕ
-
29 января 2026 - 12:35
КАЗАНДА КЫШКЫ «БИЮ» ИШЕГАЛДЫ ДИСКОТЕКАСЫ УЗАЧАК
-
28 января 2026 - 13:03
КАМАЛ ТЕАТРЫНДА БИЛЕТЛАРНЫҢ ӨЧТӘН БЕР ӨЛЕШЕН МӘСКӘҮ ҺӘМ ПЕТЕРБУРГ ТАМАШАЧЫЛАРЫ АЛА
Нет комментариев