Бу – тема!
ТУКАЙ НИЛӘР ЭШЛӘГӘН?
Быел олуг язучыбыз Габдулла Тукай тууына 140 ел. Якты дөньяда 27 ел гына яшәвенә карамастан, аның исеме - мәңгелек. Шушы кыска гомер эчендә ул бихисап эш башкарган, үзеннән соң зур мирас калдырган. Күпләр аның нигә шундый бөек икәнен аңлап та бетерми, ниләр эшләгән соң ул Тукай? Шулар турында әлеге язмада.
- Габдулла Тукай татар, гарәп, фарсы, төрек һәм урыс телләрендә ирекле аралаша һәм яза белгән.
- 1906-1907 нче елларда «Әл-гаср әл-җәдид» җурналында Габдулла Тукай Иван Крыловның 65 мәсәлен тәрҗемә итеп бастыра.
- Габдулла Тукай халык җырларын бик тә яраткан һәм аларны җыю буенча да шактый гына эшләр башкарган. Шагыйрь 1910 елда «Шүрәле» тәхәллүсе белән имзаланган «Халык моңнары» дип исемләнгән, үз эченә 28 җырны туплаган китап бастырып чыгара.
- Тукай вафат булу алдыннан нәширләрдән алырга тиешле булган 500 сум акчасын 2 сәләтле баланы рус уку йортларында белем алыр өчен сарыф итәргә дип васыять итә. Шулай ук 1913 елда Петербургның мөселман хәйриячелек җәмгыяте вафат булган Габдулла Тукаев истәлегенә сәләтле балалар өчен һәркайсы 100әр сум булган махсус 2 стипендия булдыра.
- Шагыйрьнең үзе исән чакта 22 исемдә 46 китабы нәшер ителгән. Ә 1917 нче елга кадәр Тукайның 72 китабы 221900 нөсхәдә нәшер ителгән.
- Үз язмаларын гәҗит-журналларга тапшырганда, ул тәхәллүсләрен алмаштырып тора торган була. Бүгенге көндә безгә 70кә якын исеме билгеле. Алар арасында «Догачы», «Каз», «Кырмыска», «Болгар» бар.
- Ул – татар халык шагыйре, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына нигез салучы.
- «Яшен», «Ялт-йолт» журналларын чыгаруда катнаша.
- Байрон, Гете, Гейне, Шиллер, А. Пушкин, М. Лермонтов шигырьләрен ирекле тәрҗемә итә. Ул шулай ук татар балалар әдәбиятына нигез салучыларның берсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев