ГОМЕРНЕ АЛА ТОРГАН «УЕНЧЫК»
Яз җитү белән питбайкларда йөрүче яшүсмер малайлар юлларда күренә башлыый инде. Соңгы елларда яшьләр арасында питбайклар белән кызыксыну кискен артты. Бу мотоцикллар күпләрне, бигрәк тә 13-15 яшьлек егетләрне, үзенә җәлеп итә, алар аңа «текә» уенчык дип карый. Ә чынбарлык исә бик аянычлы булырга мөмкин.

Читтән караганда бу бик матур күренә: яшь егет, тузан болытын күтәреп, кечкенә мотоциклда бик кискен борылышларга керә, зәһәр тавышын чыгарып машина тизлегендә чаба... 15 яшьлек улына шундый бүләк сатып алучы ата-аналар «улыбызга шатлык, ирек бүләк иттек, аны транспорт чарасы белән кулланырга өйрәттек» дип уйлыйлар. Әмма бу сурәт артында күп фаҗигаләр, яшьләрнең гомере өзелү ята, чөнки питбайклар иң куркыныч транспорт чарасы булып санала. Ни өчен юл фаҗигаләре килеп чыга соң?
- Питбайк – уенчык
«Питбайк – уенчык, спорт инвентаре» дип ялгыш фикер йөртәләр... Бу алай түгел. БДБ һәм Европа илләрендә күпчелек питбайкларның двигатель күләме 50 дән 190 куб.см га кадәр, ә тизлеге 100-120 км/сәг җитә.
Россиядә, Украинада, Казахстанда һәм башка илләрдә мондый техника белән идарә итү өчен «A» яки «M» категорияле машина йөртү таныклыгы булу мәҗбүри (күләменә карап). Әгәр 15 яшьлек яшүсмергә 16 (яки 18) яшь булмаса, аның әлеге транспорт чарасы белән кулланырга хакы юк. Ләкин җәзасызлык хисе аларны автомобиль йөртүчеләр өчен «сукыр зона» булган юлларга, тротуарларга чыгарга этәрә, ә анда юл һәлакәтләре еш була.
2) Физиологик үзенчәлек
15 яшьтә сөяк системасы, организм, тулысынча ныгып бетми. Яшүсмерләрнең 50-70 кг авырлыктагы питбайкларны тотырга, аның белән идарә итергә көчләре җитми, өстәвенә алар – тәҗрибәсез. Яшүсмерләр ераклыкны һәм тизлекне дөрес исәпли белми.
3) Текә = үлем
Күп яшьләрнең текә булып күренәсе килә, шуңа саклык чараларын уйламыйлар. Алар күпчелек вакытта шлем да кимиләр, ә махсус куртка, битлек, аяк киеме кебек саклану чараларын инде әйтеп тә тормаска була.
Яшүсмерләр еш кына үз көчләрен арттырып бәялиләр, тиз йөрергә, куркыныч маневрлар ясарга яраталар. Дуслары алдында мактанырга тырышалар, ләкин кызганычка каршы аның азагы начар бетә... Күп кенә юл фаҗигаләре шуннан килеп чыга.
4) Гаилә өчен һәрвакыт кайгы
Административ җаваплылык җинаять җаваплылыгына әверелергә дә мөмкин. Әгәр дә бала үзен имгәткән яки башка кешене үтергән икән, ата-аналар иректән мәхрүм калырга мөмкиннәр (ст. 125 УК РФ «Оставление в опасности» яки ст. 268 «Нарушение правил, повлекшее смерть»). ОСАГО страховкасы питбайкка кагылмый, димәк, дәвалау һәм компенсацияләр күп миллионлы йөк булып гаиләгә ятачак.
Россиянең эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, питбайклар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны елдан-ел арта. Һәр өченче очракта – бу 16 яшькә кадәрге балалар. Җәйге айларда гына да төрле төбәкләрдә дистәләгән үсмер питбайкларда һәлак була яки авыр җәрәхәтләр ала.

Питбайкта йөрүче М исемле егет (исемен ачмаска кушты) белән дә аралашып алдым, аңа 19 яшь.
«Миңа 14 яшь булганда әти-әнием питбайк бүләк итте. Миннән дә бәхетле кеше булмагандыр... Әмма полиция хезмәткәрләреннән качып йөрергә туры килде. Алар күрмәсен өчен төнлә генә йөри идем, ләкин бер тапкыр нык тотыла яздым. Авариягә эләккәннән бирле йөрмим».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев