Логотип Идель
Бу – тема!

КАЙДА СТАЖИРОВКА УЗАРГА: СТУДЕНТЛАР ӨЧЕН 5 ПЛАТФОРМА ҺӘМ КАРЬЕРАНЫ БАШЛАУ ЫСУЛЛАРЫ

Хәзерге вакытта Россиядә виртуаль стажировкалар концепциясе турында уйлыйлар, алар яшь белгечләргә беренче тәҗрибә алу өчен ярдәм булып торыр иде. Ә әлегә студентларга практика эзләү үз өсләренә төшеп кала. Бу процессны җиңеләйтү өчен без стажировка эзләү өчен төрле онлайн-платформалар һәм карьераны башлау өчен башка ысуллар да таптык.

1. Стажер вакансияләренә платформалар аша «отклик» ясагыз

FutureToday
Монда һәр төрле запрослар буенча стажер вакансияләрен табарга мөмкин. Тәкъдимнәрне түбәндәге категорияләр буенча фильтрларга була:

  • 1-2 курс студентлары өчен;
  • чыгарылыш укучылары өчен;
  • гибрид, дистанцион эш яки ирекле график кирәк булган студентлар өчен;
  • төрле шәһәрдәге студентлар өчен.

Зур компанияләр еш кына үз программаларын оештыра, аларның максаты – чыгарылыш сыйныф укучысын киләчәктә җитәкче итеп үстерү. Хәзерге вакытта бу платформаның 17 шундый программасы бар: кайберләре өчен гаризалар кабул ителә башлаган. Лидерлык программаларына катнашучыларны штатка алалар, аларга хезмәт хакы түләнә, кайчакларда яшәр урын да бирелә.

SuperJob Старт

Карьерның башлангычы өчен стажировкалар һәм вакансияләр – монда 20дән артык төрле юнәлеш тәкъдим ителә. Вакансияләрне фильтрларга була: эш форматы, юнәлешләр, төбәк һәм көтелгән хезмәт хакы буенча.

Время карьеры

Бу платформаның 100 дән артык стажер вакансиясе бар – сез аларны эш юнәлешенә, төбәгегезгә һәм эш форматына карап фильтрлый аласыз. Шулай ук монда студентлар һәм чыгарылыш укучылары өчен күпләгән вакансияләр бар.

Төп юнәлешләр

  • сату
  • эшче персонал
  • җитештерү, авыл хуҗалыгы
  • транспорт, логистика
  • төзелеш, мөлкәт
  • мәгълүмат технологияләре, интернет, телеком

Стажируйся.РФ

Монда үз профилең өчен юнәлеш һәм дәрәҗәне сайлап, аннары туры килгән вакансияләрне эзләргә мөмкин. Сез кызыксындырган тәкъдимгә отклик ясый һәм потенциаль эш бирүчеләр белән аралаша аласыз.

2. Потенциаль эш бирүчегез белән турыдан-туры элемтәгә чыгыгыз

Әгәр сез конкрет компаниядә эшкә урнашырга теләсәгез, бу вариант сезнең өчен. Барлык эш бирүчеләр дә стажер вакансияләрен карьера платформаларында урнаштырмый, ләкин стажерлар аларның да эшендә булырга мөмкин. Компаниягә электрон почта аша языгыз, максатларыгыз, күнекмәләрегез һәм тәҗрибәгезне тасвирлагыз.

3. Зур компанияләрнең сайтларын карагыз

Күпчелек зур банклар, маркетплейслар, ритейлерлар, IT-компанияләр, нефть-газ сәнәгатьләре һәм телекоммуникацияләр үз стажировка программаларын оештыра. Бу программа турында мәгълүматларны күпчелек вакытта рәсми сайтларында табарга була. Шулай ук «компания исемнәре» + «стажировка» дип эзләп карагыз.

4. Телеграм-каналларга язылыгыз

Телеграмда стажировкалар белән бәйле вакансияләр өчен популяр каналлар бар. Мәсәлән, «Profenture: стажировкалар һәм волонтерлык» төрле илләрдә стипендияләр, стажировкалар һәм волонтерлык программалары турында мәгълүматлар урнаштыра. «Юниор: яшь белгечләр өчен стажировкалар һәм вакансияләр» каналы студентлар һәм чыгарылыш укучылары өчен стажировкалар һәм вакансияләр тәкъдим итә.

5. Вузларның үзәкләренә мөрәҗәгать итегез һәм аларның социаль челтәрләренә язылыгыз

Һәр университетта студентлар өчен эшкә урнаштыру үзәге бар. Күпчелек вакытта алар компанияләр белән хезмәттәшлектә һәм стажировкалар тәкъдим итәләр. Шулай ук башка университетларның үзәкләрен күзәтегез.

Стажировка өчен хезмәт хакы мәсьәләсе

Күпчелек вакытта стажировкалар өчен эш хакы түләмиләр. Әмма хезмәткәрләргә стажировка вакытында да түләргә мәҗбүрләр, һәм бу закон белән расланган. Түләүсез стажировкалы урыннар яхшы тәҗрибә бирә ала, бигрәк тә иҗади өлкәдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев