27 МАЙДА КАЗАНДА «КОРБАН-ФЕСТ» УЗАЧАК
27 МАЙДА КАЗАНДА «КОРБАН-ФЕСТ» УЗАЧАК
Татарстан шәһәрләре һәм районнарында Корбан бәйрәме уңаеннан балалар һәм гаиләләр өчен бәйрәм чаралары оештырылачак. Мөхтәсибәтләр гадәттәгечә аларны паркларда һәм мәчетләр янындагы мәйданнарда үткәрәчәк. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.
Кунакларны сый-хөрмәтләр, конкурслар, викториналар, эстафеталар, батутлар, милли уеннар, спорт ярышлары һәм мәдәни чыгышлар көтә. Бәйрәм мәйданчыкларында сәүдә нокталары да эшләячәк — анда хәләл ризыкларны кулай бәядән сатып алырга мөмкин булачак. Оештыручылар аеруча балалар өчен активлыкларга зур игътибар бирә.
Казанда 27 майда шәһәркүләм гаилә бәйрәме — «Корбан-фест» узачак. Ул «Елмай» балалар паркында 13:00 дән 17:00 гә кадәр дәвам итәчәк.
Оештыручылар мәгълүматына караганда, кунаклар өчен сәхнә программасы, күңел ачу белән балалар зонасы, тарихи реконструкция элементлары булган урам театры, мастер-класслар, ярминкә һәм ачык һавада фуд-корт әзерләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
-
18 сентября 2026 - 11:26
РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ БАШЛАНДЫ
-
17 сентября 2026 - 15:22
ИЛСУР ҺАДИУЛЛИН «ШАЯН ТВ» СТУДИЯСЕНДӘ КУНАКТА БУЛДЫ
Нет комментариев