Бу – тема! рубрикасы буенча яңалыклар
-
80, 100...300 ВОЛЬТ: СТУДЕНТЛАР ФӘННИ ЭКСПЕРИМЕНТЛЫ СПЕКТАКЛЬ КҮРСӘТТЕ
Казан театр училищесы өйрәнү театрында Зөлфәт Закиров җитәкчелегендәге 4 татар курсы В.Красногоров әсәре буенча «Тәҗрибә. Эксперимент» дип аталган спектакль тәкъдим итте. -
«БЕЗНЕҢ ЗАМАН» ФЕСТИВАЛЕНЕҢ КАЗАН ЭТАБЫ ГАЛА-КОНЦЕРТЫ УЗДЫ
Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының Концерт залында «Наше время-Безнең заман» XI ачык республика телевизион иҗат фестиваленең өченче, йомгаклау Казан зона этабы тәмамланды. Фестивальнең 11-нче сезоны суперфиналында барлык катнашучылар да билгеле. -
КАЗАН ТЕАТР ТҮГӘРӘКЛӘРЕ ҖИТӘКЧЕЛӘРЕ ҺӨНӘРИ ЯРАКЛЫЛЫККА ИМТИХАН ТАПШЫРДЫ
Казан дәүләт мәдәният институтында Казанның Идел буе, Совет һәм Вахитов районнары театр түгәрәкләре җитәкчеләре һөнәри яраклылыкка имтихан тапшырды. -
ТӘНКЫЙТЬКӘ НИНДИ РЕАКЦИЯ КҮРСӘТЕРГӘ? 7 лайфхак
Кем генә мактау сүзләрен яратмый икән? Үзеңне гел мактап, уңай сүзләр генә әйтеп торуларын ишетү шулкадәр рәхәт! Ә менә башкаларның безне ошатмавын, тәнкыйтьләвен ишетү шактый авыр. Күп очракта без тәнкыйтьне дөрес кабул итмибез. Тәнкыйть сүзләренә нинди реакция күрсәтергә? Язмада шул турыда сөйлибез һәм 7 лайфхак тәкъдим итәбез. -
КАЗАНДА БӨТЕНРОССИЯ СТУДЕНТЛАР ОТРЯДЛАРЫ СЛЕТЫ УЗАЧАК
10 ноябрьдә Казанда студентлар отрядлары Бөтенроссия слеты старт ала. Бу хәрәкәт вәкилләре Татарстан студотрядларының 60 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Слетны үткәрү шушы истәлекле датага туры китерелгән. Биредә илдән 2,5 мең кеше катнашырга тиеш. Бу студентлар өчен гаҗәеп зур чара булачак. Алар башка төбәкләрдәге отрядлар хәрәкәте традицияләре белән танышып, үзләренә яңа дуслар таба алачак. -
«МИН БАЛАЛАРГА БЕРКАЙЧАН ДА АКЫРМАЯЧАКМЫН... ДИП УЙЛЫЙ ИДЕМ» (МӘКТӘПТӘ ПРАКТИКА УЗУ ТАРИХЫ)
Институтка укырга кергәндә мин педагогика юнәлешен махсус рәвештә әйләнеп узган идем, чөнки мәктәп елларыннан ук укытучы хезмәтенең никадәр авыр, күп тырышлык соравын һәм хезмәт хакының түбән булуын белә идем. Журналистика юнәлешендә белем алсам да, филология институтының педагогик җене мине дә урап узмады. Тәки мәктәпкә барырга туры килде миңа... Рәсми эшкә хас булганча, укытучыларга отчетын тапшырдык, анда никадәр «су» икәнен чамалыйсыздыр. Бу язмада чын отчет язарга булдым. Киттек! -
«ДӨНЬЯ КАТЛАУЛЫ ИКӘН...»: РАЗИЛ АБЫЙ ВӘЛИЕВ ИСТӘЛЕКЛӘРЕ
Озак еллар «Ялкын»ның якын дусты булган Разил абый Вәлиевнең узган елгы юбилее уңаеннан журналыбызда дөнья күргән әңгәмә текстын тәкъдим итәбез. -
НӘРСӘЛӘР СЫЗГАЛАДЫҢ ИНДЕ ЯКИ СИНЕҢ СӘЕР РӘСЕМНӘРЕҢ НӘРСӘ АҢЛАТА?
Телефоннан сөйләшкәндә яисә борчылганда дәфтәр почмакларына рәсемнәр ясыйсыңмы? Мин үзем еш кына шулай итәм. Ә ул рәсемнәр һәм сызгалауларның ни аңлатканын беләсеңме соң? Әйдә, язмада бергәләп шуны ачыклыйбыз. -
БОРЧЫЛУ ВАКЫТЫНДА 5 ЧЫН-ЧЫНЛАП КОТКАРА ТОРГАН ЫСУЛ
Без, кешеләр, артык күп әйбергә игътибар бирәбез, кирәкмәгәнгә дә борчылабыз һәм эчтән үз-үзебезне «ашап» йөрибез. Начар гадәт, шулаймы? Зур шәһәрләрдә яшәүчеләр бу халәткә аеруча еш бирелә. Борчылу синдромы яшьләрдә дә, өлкәннәрдә дә көннән-көн үсә. Язмада борчылудан чын-чынлап коткара торган 5 ысулны тәкъдим итәбез. -
РАПУНЦЕЛЬ, СУПЕРМЕН ҺӘМ БЭМБИ: МУЛЬТФИЛЬМ ГЕРОЙЛАРЫ ИСЕМЕ БИРЕЛГӘН ПСИХОЛОГИК СИНДРОМНАР
Кечкенә чакта яратып караган мультфильмнардагы персонажлар исеме белән аталган психологик синдромнар турында сөйләргә телим. Әлбәттә, мин аларны үзем уйлап чыгармадым. Бу психологик синдромнар тикшеренүләр нәтиҗәсендә үзләренә шундый кызыклы исемнәр алган. Шуларның җидесе белән язмада таныша аласың, бәлки алар арасында үзеңнең яраткан героеңны да очратырсың һәм аның турында фикереңне үзгәртерсең -
«БУЛЛИНГ» – СҮЗЕ ЯҢА, ҮЗЕ ИСКЕ: КАЗАН ДӘҮЛӘТ ЯШЬ ТАМАШАЧЫ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА!
Казан дәүләт яшь тамашачы театрында премьера – «Чучело. Квартирник». Режиссер Радион Букаев һәм драматург Анастасия Чернятьева танылган язучы Владимир Железников повесте буенча куелган тарихны безнең вакытка туры китереп, аны рок-концертка әйләндерделәр. -
«БАЛАЛАРЫН ШУЛАЙ КАЙГЫРТУЫ КҮҢЕЛЕМНЕҢ ИҢ НЕЧКӘ КЫЛЛАРЫНА ТИЯ»: ЯЛКЫНЛЫЛАР ӘТИЛӘРЕ ТУРЫНДА СӨЙЛИ
Әтиләр көне турында ишеткәнең бар идеме? Миңа калса, юктыр, чөнки әлеге бәйрәм әле күптән түгел генә барлыкка килде. Ә хәзер бу турыда тулырак! -
«БАЛАЧАКТАН АНЫҢ ГАИЛӘ МОДЕЛЕ ШУНДЫЙ БУЛГАН, УЛ БАШКАНЫ БЕЛМИ»: ЭМОЦИОНАЛЬ ТАГАНДА АТЫНДЫРУЧЫ «ТЮБИК»ЛАР
Соңгы арада мине мөнәсәбәтләр темасы аеруча кызыксындыра. Дөресрәге – мөнәсәбәтләрдә киң таралган бер категория егетләр. Кызлар-йолдызлар, «тюбик»лар белән кайсыгызның очрашканы бар? Мин хәзер үземне стендап сәхнәсендә басып торган кебек хис итәм , шушы вакытта сез кул чабарга тиеш. Язмада «тюбик»лар турында файдалы мәгълүмат тупларга, психолог белән бу төр егетләрнең ни өчен үзләрен шулай тотуын ачыкларга тырыштым. Бу сезнең өчен файдалы булыр дип ышанам. -
МӘЧЕЛӘР ТАРИХЫ, ДЕТЕКТИВ ЭТЛӘР: ОКТЯБРЬ НИНДИ ФИЛЬМНАР БЕЛӘН КУАНДЫРАЧАК?
Октябрь премьераларга бай. Сиңа төрледән-төрле фильмнар әзерләдек. Исемлеккә гаилә белән карау өчен, фэнтези, хәтта документаль жанрындагы фильмнарны да бергә җыйдык. Шулай ук хайваннар катнашында детектив форматында булган премьералар да биредә урын тапты. -
БӘЙЛЕЛЕК ЧИРЕ БУЛГАН ШӘХЕСНЕ НИЧЕК ТАНЫРГА? 8 БИЛГЕ
Бәйлелеге булган кешеләр һәрвакыт ярдәмгә һәм эмоциональ ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә мохтаҗ. Моның өчен алар, гадәттә, бер кешене сайлый һәм, ничек кенә тупас яңгырамасын, аның артыннан көчек кебек йөрергә дә әзер була. Бәйлелек чире булган шәхесне ничек танып белергә? Язмада ачык 8 билгене санадык.