Логотип Идель
Бу – тема!

ФАЙДАЛЫ ГАДӘТЛӘР КЕРТЕР ӨЧЕН 6 БУШЛАЙ КУШЫМТА

Яз көне уянырга, режимга яңа файдалы гадәтләр кертә башларга вакты. Моның өчен кешелек уңайлы онлайн  кушымталар да уйлап тапкан  инде. Хәзер 10 000 адымнан качып алмыйсыз инде!

Tappsk
Бу кушымта бик «гибкий»: сез яңа гадәтне (мәсәлән, көненә берничә тапкыр яки атнага берничә тапкыр) кертә аласыз. Әгәр авырып калсагыз һәм режимнан чыккансыз икән, гадәтне җиңел генә туктатып, үзегезнең прогрессны объектив бәяләү мөмкинлеге бар. Сез кушымтадагы гадәтләрнең берсен сайлый аласыз яки үзегезнең гадәтне өстәргә мөмкинсез. Шулай ук, бурычларны аерым этапларга бүлеп, өстенлекләр куеп, төсле итеп билгеләп, искәрмәләр куярга мөмкин.

Finch

Башта кушымта сезгә берничә сорау бирә, һәм җавапларыгыз нигезендә сезгә яраклы гадәтләр тәкъдим итә. Әгәр сезгә бары тик тикшереп кенә бару гади булса, процесс монда уенлаштырылган: һәр башкарылган бурыч персонаж – кечкенә кош – үсешкә ирешә, дөньяны өйрәнә һәм сәяхәт итә. Шулай ук, Finch кушымтасында үз-үзеңә психологик ярдәм техникалары, күнегүләр һәм игътибарны туплау алымнары да бар.

Habit Rabbit

Гадәтне формалаштыру өчен сезгә, мөгаен, 21 көн түгел, ә уртача 2-5 ай кирәк булыр (ләкин кайвакыт 4 көн дә җитә, ә кайвакыт ел дәвамында кирәк була). Бу трекер, сезне туйдырмый һәм сүлпәнләндерми, чөнки сезгә куян белән шөгыльләнергә кирәк булачак. Һәр башкарган бурыч өчен сез кишер алачаксыз, аларны куянның өй җиһазлары һәм бүләкләре өчен тотарга мөмкин. Һәм гадәтләрегезне даими башкарган саен, куянның тормыш шартлары яхшыра. Ул сезгә үзегезнең хәлегез һәм кәефегез турында сорарга, мотивлаштырырга һәм иң авыр гадәтләр белән ничек эшләргә киңәшләр бирер.

Eden

Минималистик кушымта, ул сезгә бары тик өч гади гадәттән башларга тәкъдим итә. Мәсәлән, көн саен урын-җирен җыю, төнлә 11дә йокларга яту һәм көненә өч комплимент ясау. Һәр гадәтнең кыска, ләкин илһамландыргыч аңлатмасы бар, бу да яхшы мотивация бирә. Һәр башкарган бурычтан соң, сезнең виртуаль бакчада күбрәк чәчәкләр үсәр, ә әгәр бурычлар үтелмәсә, алар шиңәләр. Шулай ук, кушымтада мотивацион искәрмәләр һәм цитаталар да бар.
 

HabitShare
Бу кушымтаның үзенчәлеге – сез үзегезнең гадәтләрегезне башка кулланучылар белән уртаклаша аласыз. Дусларны өстәп, бер-берегезгә мотивацияле гифлар җибәрә аласыз.

 

Daily Habits: ясалма интеллект белән гадәт трекеры

Бу кушымтада ясалма интеллект булган гадәт генераторы бар, ул нәрсәдән башларга белмәүчеләр өчен ярдәм итә. Сез нейрочелтәргә үзегезнең максатларыгызны һәм сезне бәхетле иткән нәрсәләрне әйтеп бирәсез, һәм ул сезнең өчен көндәлек гадәтләр исемлеген булдыра. Һәр гадәткә аерым искәрмә куеп, сез бернәрсә дә онытмаячаксыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев