КАЗАН МЭРЫ ИЛСУР МЕТШИНГА ЯШҮСМЕРЛӘРДӘН СОРАУЛАР
«Алдынгылар хәрәкәте» оештырган «Недетский разговор» очрашуы кысаларында яшүсмерләр Казан мэры Илсур Метшинга үзләрен кызыкдырган сорауларга җавап эзләде. Фикер алышу темалары бик киң иде: карьера, үсмер чакта акча эшләү, укырга керү, имтиханнар, шәһәр инфраструктурасы, күңел ачу урыннары, мәктәп, җәмәгать транспорты проблемалары һәм калганнар. Без биредә яңгыраган сорау-җавапларны күмәк интервью форматында җыйдык.
– Мэриядә нинди һөнәрләр таләп ителә?
– Кирәкле һөнәрләр бик күп. Сез үз юлыгызны кайда башлаячагыгыз мөһим түгел. Иң кирәге – хезмәт сөючәнлек. Сәгатькә карап, «эш көне кайчан тәмамланыр» дип көтеп утырырга кирәкми. Әгәр сезгә берәр эш кушсалар – мөһим түгел, әти-әниләр, сыйныф җитәкчесе яки җитәкчегезме – моны башкалардан хшырак эшләгез, үз эшегездә оста булыгыз. Лидерлар нәкъ менә эшкә шушындый мөнәсәбәттән үсә. Бу күнекмәне хәзер үк, мәктәп эскәмиясеннән тәрбияли башлагыз. Гел тиешеннән күбрәк эшләгез. Мондый белгечләр һәркайда кирәк, мэриядә генә түгел.
– Казан шәһәре тагын да яхшырак булсын өчен сез кайсы супер көчкә ия булыр идегез?
– Әгәр дә минем ниндидер суперкөчкә ия булу мөмкинлегем булса, мин Аллаһы Тәгаләдән бары тик бер генә нәрсә сорар идем – бөтен дөньядагы кешеләрне сугышудан туктату сәләтен. Планетабызга карагыз: анда күпме җир, елгалар, күпме файда бар. Һәм шул ук вакытта кешенең тормышы шундый кыска. Кешеләр аны ни өчен сугышка сарыф итә соң? Безнең бар да бар инде. Минем хәтта инициалларым да «мир» сүзенә кушыла. Мин – тынычлык өчен.
– Мин Восстания урамында яшим, безнең районда яхшы спорт мәйданнары җитми кебек. Төзелеш планда бармы?
– Яшьләр үзләре инициатива күрсәтеп үз районы турында кайгыртуы сөендерә. Нәкъ менә Восстание һәм Серов урамнары киселешендә, «Тасма» стадионы базасында «Уктан ату үзәге» төзелә. Бу Мәүлетов урамындагы «Максат» комплексына охшаш куәтле күпфункцияле объект булачак. Инде бу җәйдә үк без сезне сөендерербез. Ә, гомумән, хәзер Казанда 647 спорт объекты эшли. Мәскәү һәм Питердан соң без илдә абсолют лидерлар.
– Әгәр сезнең бюджетыгыз чикләнмәгән булса, шәһәр өчен нинди «кыю проект»ны гамәлгә ашырыр идегез?
– Мин җәмәгать транспортын бушлай ясар идем. Ни өчен икәнен аңлатам. Казан елына 350 млрд сум салым җыя, әмма шәһәр бюджетында бары тик 35 млрд сум гына кала – бу якынча 10%. Калган акчалар республика һәм федераль бюджетлардан керә, һәм нәтиҗәдә безнең гомуми бюджет 52-53 млрд сум тәшкил итә. Барлык бу акчалар чыгымнарның конкрет маддәләре буенча бүленгән инде. Шуңа да карамастан, бушлай транспорт идеясе үзе булырга мөмкин. Таллин, Люксембург, Белгород якларында юлны бушлай ясарга карар кылдылар. Бу махсус икътисадый модель: туристлар агымы һәм шәһәр халкы шәхси авто урынына җәмәгать транспортыннан ешрак файдалана башлыйлар. Әмма әгәр ресурслар чикләнмәгән булса, мин нәкъ менә шуңардан башлар идем, бу – кешеләрнең комфорты һәм экологиягә уңай.
– 5-15 елдан Казанда кирәкле белгечләр булу өчен хәзер нинди юнәлештә үсәргә кирәк?
– Һөнәр сайлау ул – бик җаваплы адым. Мин сезгә төп киңәш бирәм: иң элек үзегезгә колак салыгыз. «Күңелеңә ятышлы эш тап, үз гомереңдә сиңа бер көн дә эшләргә туры килмәс», – дигән гыйбарә бар. Мин сезгә чын күңелдән илһамландыра торган юнәлешне сайларга киңәш итәм. Яраткан эш белән шөгыльләнгәндә, ул иҗат өчен киңлеккә әверелә. Киләчәктә дә, һәрвакыттагыча, үз эшләре белән янучы профессионаллар бәяләнәчәк. Шуңа күрә күңелегез яткан нәрсәне эзләгез, бу өлкәдә үсегез, һәм ул чагында сез һичшиксез кирәк булачаксыз.
– «Кырлай» аттракционнар паркын кайтарачаксызмы? Әллә аның урынында башка нәрсә төзиләрме?
– Паркка килгәндә, карар кабул ителгән инде. Хәзер республика җитәкчелеге кушуы буенча шәхси компания проект документациясен эшләү белән шөгыльләнә. Без Җиңү паркыннан башланачак һәм булачак аттракционнар паркы зонасына салмак кына күчәчәк масштаблы иҗтимагый киңлек булдырырга планлаштырабыз. Ул элеккегедән күпкә зуррак булачак, күп санда аттракционнар һәм күңел ачулар өчен яңа мөмкинлекләр. Без аны сезгә һичшиксез кайтарачакбыз. Ә әлегә, сезнең ял урыны хәзер үк булсын өчен, без Кремль яр буенда бик шәп «Елмай» паркын ясадык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 апреля 2026 - 11:29
«ЯЗ ГҮЗӘЛЕ – 2026» ҖИҢҮЧЕСЕ БИЛГЕЛЕ
-
8 апреля 2026 - 10:45
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ТӘРТИБЕН БӘЯЛӘҮ КРИТЕРИЙЛАРЫН БИЛГЕЛӘДЕ
-
7 апреля 2026 - 14:54
КАЗАН ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫНДА «НЕЙРОТАТАР» ФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК
-
6 апреля 2026 - 11:42
РОССИЯЛЕЛӘР ЯШҮСМЕРЛӘР ҺӘМ СТУДЕНТЛАР ӨЧЕН ИҢ ЯХШЫ «ПОДРАБОТКА»ЛАРНЫ АТАДЫ
Нет комментариев