Бу – тема!
СОҢГЫ КЫҢГЫРАУДА НИШЛИБЕЗ?
Соңгы кыңгырау бәйрәме – һәр яшүсмернең тормышындагы иң мөһим һәм истәлекле көннәрнең берсе. Бу көн үзенчәлекле һәм җылы хатирәләр белән тулы булса, мәңгегә истә калачак. Биредә исә бәйрәмне тагын да кызыклырак итү ысуллары белән танышырбыз!
- Актлар залын, бәйрәм узасы урынны бизәр өчен махсус бер тематика сайлап алыгыз. Ул бүтән еллардан аерылып торса, тагын да яхшырак булачак. Маркетплейслар, кибетләр сезгә ярдәмгә киләчәк.
- Укытучылар белән бергәлектә видео әзерләгез. Хәзерге трендларны куллансагыз да була. Бәйрәм көнне барлык кешегә иҗат җимешегезне күрсәтсәгез, һичшиксез барлык кешенең дә исендә калачаксыз. Шулай ук сыйныфыгызның фото, видеолары белән дә таныштырырга онытмагыз.
- Бию сайлаганда, вальста гына тукталып калмагыз. Татарча ут җырларга флешмоб биеп карагыз. Кечкенә генә дискәтүк тә ясый аласыз.
- Һәр ел сөйләнә торган шигырьләрне читкәрәк куеп торып, башка авторларның да иҗатына игътибар итегез. Бәлки сыйныфыгызда каләм тибрәтүче бардыр, игътибар үзәгенә сыйныфташларыгыз, дусларыгызның шигырьләрен алыгыз.
- Бәйрәмнән соң җыелышып «пикник» уздырыгыз. Саф һавада тәмлүшкалар ашап, гитарага кушылып җырласагыз, олыгайгач та сагынып искә алырсыз! Шулай ук балачактагы уеннарны искә алсагыз да, кызыклы булачак.
Бәйрәмегез күңелле һәм рәхәт узсын, дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
19 мая 2026 - 08:59
«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫ ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕНӘ ЧАКЫРА
-
18 мая 2026 - 20:20
КАЗАНДА БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫН БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕРГӘ ӨЙРӘТҮ ТУРЫНДА ФИКЕР АЛЫШТЫЛАР
-
18 мая 2026 - 09:41
ТАТАРСТАН ОЛИМПИАДАЛАРДА ҖИҢҮЧЕЛӘР САНЫ БУЕНЧА ЛИДЕРЛАР РӘТЕНДӘ
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
Нет комментариев