Бу – тема! рубрикасы буенча яңалыклар
-
СУПЕРГЕРОЙ, ТИРАН, ГАЗЛАЙТЕР: МУЛЬТФИЛЬМ ҺӘМ ФИЛЬМНАРДАГЫ ӘНИ ОБРАЗЛАРЫ
Бүген ноябрьнең иң матур бәйрәме – Әниләр көне. Якын кешегезне кысып-кысып кочаклап котларга онытмагыз, ярыймы? Ә без бу уңайдан мультфильм һәм фильмнарда сурәтләнгән төрле әни образларын җыярга булдык. -
ИДЕЛ БИТ УЛ КИҢ БИТ УЛ: ИДЕЛ БУЕ ШӘҺӘРЛӘРЕНӘ СӘЯХӘТ ПЛАНЫ
Бу җәйне, ни кызганыч, диңгезгә барып булмады. Ләкин мин бу проблеманың чишү юлын таптым! Ул да булса – диңгез урынына елгага бару. Әле нинди елга бит. Идел үзе! Һәм сәяхәт өчен мин һәм хезмәттәш дусларым нәкъ менә идел буе шәһәрләрен сайларга булды. Киңәшләр, матур урыннар, бәяләр һәм туристлар өчен кирәк булган мәгълүмат турында бу язмада сөйләрмен. Башлыйк! -
ӘНИЛӘР КӨНЕНӘ БҮЛӘК ИДЕЯЛӘРЕ
Ноябрь азагында һава торышы инде бик салкын, еш кына соры, кояшсыз булса да, бу айны бизи торган бик җылы һәм шәп бәйрәм бар. Ул да булса әниләр көне. Күбегездә ел саен «әнигә нәрсә бүләк итим?» дигән сорау туадыр, мөгаен. Без сезгә бу эштә ярдәм итәргә булдык. Әниләр көненә бүләкләр исемлеге һәм кызыклы идеяләр бу язмада! Киттек! -
КРИНЖ ОЧРАШУЛАР: МОНЫ СӨЙЛӘМИ КАЛЫП БУЛМЫЙ!
Барыбызның да, бер тапкыр гына булса да, кринж «свидание» күргәне бардыр. Уңайсызлык, киеренкелек, «испанча оят» халәтен кичерү егетләргә дә, кызларга да таныштыр, шулай бит? Үземнең һәм башкаларның шундый «свидание» тарихлары белән таныштырып китәргә тәкъдим итәм. -
БУ РИЗЫКЛАРНЫ ТӨНГӘ ДӘ АШАРГА ЯРЫЙ
Гадәттә, күпчелегебез кичләрен берәр тәм-том эзли башлый: кухня шкафларын актара, суыткычны 10 тапкыр ачып яба... Әмма, белгәнеңчә, бөтен күзгә ташланган азык-төлеккә дә төнгә каршы тотынырга киңәш ителми. Ә менә язмадагы берничә ризык шундый төнге ачлык өянәге вакытларында зыянсыз гына коткара алачак! -
ХЕЙТФОЛЛОВИНГНЫҢ 4 СӘБӘБЕ ҺӘМ 3 ЗЫЯНЫ
Ни өчен без социаль челтәрләрдә ачуыбызны китергән әйберләрне күзәтәбез, тыңлыйбыз һәм укыйбыз? Бүген хейтфолловингның зыяны һәм ни өчен барлыкка килүенең сәбәпләре турында сөйләшәбез. -
«РӘИС КАТНАШЫНДАГЫ ОЧРАШУНЫ АЛЫП БАРГАННАН СОҢ, БАШКА ЧАРАЛАР МИНЕ КУРКЫТМЫЙ»
Син үзеңне гадәттә кем дип тәкъдим итәсең дигән сорауга: «Журналист дисәм, артык купшы булыр кебек. Алып баручы гына дию бик тар киңлекне күз алдында тота», – дип икеләнеп кенә җавап кайтарды Зилә. Икеләнүе юкка түгел, чөнки язмам герое үтә дә киңкырлы кеше. «Шаян ТВ» каналында алып баручы, «Алдынгылар хәрәкәте» вәкиле, бүгенге көндә дистәләгән проектта кайнаучы яшь журналист Зилә Хәбибуллина турында булыр язма! -
«МИН ИНТЕРНАТТА ТОРАМ!»: МӘКТӘП ЕЛЛАРЫНДА УК – ТУЛАЙ ТОРАК «ВАЙБЫ»
Берәүләрне мөстәкыйль тормыш «төпсез океан» шикелле куркытса, икенчеләр исә, киресенчә: «Кайчан гына шәһәргә, күпме көткән иреккә юл тотармын икән», – дип уйлый. Ә кемнеңдер исә «дөньяны күрәсе, үзен дөньяга күрсәтәсе килә». Озак икеләнеп торганнан соң, мин уйда гына йөргән теләгемне чынга ашырырга булдым һәм эшкә керештем. -
КАДАК: БАСАРГАМЫ-ЮКМЫ?
Кадаклар... Әйе,әйе, нәкъ шулай! Кемдер стресстан котылыр өчен көн саен кадакка баса, ә кемдер берничә практикадан соң психологик җәрәхәтләрен җиңә. Мин үзем бу методикага бик ышанып бетмим. Әмма шулай да, бу юнәлештә эшли торган тәҗрибәле кеше белән сөйләшеп карыйсым килде. -
АКЛАНГАН/АКЛАНМАГАН ӨМЕТЛӘР: ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЫНДА СИНЕ НИЛӘР КӨТӘ?
Нәкъ бер ел элек БДИ тапшырудан шундый каты куркып, тәмам калтыранып, имтихан бирәсе фәннәрне сайлап йөргән чагым булса, бүген исә күптән хыялланган югары уку йортына керүемә нәкъ ике ай – кечкенә генә бәйрәм дисәк тә була. -
ТРЕТИЙ ЛИШНИЙ: «ИКЕ КЕШЕ ДУС БУЛА АЛМАГАН ҖИРДӘ ӨЧ КЕШЕЛЕ ДУСЛЫК БУЛА АЛМЫЙ»
Мин кечкенәдән үк бик аралашучан бала булып үстем, нинди генә төркемгә килеп эләксәм дә үземне уңайлы хис итәм. Уртак тел табу, килеп эндәшкәннәрен көтеп тормыйча, үзем беренче адым ясау кебек гамәлләр миңа бервакытта да авырдан бирелми. Һәркайда үз урынымны таба алачакмын, дигән ныклы ышаныч бар минем күңелдә. Дөресрәге, бар иде. -
СОУЛМЕЙТЫҢНЫ ОЧРАТУНЫҢ 9 БИЛГЕСЕ
Фәлән миллиард кеше яшәгән планетабызда һәркемнең дә алдан билгеләнгән, нәкъ менә аның өчен туган бер җандашы бар дип санала. Соулмейт – бөтен яктан да нәкъ менә синең өчен туры килә торган кеше. Ул кеше безнең белән рухи яктан, ягъни җан дәрәҗәсендә тыгыз бәйләнештә була. Җандашны очратуның 9 билгесен язмада җыйдык. -
КӨЗ КӨНЕ ТУГАН КЕШЕЛӘРГӘ БУ ЯЗМАНЫ УКУ МӘҖБҮРИ
Галимнәр әйтүенчә, октябрь аенда дөньяга килгән балаларның төрле өлкәдә уңышка ирешү мөмкинлеге зурырак була. Ничекме? Хәзер барысын да ачыклыйбыз! -
КӨЗ КӨНЕ АВЫРМАС ӨЧЕН...
Белгечләр көзге салкыннардан саклану һәм сәламәтлекне ныгыту өчен нинди эчемлекләр эчәргә кирәген әйтте. Әлеге мәгълүматны хәзер сезгә дә җиткерәбез. -
«100 ЛИДЕР – ТАТАРСТАН КИЛӘЧӘГЕ. СТУДЕНТЛАР» СТАРТ АЛДЫ
«Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге яшьләр өчен «100 лидер – Татарстан киләчәге. Студентлар» яңа социаль проекты укыту этабын башлап җибәрде.