Логотип Идель
Бу – тема!

БИЮЧЕГӘ СҮЗ ӘЙТМӘГЕЗ, БИИ-БИИ ОСТАРА!

29 апрель көнне халыкара бию көне билгеләп үтелә. Бәйрәм тарихы һәм бию турында кызыклы фактларны биредә тупладык.

Халыкара бию көне 1982 елда ЮНЕСКО каршындагы Халыкара бию советы инициативасы белән гамәлгә куела. Бу датаны күренекле хореограф Пётр Гусев тәкъдим итә.

Дата очраклы сайланмаган: 29 апрель — XVIII гасыр балет реформаторы Жан-Жорж Новерр туган көн. Аны «хәзерге балетның атасы» дип атыйлар.

Шуннан бирле бәйрәм дөньякүләм әһәмияткә ия була: бу көнне бөтен дөньяда гала-концертлар, остаханәләр һәм флешмоблар үткәрелә.

Биюләр һәм биючеләр турында кызыклы фактлар

  • Бию – сәнгатьнең иң борынгы төрләренең берсе. Һиндстан һәм Мисыр территориясендә табылган борынгы таш рәсемнәрдә бию күренешләре сурәтләнгән. Димәк, бию белән әле беренчел кешеләр үк мавыккан.
  • 2023 елда Срушти Судхир Джагтап исемле 16 яшьлек һинд кызы һинд классик биюе – катхакны 127 сәгать буе башкарган. Бу марафон Guinness World Records китабына кертелгән.
  • Балет биючеләре пуантларын һәр 1–2 спектакльдән соң алыштыра.
  • Биючеләрнең периферик күрү сәләте уртача кешенекенә караганда яхшырак үскән: аларга башларын бормыйча, күзләре белән янякка карарга туры килә.
  • 1518 елда Страсбург шәһәрендә тарихка «бию чумасы» исеме белән кереп калган серле вакыйга булган. Бер айга якын вакыт дәвамында йөзләгән кеше шәһәр урамнарында туктамыйча биегән. Күпләр хәлсезләнеп егылган, инсульттан һәм йөрәк өянәгеннән үлгән, әмма бу башкаларын туктатмаган. Галимнәр бу күренешнең сәбәпләре турында төрле фаразлар тәкъдим итсә дә, төгәл җавап әлегә табылмаган. Тарихчылар Урта гасырларда шул ук төбәктә тагын җиде охшаш «бию чумасы» очрагын теркәгән.
  • Дервишлар биюе (сема яки сама) – суфый монахларның ритуаль биюе. Ул  ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирас исемлегенә кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев