КОСМОНАВТ БУЛУ ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ КИРӘК?
Кечкенә чакта күп кеше космонавт булырга хыяллана. Скафандр киясең дә, тиз генә ракетага утырып космоска очасың, имеш. Әмма космонавт булу бик җиңел эш түгел шул. Бу юл – фәнни һәм физик кыенлыкларны үз эченә алган катлаулы процесс. Бу язмамда мин космонавтика өлкәсендәге һөнәрләр, космонавт булу өчен кайда укырга, һәм нинди физик һәм психологик таләпләр кирәк икәненлеге турында сөйләп китәрмен.
Космик тармакта нинди һөнәрләр бар?
Космик индустриядәге һөнәрләрнең төп өлеше турыдан-туры галәмдә булу белән бәйле түгел. Космонавтика тармагы – техниканы һәм технологияләрне тикшерү, җитештерү һәм эксплуатацияләү, галәмне өйрәнү белән бәйле белгечлекләрне үз эченә ала торган өлкә. Шуларның кайберләре:
1. Астроном (галәмне, йолдызларны, планеталарны, галактикаларны, космик объектларны һәм башка астрономик күренешләрне өйрәнә).
2. Авиамеханик (очу аппаратларына һәм аларның системаларына техник хезмәт күрсәтү, ремонт һәм диагностика белән шөгыльләнә).
3. Инженер-төзүче (космодромнар инфраструктурасын проектлау һәм төзү белән шөгыльләнә).
4. Космик биолог (космик шартларның тере организмнарга йогынтысын өйрәнә).
5. Космик геолог (космоста файдалы казылмалар табу һәм чыгару белән шөгыльләнә).
6. Космик медицина белгече (космик шартларның кеше организмына йогынтысын өйрәнә һәм бу факторлардан саклану методларын эшли).
7. Космик туризм менеджеры (космик очышлар белән бәйле туристик хезмәтләр оештыру белән шөгыльләнә).
Космонавт булу өчен кайда укырга?
Космонавт булу өчен стратегик планлаштыру, эзлеклелек һәм күпсанлы этаплар үтәлүе мөһим. Әгәр сез галәмне үзләштерергә һәм космонавтлар отрядына керергә телисез икән, иң беренче булып бу өлкәдә белем алу кирәк. Космик һөнәрләргә әзерли торган югары уку йортлар исемлеге беләр танышыйк:
– А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты (КАИ);
– Мәскәү авиация институты (МАИ);
– Н.Э.Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты (МГТУ);
– Мәскәү физика-техника институты (МФТИ);
– Н.Е. Жуковский һәм Ю.А. Гагарин исемендәге Хәрби-һава академиясе; – Санкт-Петербург дәүләт аэрокосмик приборлар төзү университеты (ГУАП).
Төп белем белән параллель рәвештә катнаш өлкәләрдә өстәмә белем алырга тәкъдим ителә. Мәсәлән, инженерларга биология һәм медицинаны өйрәнү файдалы, ә табибларга – инженерлык эше нигезләрен.
Булачак космонавтларның медицина критерийлары һәм физик әзерлеге
Әмма укып чыгып, югары белем алдың да, космонавт булдың дигән сүз түгел. Моннан тыш Россиядә космонавт булу өчен Роскосмосның кырыс физик параметрларына туры килергә һәм билгеле бер шәхси сыйфатларга ия булырга кирәк. Бу таләпләр формальлек кенә түгел, алар космосның экстремаль шартларында имин һәм нәтиҗәле эшләү өчен мөһим. Әйдәгез, төп критерийларны карап китик:
– 35 яшьтән өлкәнрәк РФ гражданины булу;
– космик белгечлекләр буенча 3 елдан да ким булмаган эш тәҗрибәсе;
– инглиз телендә иркен сөйләшү (B2 дәрәҗәсеннән дә ким булмау);
– буй –150-190 см;
– утырган халәттә буй – 80-99 см;
– авырлык – 50-95 кг;
– табан озынлыгы – 29,5 смга кадәр (40 нчы размер);
Кандидатларның сәламәтлеген тикшерү – дистәләгән табиб-белгечләрнең эшен үз эченә алган күп баскычлы процесс. Булачак космонавтлардан хроник авырулар булмау, стресска чыдамлык, терәк-хәрәкәт аппараты сәламәт булу, вестибуляр аппаратның функциональлеге таләп ителә.
Кандидатларның физик әзерлеге профессиональ спортчылар дәрәҗәсендә булырга тиеш. Космонавтлар даими рәвештә түбәндәге нормативларны тапшыра:
– 3 минут эчендә 1 км йөгерү;
– батутта 90, 180 һәм 360 градуска борылыш белән сикерүләр;
– 20 минут эчендә ирекле стиль белән 800 м йөзү;
– суда 20 м тирәнлеккә сикерү;
– минимум 12 тапкыр турникта тартылу.
Отрядка кергәннән соң физик әзерлек космонавтның көндәлек бурычы булып тора.
Космонавтика өлкәсендә эшләүчеләрнең тырышлыгы ярдәме белән кешелек дөньясы космос турында яңа белемнәр ала, фәнне һәм технологияләрне үстерә. Аларның эше цивилизация үсешенә зур өлеш кертә һәм киләчәк буыннар өчен яңа офыклар ача.
Космонавт һөнәре турында кызыклы фактлар
- Орбитада тәм рецепторлары Җирдәге кебек эшләми һәм гадәти ашамлыклар төче булып тоела, шуңа күрә космик менюда ачы һәм тозлы ризыклар өстенлек итә.
- Йокы вакытында бер-берсе белән бәрелешү булмасын өчен, космонавтлар станция стенасына беркетелгән йокы капчыкларында йоклыйлар.
- Галәмдә умыртка баганасы сузыла һәм космонавтлар берничә сантиметрга үсә (10,5 смга үскән очрак билгеле!).
- Космонавтлар Җирдәге кебек елый алмыйлар, ягъни бүленеп чыккан күз яшьләре аска агып төшми, ә күзләрдә кечкенә шарлар булып кала.
- Космонавтлар көненә 4 тапкыр туклана, һәм аларның рационы 3200 калория тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 апреля 2026 - 10:54
«АЛДЫНГЫЛАР ХӘРӘКӘТЕ» ТАТАРСТАНДА 238 ТЕМАТИК СМЕНА ОЕШТЫРА
-
9 апреля 2026 - 11:29
«ЯЗ ГҮЗӘЛЕ – 2026» ҖИҢҮЧЕСЕ БИЛГЕЛЕ
-
8 апреля 2026 - 10:45
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ТӘРТИБЕН БӘЯЛӘҮ КРИТЕРИЙЛАРЫН БИЛГЕЛӘДЕ
-
7 апреля 2026 - 14:54
КАЗАН ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫНДА «НЕЙРОТАТАР» ФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК
Нет комментариев