«ЯЗ ГҮЗӘЛЕ – 2026»: НӘТИҖӘЛӘР
7 апрель көнне «Яз Гүзәле - 2026» бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләр һәм бәйрәм мохите турында тулырак әлеге язмада.
«Яз Гүзәле» мәдәни-агарту проекты 2009 елдан Казан дәүләт энергетика университеты студентлары инициативасы белән гамәлгә ашырыла. Проектның төп бурычы - Россия Федерациясе яшьләре арасында татар милли мәдәниятен саклап калу һәм популярлаштыру.
Проект Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Раиса каршындагы комиссия ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
2026 елның гариза кампаниясе Татарстан Республикасын, Башкортстан, Мордовия, Удмуртия, Чувашия, Луганск Халык Республикасы, Красноярск һәм Приморье крайларын, шулай ук Владимир, Мәскәү, Түбән Новгород, Самара, Төмән, Пенза, Ульяновск һәм Ярославль өлкәләрен дә кертеп, 16 төбәктән 32 югары уку йортын үз эченә алган.
Конкурс этабы исә түбәндәге юнәлешләрне үз эченә ала:
- Кулинария этабы (милли ризыкны әзерләү һәм күрсәтү);
- Иҗади этап (концерт формасында уза, анда катнашучылар үзләренең иҗади номерларын күрсәтә);
- Интеллектуаль этап (татар мәдәниятен белү һәм интеллектуаль сәләтләрне ачыклау).
30 финалист иҗади номерлар белән тамашачыларны сөендерде. Аларга блогер Илназ Ихсан улы Габидуллин, Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Айгөл Хәйри, Татарстан Республикасының халык артисты Фәнис Рәдиф улы Җиһаншин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗипов, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте PR-директоры, Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты өлкән укытучысы Ләйсән Наил кызы Сафина, Халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты, Казан шәһәр филармониясе солисты, Руслан Закиров, РФ һәм ТР Халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Венера Әхәт кызы Ганиева бәя бирде.
Залдагы алкышлар, көчле энергетика катнашучыларга көч-дәрт биреп торды. Төркемдәшләр, дуслар, туганнар, әти-әниләр кулында плакатлар, канатлы сүзләр иде. Нәкъ менә алар залда җылы мөхит тудырырга ярдәм итте.
Мәртәбәле кунаклар рәтендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов та бар иде:
«Миңа бик күп тантаналы чараларда булырга туры килә. Әлеге залда да күп тапкырлар булганым бар. Ләкин әлеге яшьлек кайнап, тормыш дәрте ташып тора торган мондый халәтне мин беренче күрәм. Проектның киләчәге зур максатлар белән, илне-көнне сөендереп үтә торсын, дигән теләктә калам», - диде ул.

«Яз Гүзәле – 2026» исеменә Саба Районыннан Әдилә Галимҗанова лаек булды. Шулай ук төрле номинацияләрдә җиңү яулаган кызларның исемелеген дә тәкъдим итәбез:
Иң оста пешерүче – Габитова Рания
Иң зирәк кыз – Сәлимгәрәева Камилә
Иң сөйкемле кыз – Ганиева Камилә
Иң дәртле кыз – Нәҗипова Адилә
Иң иҗади кыз – Сәмигуллина Айгөл
Иң җитез кыз – Набойченко Анастасия
Иң уңган кыз – Газетдинова Гөльяр
Иң ягымлы кыз – Бакирова Азалия
Иң зыялы кыз – Өмбитова Алсу
Иң сылу кыз – Гаянова Әминә
Иң сәләтле кыз – Нигмәтуллина Амелия
Милли җанлы кыз – Шәмсетдинова Шахидә
Халык гүзәле – Нуруллина Сафия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 апреля 2026 - 10:54
«АЛДЫНГЫЛАР ХӘРӘКӘТЕ» ТАТАРСТАНДА 238 ТЕМАТИК СМЕНА ОЕШТЫРА
-
9 апреля 2026 - 11:29
«ЯЗ ГҮЗӘЛЕ – 2026» ҖИҢҮЧЕСЕ БИЛГЕЛЕ
-
8 апреля 2026 - 10:45
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ТӘРТИБЕН БӘЯЛӘҮ КРИТЕРИЙЛАРЫН БИЛГЕЛӘДЕ
-
7 апреля 2026 - 14:54
КАЗАН ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫНДА «НЕЙРОТАТАР» ФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК
Нет комментариев