ПАРЛАМЕНТ ДӘРЕСЕ КЫСАЛАРЫНДА КОНКУРСЛАР ҖИҢҮЧЕЛӘРЕНӘ БҮЛӘКЛӘР ТАПШЫРЫЛДЫ
Бүген ТР Дәүләт Советында 2026 елның Парламент дәресе кысаларында үткәрелгән республикакүләм конкурсларның җиңүчеләренә бүләкләр тапшырылды. Чарада Дәүләт Советы рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов һәм Дәүләт Советының Почетлы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин да катнашты.
Быел 16-28 февраль көннәрендә барлык мәктәпләрдә, шулай ук беренче тапкыр республикабызның урта махсус уку йортларында, «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» дип исемләнгән парламент дәресләре үткәрелде. Бу чаралар Татарстанда «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы» игълан ителүгә багышланды.
Парламент дәресе кысаларында 2 февральдән 31 мартка кадәр 2026 елда укучыларның иҗади эшләр конкурсы (балалар рәсемнәре, инша, эссе, видеороликлар, мәктәп проектлары һәм тикшеренү эшләре) һәм укытучыларның методик эшләнмәләре бәйгесе узды.
Бу елда республикакүләм иҗади конкурсларда 500 укучы һәм 102 укытучы катнашкан. Җиңүчеләр дип 50 укучы һәм 6 укытучы танылды. Лауреатлар булып 18 укучы һәм 4 укытучы билгеләнде. Мәктәп һәм муниципаль дәрәҗәләрдә теркәлгән катнашучылар саны тагын да күбрәк булган.
Дәүләт Советы рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов:
«Быелгы Парламент дәресенең темасы искиткеч мәгънәле. «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» дип атала. Безнең бик күп ватандашларыбыз, аларның язмышы, тормыш эчтәлеге шушының белән тиңдәш. Безнең республикабыз шушы рухи эчтәлек белән бәхетле яши дә инде. Быел катнашучы балалар саны рекордлар куйган. Бу балалар – безнең киләчәк тә инде, илебезне уңышлы итү сезнең җилкәләргә калачак», – дип өметләр баглап котлады җиңүчеләрне.

Чулпан Бакиева, Норлат районы Яңа Иглай мәктәбе укучысы:
«Мин бүген фәнни-эзләнү эше конкурсында икенче урын яуладым. Эшемне Исаак Львович Сандлерга багышладым. Без җитәкчем белән районның фәнни архивларыннан бик күп мәгълүматлар эзләдек. Бу шәхес үзе Литва якларыннан, сугыштан соң ул Норлатка күченеп, безнең яклар өчен күп бөек эшләр башкарган. Районда музейга нигез салган. Аның тормыш юлын өйрәнү миңа кызыклы булды, моңа кадәр дә күп фәнни-тикшеренү эшләре белән уңышлар яулый идем, хәзер дә бәхет елмайды», – дип уртаклашты.
Дәүләт Советының Почетлы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин да яшь буынга җылы хисләрен җиткерде.
«Мин үземне бүген сезнең арада бәхетле хис итәм. Тарихны өйрәнеп, кадерләп, сез бүген мактаулы җиңүләр аласыз. Монда килеп законның ни икәнен, кайда кабул ителүен, нинди телләрдә язылганын күрәсез. Киләчәктә шушы активистлар арасыннан әлеге залда утырып законнар кабул итердәй депутатлар да чыгар әле», – диде ул.

Чулпан Бакиева, Норлат районы Яңа Иглай мәктәбе укучысы:
«Мин бүген фәнни-эзләнү эше конкурсында икенче урын яуладым. Эшемне Исаак Львович Сандлерга багышладым. Без җитәкчем белән районның фәнни архивларыннан бик күп мәгълүматлар эзләдек. Бу шәхес үзе Литва якларыннан, сугыштан соң ул Норлатка күченеп, безнең яклар өчен күп бөек эшләр башкарган. Районда музейга нигез салган. Аның тормыш юлын өйрәнү миңа кызыклы булды, моңа кадәр дә күп фәнни-тикшеренү эшләре белән уңышлар яулый идем, хәзер дә бәхет елмайды», – дип уртаклашты.
«Хезмәт – әхлак сакчысы» иншалар бәйгесендә җиңү яулаган Буа районы Әлши мәктәбе укучысы Евгения Макарова да хисләре белән бүлеште:
«Мин иншамда апам турында яздым. Геройлар авыл җирендә дә җитәрлек. Гади сыер савучы булып эшли торган кешеләрнең никадәр көчле, кыю, чын баһадир сыйфатларына ия була алуын исбатлап яздым мин эшемдә. Кайда кем булуың мөһим түгел, син үз эшеңне намус белән яратып эшләсәң, илгә хезмәт итсәң, чын герой булырсың!».
ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары парламент дәресләрендә катнашкан депутатларны аерым билгеләп үтте.
«Аларның белемнәре, тормыш тәҗрибәләре бер генә дәреслектә дә, бер генә журналда да тасвирланмаган, бары тик алар идеянең законга ничек кертелүен, закон ахыргача кабул ителгәнче төрле стадияләрне узуын, уникаль тәҗрибәне һәм белемнәрне тапшыра алалар. Проектның уникальлеге шунда ки, бу дәресләрне иң акыллы, тәҗрибәле депутатлар үткәрә, аларны Конституциягә «нигез салучылар», беренче законнарның ата-бабалары дип атарга мөмкин», – диде Рәмис Мөҗипов.

Ел саен, традицион рәвештә 27 апрель – Россия парламентаризмы көне алдыннан, Дәүләт Советында уза торган җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы барлык кунаклар, җиңүчеләр һәм парламент дәресе оештыручылары өчен күркәм бәйрәм буларак узды. Ахырда кунаклар Салават Фәтхетдиновка кушылып респутликабызның икенче гимны «Мин яратам сине, Татарстан» җырын башкардылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев