Логотип Идель
Бу – тема!

ТЕЛЕФОН АША МИНЕ ТЫҢЛАП ТОРАЛАРМЫ?

Соңгы елларда күпләр бер үк хәлне сизә: син дустың белән берәр әйбер турында сөйләшәсең, ә бераздан телефоныңда шул әйбернең рекламасы килеп чыга. Шунда ук башка бер уй килә: «Телефон мине тыңлый түгелме?». Бу сорау чыннан да кызык. Әйдәгез, аңлашып карыйк.

Телефон безнең турында нәрсәләр белә?

Чынлыкта смартфон безнең турында шактый күп мәгълүмат җыя. Ул:

  • кайда йөргәнебезне,
  • интернетта нәрсә эзләгәнебезне,
  • нинди видеолар караганыбызны,
  • кайсы язмаларга «лайк» куйганыбызны,
  • кемнәр белән аралашканыбызны,
  • нинди музыка тыңлаганыбызны истә калдыра.

Бу мәгълүматлар махсус программаларда эшкәртелә. Алар алгоритмнар дип атала.

Алгоритм дигән нәрсә нәрсә ул?

Гади итеп әйткәндә, алгоритм ул – безнең кызыксынуларны «өйрәнә» торган программа. Ул безнең нәрсәләр каравыбызга, нәрсәләргә тукталып озаграк укуыбызга карый һәм шуңа карап безгә яңа видеолар, язмалар, рекламалар тәкъдим итә.

Мәсәлән:

  • син спорт видеолары карыйсың икән – сиңа тагын спорт күрсәтәләр;
  • рэп музыка тыңлыйсың икән – сиңа яңа шундый җырлар тәкъдим итәләр;
  • кием сайтларына керәсең икән – рекламада син эзләгән кием чыга башлый.

Алгоритмның төп максаты – сине кушымтада озаграк тоту.

Телефон безне чынлап та тыңлыймы?

Бу сорауга төгәл генә җавап бирүе кыен. Зур компанияләр кешеләрне махсус тыңламыйбыз дип белдерә. Ләкин реклама без сөйләшкән темага туры килүенең башка сәбәпләре дә бар.

Мәсәлән:

  • син бу әйберне интернетта эзләгәнсең;
  • дустың эзләгән, ә сез бер үк Wi-Fi челтәрендә булгансыз;
  • сез бер үк кибетләргә, бер үк урыннарга йөрисез;
  • алгоритм синең кызыксынуларны болай да яхшы белә.

Димәк, телефон һәр сөйләшүне тыңлый дип әйтү дөрес булмас. Әмма ул безнең турында болай да бик күп нәрсә белә.

Мондый технологияләрнең файдалы яклары да, уйландыра торган яклары да бар.

Файдалы яклары:

  • кирәкле мәгълүмат тиз табыла;
  • безгә кызык булган видеолар тәкъдим ителә;
  • кайчак реклама да чынлап кирәкле әйбер турында була.

Уйландыра торган яклары:

  • без бертөрле генә мәгълүмат күрә башлыйбыз;
  • телефонда артык күп вакыт үтә;
  • безнең турында бик күп мәгълүмат җыела;
  • безнең фикергә дә йогынты ясарга мөмкин.

Галимнәр моны хәтта «информацион пузырь» дип атый: кеше үзенә ошаган, үз фикеренә туры килгән мәгълүматны гына күрә башлый.

Берничә гади киңәш:

  • вакыт-вакыт эзләү тарихын чистартып тор;
  • кулланмаган кушымталарны бетер;
  • һәр кушымтага да микрофон һәм геолокация рөхсәте бирмә;
  • социаль челтәрләрдә чиксез утырмаска өйрән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев