Логотип Идель
Бу – тема!

БДИ + ХИМИЯ, БИОЛОГИЯ = АНАЛИТИКА

Әлеге фәннәргә әзерләнгәндә аналитик фикерләү һәм детальләргә игътибар итү мөһим. Биология һәм химияне яхшы үзләштерү өчен процессларны схемалар ярдәмендә анализлау, күп практика һәм ассоциацияләр куллану ярдәм итә. Киңәшләр һәм лайфхакларга күз сал, 100 балл кирәктер бит?

 

БИОЛОГИЯ буенча киңәшләр:

  1. Процессларны кәгазьгә яса. Митоз, фотосинтез, кан әйләнеше этапларын схема рәвешендә күрсәткәндә, баш эзлеклелекне яхшырак истә калдыра.
  1. Рәсемнәр һәм микрофотографияләр белән эшлә. Атласлар һәм схемалар карау, микроскоп астында тукымаларны танырга өйрәнү мөһим.
  1. Рәсемнәрдәге объектларны үзең билгеләргә тырыш.
  1. Таблицалар куллан. «Органнар системасы – функциясе – органнары – үзенчәлекләре» схемасы аша материалны тәртипкә салу уңайлы. Калган темаларга шулай эшләргә мөмкин.
  1. Генетикадан практика. Көн саен 2-3 генетик мәсьәлә чиш, Пеннета решёткасын сыз, генотипларны язып бар.
  1. Терминнарны ассоциацияләр белән истә калдыр. Терминнарны аңларга ярдәм итәрлек ассоциацияләр күп, аларны истә калдырсаң, күп сүзне шундук отып алачаксың (мәсәлән, «гемо» – кан белән бәйле).
  1. Графиклар ясап бар. Популяция үсеше һәм экспериментлар буенча нәтиҗәләрне аерым-ачык итеп билгеләп барсаң, күз хәтере өчен әйбәт.
  1. Темаларны блокларга бүлеп кабатла. Күзәнәк, генетика, анатомия, ботаника һәм экологияне аерым өйрән. Болай темалар арасындагы бәйләнешләрне күрү җиңелрәк.

 

ХИМИЯдән чек-лист:

  1. Менделеев таблицасын якын дустың ит! Элементларның урнашуын, валентлыкларын һәм оксидлашу дәрәҗәләрен имтихан биргән һәр кеше яхшы белергә тиеш.
  1. Реакцияләрнең төп типларын һәм билгеләрен истә калдырырга кирәк (металларның кислоталар белән реакцияләре, оксидлар һәм алмашу реакцияләре).
  1. Эремәләр белән эшли белү. Масса өлеше, концентрация һәм матдә күләме турында формулаларны белү, даими практика белән мәсьәләләр чишү әһәмиятле.
  1. Реакция тигезләмәләрен дөрес баланслау өчен көн саен берничә тигезләмә тикшерү кирәк.
  1. Формулалар. Химиядә еш кулланыла торган формулаларны бер урынга җый. Ул әзерлек өчен шпаргалка булыр.
  1. Биремнәрне танып белергә өйрән. Эшнең төрен беренче сүзләреннән үк аңларга бик тә вакытны экономияли. Ләкин биремнәрне ятлар дәрәҗәгә җитсәң дә, имтиханда һәр сүзне игътибар белән уку кирәк. Бер типтагы эштә бер-ике элемент кына үзгәрсә дә, зур хаталар ясарга мөмкинсең.
  1. Икенче өлешкә басым яса. Катлаулырак биремнәр, исәпләүләр һәм органик химиягә бәйле мәсьәләләргә әзерлекне арттыр. Авырны белеп тору үзеңне дә тынычландыра һәм күбрәк балл җыю өчен дә җирлек була.

 

Биология һәм химия фәннәрен 100 баллга тапшырган

СӨМБЕЛ ХИСАМИЕВА:

Әтнә районы, Күңгәр урта мәктәбе

Мин биологиядән дә, химиядән да онлайн курслар алдым, шулай ук укытучым белән дә әзерләндем. ТДИда әлеге фәннәрне биргәч база бар иде  инде. БДИга ныклап 11 нче сыйныфта әзерләнә башладым, 10 нчы класста биремнәр белән өстән-өстән таныш идем.

Биология фәне буенча мәгълүмат бик күп, барысын да карап өлгереп булмый, шуңа имтиханда күбрәк очрый торганнарына игьтибар бирдем. Дәреслектәге бүлекләрне даими кабатлап тордым. Химиядән мәгълүмат азрак, шуңа аннан күбрәк биремнәр эшләргә кирәк.

Лайфхакларга килгәндә, мин темаларны, терминнарны төрле ассоциацияләр белән ятлап бардым. Мәсәлән, хламидомонаданы (яшел суүсем) – «хотим лимонада», дип истә калдырдым. Һәр блокны даими шулай кабатлап барсаң, экзаменга кадәр ул истә калачак.

Биология ике блоктан тора: 21 нче биремгә кадәр тест өлеше, калганы язмача. Үзең җавап яза торган эшләр бик тә үзенчәлекле, чөнки анда биологиядән тыш башка фәннәр дә очрарга мөмкин: мәсәлән, физика, химия, геология. Шуңа бу биремнәргә төрле күзлектән карарга кирәк.

Миңа иң ошаган биремнәр – 23 һәм 24. Монда үзең өчен кызыклы фактлар белергә була. «Подводные камни» кайларда бар дисәгез, алар биремне дөрес укымау аркасында теләсә кайда булырга мөмкин. Шулай ук, 22 нче биремдә тискәре контроль куйганда, «остальные параметры необходимо оставить без изменений», дип язарга онытмаска кирәк, чөнки бу сүзләр булмаса балл кими. Шулай ук мондый типтагы фактик хаталар чыгарга мөмкин: без нарат орлыкларын – «кедровые орешки», дип йөртәбез, ә орех  ул – «плод», орлык түгел. Бөтен кешеләр орлык дип сөйләшкән чикләвекне, сез фәнни яктан дөрес атама түгел икәнен аңлатырга тиеш.

 

Химия шулай ук ике өлештән тора. Күбрәк соңгы эшләргә басым ясарга тәкъдим итәм. Иң авыр эш – 34 нче мәсьәлә, аны эшләү өчен органик булмаган химияне әйбәт белергә кирәк. Башта 16-18 нче биремнәрне шомартсаң, яхшырак.

Чынлыкта, биология белән чагыштырганда, химиядән БДИ авыр түгел, шуңа бу фәннән югары баллга бирү мөмкинлеге зуррак. Нинди хаталар чыгарга мөмкин: биремне игьтибар белән укымасаң, натрий хлориды (NaCl) урынына калий хлориды (KCl) язырга була яисә кальцийны калий дип укырга. Шуңа эшне җентекләп аңлап уку гына да бик мөһим. Шулай ук, үлчәү берәмлекләрен дөрес язмаска яисә реакцияләрне буташтырырга мөмкин. Химиядән реакцияләрне, формулаларны ятлаганда төрле шигырьләр, ассоциацияләр кулланырга була, мәсәлән: «Фенофталеиновый – в щелочах малиновый», без барий сульфатын (BaSO4) «басоч», дип йөртә идек.

 

Чыгарылыш укучыларына киңәшем – төшенкелеккә бирелмәгез һәм өлгермим, дип борчылмагыз. Мәктәп мизгелләрен кадерләргә кирәк, бары тик имтихан дип кенә яшәмәгез. Күбрәк дуслар белән аралашу мөһим, чөнки 11 нче класстан соң төрлебез төрле якка таралабыз һәм университетта мәктәп еллары бик сагындыра икән ул.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев