1 СЕНТЯБРЬДӘН МӘКТӘПЛӘРДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН БИЛГЕ КУЕЛАЧАК
2026 елның 1 сентябреннән Россия мәктәпләрендә укучыларның тәртибенә бәя бирү кертеләчәк. Мәгариф министрлыгы махсус приказ проекты инде әзерләгән.
Документ гомуми белем бирү программалары буенча уку эшчәнлеген оештыру тәртибенә үзгәрешләр кертә. Аерым алганда, 25 нче пункт яңа абзац белән тулыландырыла. Мәктәпнең эчке тәртип кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту, дәресләрдә дисциплина саклау һәм, гомумән, тәртип кагыйдәләренә буйсыну укучыларга тәртип өчен билге куюны күздә тота.
Шулай ук документта укучыларның төп бурычлары аерым ассызыклана: алар белем бирү программасын намус белән үзләштерергә, уку планында каралган дәресләргә даими йөрергә, дәресләргә мөстәкыйль әзерләнергә һәм укытучылар биргән эшләрне үтәргә тиеш.
Моннан тыш, мәктәпләрдә кәрәзле телефоннар куллануны тыю кагыйдәсе дә яңадан раслана. Дәрес вакытында мобиль элемтә чараларын куллану тыела, тик тормышка яки сәламәтлеккә куркыныч янаган очраклар гына искәрмә булып тора.
Искәртеп узыйк, тәртип өчен билге кую буенча эксперимент 2025 елның 1 сентябреннән башлап җиде төбәктә гамәлгә кертелде. Алар арасында Новгород, Ярославль, Тула һәм Ленинград өлкәләре, шулай ук Чечен Республикасы һәм Мордовия Республикасы бар. Пилот проект дүрт айга (декабрь ахырына кадәр) исәпләнгән иде. Хәзер аның нәтиҗәләрен белгечләр анализларга тиеш. Әлеге яңалыкны Россиянең барлык мәктәпләрендә дә 2026 елның 1 сентябреннән кертергә планлаштыралар.
Эксперимент кысаларында мәктәпләрдә тәртипне бәяләүнең өч төрле системасы сыналды:
– «зачёт – незачёт» системасы, ягъни яхшы яки начар тәртип;
– биш баллы шкала: бик яхшы, яхшы, канәгатьләнерлек, канәгатьләнерлек түгел һәм бик начар;
– өч баллы система: канәгатьләнерлек түгел, канәгатьләнерлек һәм үрнәк тәртип.
Мәгариф министрлыгында тәртип өчен билгене 1–8 нче сыйныф укучыларына уку елы дәвамында куюны тәкъдим итәләр. Ведомство фикеренчә, әлеге бәя аттестатларда да чагылыш табарга тиеш. Тәртип өчен билгене класс җитәкчеләре куячак.
Шул ук вакытта белгечләр кисәтә: тәртип өчен билге беркайчан да җәза чарасы итеп кабул ителергә тиеш түгел. Иң элек ул укучының үзенә, аның ата-анасына, укытучыларга һәм мәктәп психологларына сигнал булырга тиеш. Чөнки начар тәртип төрле сәбәпләр белән аңлатылырга мөмкин: игътибар җитмәүдән алып сәламәтлек проблемаларына кадәр. Шуңа күрә мондый бәя диалог башлау һәм ярдәм күрсәтү өчен сәбәп булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 января 2026 - 15:07
КАЗАН ХАЛКЫ КОМПЬЮТЕР УЕННАРЫНА 1,5 МЛРД СУМ САРЫФ ИТКӘН
-
19 января 2026 - 12:30
МИННИХАНОВ УРАЗА БӘЙРӘМЕ ҺӘМ КОРБАН БӘЙРӘМЕ ДАТАЛАРЫН РАСЛАДЫ
-
16 января 2026 - 12:09
ТАТАРСТАНЛЫЛАР УЗГАН ЕЛДА МОШЕННИКЛАРГА 5,6 МИЛЛИАРД СУМ АКЧА ҖИБӘРГӘН
-
15 января 2026 - 14:34
КӨЧЛЕ САЛКЫННАРДА МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР БУЛМАСКА МӨМКИН
Нет комментариев