Логотип Идель
Бу – тема!

ҖИР ШАРЫНДА КӨЛКЕ КӨНЕ!

Көлке көне (1 апрель) дөньядагы иң киң таралган бәйрәмнәрнең берсе булып санала. Ул төрле ышанулар һәм шаяртулар белән үрелеп бара. Әлеге көн күп илләрдә төрлечә билгеләп үтелә. Әйдәгез төбәкләрнең ничек бәйрәм итүен карап үтик.

Россиядә беренче зур шаяру 1703 елда Петр I вакытында булган. Мәскәүдә зур тамаша оештырыла, аннан соң халык каршында «Беренче апрель – беркемгә дә ышанма!» дигән язу пәйда була. Шуннан соң Көлке көне Россиядә киң таралып китә.

Бүтән илләргә күз салыйк. Мәсәлән, Шотландиядә 1 апрель «Күке көне» дип йөртелә, аны ике көн бәйрәм итәләр икән. Беренчесендә гади шаярулар гына була, икенчесендә кешеләргә кызык язулы билгеләр эләләр.

Ә Франция һәм Италиядә бу көн «Апрель балыгы көне» дип атала. Бу көнне кәгазьдән балык кисәләр һәм шуны кешенең аркасына ябыштыралар. 

Алга таба Португалияне карап үтик. Биредә көлү көне гыйнвар аенда үткәрелә һәм анда дуслар бер-берсенә он ыргытып шаярталар.

Германия һәм Австриягә тукталсак, монда исә дуслар һәм хезмәттәшләр өчен мәгънәсез квестлар һәм биремнәр уйлап табалар, бу көн имештер мөһим эшләр башлау өчен уңайсыз дип санала.

АКШ һәм Канада да 1 апрель шаяруларында актив катнашалар. Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм зур брендлар шаяруларны чын яңалыклар итеп чыгаралар.

Әлеге катлаулы тормышта бераз кәефне күтәрә, авыр уйлардан арындыра торган шундый бәйрәмнәр кирәктер дип уйлыйм.  Ә сез 1нче апрельны ничек үткәрәсез?

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев