Логотип Идель
Бу – тема!

ШОМЫРТ ЧӘЧӘГЕ ҺӘМ БАШКА ҮСЕМЛЕКЛӘРНЕҢ ФАЙДАСЫ

Яз – күпләр өчен күтәренке кәеф, якты кояш нурлары, җылы һава. Әмма аннан тыш әле авитаминоз да бар. Әлеге ел фасылында нинди үсемлекләргә игътибар итәргә? Аларның безнең организм өчен нинди файдасы бар? Барысы хакында да әлеге язмадан белербез.

Карлыган. Аның файдасы турында инде кечкенәдән белеп үсәбез. Карлыган яфраклары салып кайнатылган чәй иммунитетны күтәрә һәм ялкынсынуны бетерә. Ул шулай ук йөрәк-кан тамырлары чирләреннән дә файдалы. Ә карлыган ботакларын мунчага алып керсәгез, хуш исләрдән ләззәт алырсыз.

Кычыткан. Май кычытканын шулай ук иммунитетны күтәрү өчен файдалана аласыз. Алай гына да түгел, ул әле үт суын куа, гемоглабинны күтәрә һәм кан тамырларын киңәйтә. Оста хуҗабикәләр әлеге үсемлекне ашларга, салатларга салалар. Шулай ук төнәтеп, суын да эчәргә мөмкин. Мунчада исә чәчләр юу өчен дә куллана аласыз.

Бака яфрагы. Велосипедтан егылгач, сез дә иң беренче булып бака яфрагына мөрәҗәгать итә идегезме?! Әлбәттә, чөнки ул җәрәхәтләрне тиз төзәтә. Аны киптереп эчсәгез, какырык яхшы кубачак, озакка сузылган ютәл дә юкка чыгачак.

Шомырт һәм сирин чәчәкләре. Алар матур чәчәк бәйләмнәре булудан тыш, әле бик файдалы да. Мәсәлән, шомырт чәчәге эч китүдән, күз ялкынсынуыннан файдалы. Ә сириннеке исә – баш авыртуына каршы тора һәм җәрәхәтләрне дәвалау өчен кулланыла.

Әрекмән. Әлеге үсемлек организм өчен бик файдалы. Май аенда әрекмәннең тамырын һәм яшь яфракларын җыялар. Ул онкология чирләреннән, буыннар сызлаудан кулланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев